Римлыларга хат 16
16
Шәхси сәламнәр
1Сезне Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбә белән таныштырасым килә. 2Аны Хакимебез Гайсә хакына изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм тиешле ярдәмне күрсәтегез, чөнки ул байтак кешегә, шул исәптән миңа да булышты.
3Минем белән бергә Гайсә Мәсихкә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. 4Алар, тормышларын куркыныч астына куеп, минем җанымны саклап калдылар; иманга килгән мәҗүсиләрнең барлык бердәмлекләре дә аларга рәхмәт белдерә. 5Аларның өендә җыелучы бердәмлеккә дә сәламемне тапшырыгыз.
Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман китергән сөекле дустым Эпайнеткә сәламемне җиткерегез. 6Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез. 7Минем белән бергә зинданда утырган, рәсүлләр яхшы белгән, миннән алда Мәсихкә иман китергән яһүди кардәшләрем Андроник һәм Юниягә сәламемне ирештерегез. 8Хакимебезнең сөеклесенә, дустым Амплиәткә сәлам әйтегез. 9Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез.
10Мәсихкә тугры булган, сыналган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсенә сәламемне җиткерегез. 11Ыругдашым Һирудиунга сәламемне ирештерегез. Нәркис йортындагы иман итүчеләргә сәлам диегез. 12Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хакимебез өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам тапшырыгыз. 13Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук аның анасына миннән сәлам. Ул миңа да анам кебек булды. 14Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез. 15Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпаска һәм алар белән булган барлык имандашларыбызга#16:15 …имандашларыбызга… – грек теленнән сүзгә-сүз: «изгеләргә». сәламемне җиткерегез.
16Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыра.
17Имандашлар, ялварып сорыйм сездән: өйрәнгән тәгълиматыгызга каршы чыгып арагызны бозучылардан һәм туры юлдан яздыручылардан сакланыгыз. 18Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итә, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, беркатлы кешеләрне алдый. 19Иманга тугры булуыгыз һәркемгә мәгълүм, һәм бу мине бик шатландыра. Яхшылыкка карата – зирәк, яманлыкка карата хәйләсез булуыгызны телим. 20Иминлек бирүче Аллаһы озакламый шайтанны сезнең аяк астына ташлар. Хакимебез Гайсә мәрхәмәте юлдашыгыз булсын!
21Хезмәттәшем Тимутәй һәм ыругдашларым Луки, Ясун, Сосипатыр да сезгә сәламнәрен юллыйлар.
22Паул исеменнән бу хатны язучы мин, Терти, Хакимебез Гайсәгә иман китергән кеше буларак, шулай ук сезне сәламлим.
23Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өендә кабул иткән Гәй сезгә сәлам тапшыра. Шәһәр казнасын саклаучы Эрасты белән имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтә. [24]#16:24 Кайбер кулъязмаларда 24 нче аять тә бар: «Хакимебез Гайсә Мәсих мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! Амин».
25-26Аллаһыга дан булсын! Гайсә Мәсих турындагы хәбәремдә әйтелгәнчә, Ул сезгә ныклык бирә ала. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп сакланган сер. Хәзер исә әлеге сер, бөтен халыклар иманга килсен өчен, мәңгелек Аллаһы әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аша билгеле булды. 27Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын! Амин#16:25-27 Кайбер кулъязмаларда 25-27 нче аятьләр юк..
Currently Selected:
Римлыларга хат 16: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025

: