Саннар 28
28
Көндәлек бүләкләр
1Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләргә шулай дип боер: «Ризык бүләкләрен Миңа билгеләнгән вакытта китерегез – шушы корбаннарның исе Минем күңелемә хуш килер». 3Әйт аларга: «Раббыга яндыру корбаны итеп бирергә тиешле бүләкләр менә шушы: тулаем яндыру корбаны буларак, көн дә китерелергә тиешле кимчелексез бер яшьлек ике тәкә бәрән. 4Бәрәннәрнең берсен – иртән, икенчесен кичен китерегез; 5һәм эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә зәйтүн мае кушып, икмәк бүләге китерегез. 6Менә бу – Синай тавында гамәлгә кертелгән көндәлек тулаем яндыру корбаны, аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 7Һәр бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге китерегез – Раббыга аны Изге бүлмәдә тәкъдим итегез. 8Икенче бәрәнне, иртәнгесе сыман, икмәк һәм шәраб бүләкләре белән бергә кичен тәкъдим итегез. Әлеге яндыру бүләгенең тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Шимбә көн бүләкләре
9Шимбә көнне кимчелексез бер яшьлек ике бәрән белән бергә шәраб бүләге һәм эфаның уннан ике өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге китерегез. 10Көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбаны һәм аның белән бергә тәкъдим ителә торган шәраб бүләгеннән тыш, һәр шимбә көнне китерелергә тиешле тулаем яндыру корбаны әнә шундый.
Ай саен китерелә торган бүләкләр
11Яңа ай башында Раббыга, тулаем яндыру корбаны итеп, ике үгез бозау һәм бер сарык тәкәсе, кимчелексез бер яшьлек җиде тәкә бәрән китерегез. 12Һәр үгез бозау белән бергә эфаның уннан өч өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган, һәр сарык тәкәсе белән бергә эфаның уннан ике өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган, 13һәр тәкә бәрән белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге китерегез. Менә бу – тулаем яндыру корбаны, Раббыга тәкъдим ителә торган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. 14Шулай ук һәр үгез бозау белән бергә – ярты һин, һәр сарык тәкәсе белән бергә – һиннең өчтән бер өлеше, һәр тәкә бәрән белән бергә һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләге булырга тиеш. Бу – ел әйләнәсендә һәр айның беренче көнендә китерелә торан яндыру корбаны. 15Көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбаныннан һәм шәраб бүләгеннән тыш, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга бер кәҗә тәкәсе тәкъдим итегез.
Котылу бәйрәме тәкъдимнәре
16Беренче айда, айның ундүртенче көнендә – Котылу бәйрәме. 17Шул ук айның унбишенче көнендә бәйрәм башлана: җиде көн төче икмәк ашарга тиешсез. 18Беренче көнне изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш башкармагыз. 19Раббыга яндыру бүләге, тулаем яндыру корбаны – ике үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде тәкә бәрән китерегез. Терлекләрнең барысы да кимчелексез булырга тиеш. 20-21Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез. 22Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез. 23Боларны иртән китерелгән көндәлек тулаем яндыру корбанына өстәмә рәвештә тәкъдим итегез. 24Шул рәвешле, яндыру бүләге буларак, җиде көн дәвамында ризык бүләге тәкъдим итегез; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм шәраб бүләгенә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез. 25Җиденче көнне изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш башкармагыз.
Уңыш бәйрәмендә китерелә торган бүләкләр
26Уңыш бәйрәменең, ягъни Атналар бәйрәменең беренче көнендә, Раббыга яңа өлгергән ашлыктан бүләк китергән вакытта, изге җыелыш үткәрегез. Бу көнне бернинди эш башкармагыз. 27Раббыга ике үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде тәкә бәрән тәкъдим итегез; әлеге яндыру корбанының тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. 28-29Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез. 30Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез. 31Боларны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк бүләгенә өстәмә рәвештә, шәраб бүләге белән бергә тәкъдим итегез. Корбанлык маллар кимчелексез булырга тиеш.
Currently Selected:
Саннар 28: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: