Саннар 35
35
Левиләргә тәгаенләнгән шәһәрләр
1Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләргә болай дип боер: «Үзегезгә биләмә итеп алган җирләрдән левиләргә яшәү өчен шәһәрләр һәм шулар тирәсендәге көтүлекләрне бирегез. 3Шәһәрләр – яшәү өчен, ә көтүлек җирләре аларның сыерлары, көтүләре һәм башка терлекләре өчен булачак.
4Сез левиләргә бирергә тиешле шәһәрләр тирәсендәге көтүлекләр шәһәр диварыннан һәр дүрт тарафка мең терсәккә сузылсын. 5Шәһәр көтүлек уртасында калырлык итеп, аның диварыннан көнчыгышка, көньякка, көнбатышка һәм төньякка ике мең терсәк үлчәп, чик билгеләгез – шәһәр тирәсендәге шушы җирләрдә левиләрнең терлекләре утлап йөрер.
6Левиләргә сез бирәсе шәһәрләрнең алтысы сыену шәһәре булачак. Кеше үтерүчегә шул шәһәрләргә качарга рөхсәт ителәчәк. Бу алты шәһәрдән тыш, левиләргә тагын кырык ике шәһәр бирегез. 7Левиләргә әйләнә-тирәсендәге көтүлекләре белән бергә җәмгысы кырык сигез шәһәр бирегез. 8Исраилиләр биләмәсеннән левиләргә шәһәрләр бүлеп биргәндә, һәрбер ыруг алган өлешнең зурлыгына карап эш итегез: җирләре күбрәк булган ыругтан – күбрәк, җирләре азрак булган ыругтан шәһәрләрне азрак алыгыз».
Сыену шәһәрләре
9Раббы Мусага әйтте:
10-11– Исраилиләргә игълан ит: «Үрдүн аша үтеп Кәнган җиренә кергәннән соң, үзегез өчен сыену шәһәрләре сайлап алыгыз. Ялгышлык белән кеше үтерүчегә анда качарга рөхсәт ителәчәк. 12Ул шәһәрләр, үч алучыдан саклану өчен, сыену урыны булачак. Шул рәвешле, җәмәгатьчелек үзенең хөкемен чыгарганчы, кеше үтерүче исән калачак. 13Сыену өчен сез бүлеп бирергә тиешле шәһәрләр алтау булачак: 14өчесе – Үрдүннең көнчыгыш ярында, тагын өчесе – Кәнган җирендә; ул шәһәрләр сыену шәһәрләре булырга тиеш. 15Ялгышлык белән кеше үтергән теләсә кем кача алсын өчен, бу алты шәһәр исраилиләргә һәм алар арасында көн күрүче килмешәкләргә яки вакытлыча яшәүчеләргә сыену шәһәрләре булачак.
16Әгәр берәү тимер корал белән кемгә дә булса сукса һәм аны үтерсә, ул, кеше үтерүче саналып, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш. 17Әгәр берәү, таш белән сугып, кемне дә булса үтерсә, ул, кеше үтерүче саналып, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш. 18Әгәр берәү, кулындагы агач корал белән сугып, кемне дә булса үтерсә, ул, кеше үтерүче саналып, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш. 19Кеше үтергән адәмне кан үче алучы үзе үтерә ала: әгәр үтерүчене очрата икән, аны үтерә ала. 20-21Әгәр берәү, кемне дә булса нәфрәт белән төртеп җибәреп яки кемгә дә булса яман ният белән әйбер ыргытып, аны үтерә икән, йә булмаса дошманлык аркасында сугып үтерә икән, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш, чөнки ул – кеше үтерүче. Кеше үтергән адәмне кан үче алучы очратса, аны үтерә ала.
22Әгәр берәү, дошманлыктан түгел, бәлки ялгышлык белән кемне дә булса төртеп җибәреп яки ыргыткан әйбере белән эләгеп 23яисә өстенә таш төшереп, аны үтерә икән, – гәрчә үтерүче аның дошманы булмаса һәм аңа явызлык эшләргә теләмәсә дә, – 24ул очракта җәмәгатьчелек, үтерүче белән кан үче алучы арасындагы эшне тикшереп, түбәндәге канун нигезендә хөкем итәргә тиеш. 25Җәмәгатьчелек, үтерүчене кан үче алучының кулыннан коткарып, аны качып киткән сыену шәһәренә кире кайтарырга тиеш – изге май белән майланган баш руханиның үлеменә кадәр кеше үтерүче шунда яшәсен. 26-27Әгәр кеше үтерүче үзе качкан сыену шәһәреннән чыга, һәм кан үче алучы аны сыену шәһәреннән читтә очратып үтерә икән, кан үче алучы аны үтерүдә гаепле булмаячак, 28чөнки кеше үтерүче баш руханиның үлеменә кадәр үзе качкан сыену шәһәрендә яшәргә тиеш; баш рухани үлгәннән соң гына, аңа үз биләмәсенә кайтырга рөхсәт ителә.
29Сез яшәгән барлык урыннарда буыннан-буынга күчеп килә торган карар-кагыйдәләр шулардыр.
Кеше үтерүченең хөкемгә тартылуы
30Әгәр берәү кемне дә булса үтерә икән, үтерүче кеше, шаһитлар сөйләвенә карап, үлем җәзасына дучар ителергә тиеш; әмма үлем җәзасына хөкем итү өчен, бер генә шаһит җитми.
31Үлемгә хөкем ителгән үтерүчене йолым түләп коткарып калмагыз, чөнки кеше үтерүче үлем җәзасына дучар ителергә тиеш.
32Сыену шәһәренә качкан кеше баш руханиның үлеменә кадәр үз җиренә кайтып яши алсын өчен, йолым алмагыз.
33Үзегез яшәгән җирне нәҗесләмәгез; кан җирне нәҗесли, һәм кан түгелгән җир бүтән һичнәрсә белән дә түгел, фәкать кеше канын түгүченең каны белән генә чистарына. 34Сез гомер иткән һәм Мин яшәгән җир нәҗесләнергә тиеш түгел; чөнки Мин, Раббы, исраилиләр арасында яшимен».
Currently Selected:
Саннар 35: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015