Саннар 29
29
Быргылар бәйрәмендә китерелә торган бүләкләр
1Җиденче айның беренче көнендә изге җыелыш үткәрегез; ул көнне бернинди эш башкармагыз; ул көн сездә быргылар уйнату көне булсын. 2Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 3-4Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез. 5Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез. 6Боларны ай саен һәм көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез. Бу – Раббыга китерелә торган яндыру бүләкләре; аларның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Гөнаһ йолу көнендә китерелә торган бүләкләр
7Җиденче айның унынчы көнендә изге җыелыш үткәрегез; ул көнне ураза тотыгыз һәм бернинди эш башкармагыз. 8Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 9-10Һәр үгез бозау белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, сарык тәкәсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, җиде бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез. 11Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез; аны пакьләнү көнендә китерелә торган гөнаһ йолу корбанына, көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
Чатырлар бәйрәмендә китерелә торган бүләкләр
12Җиденче айның унбишенче көнендә изге җыелыш үткәрегез; бернинди эш башкармагыз һәм җиде көн буе Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. 13Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны, ягъни яндыру бүләге итеп, унөч үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 14-15Унөч үгез бозауның һәрберсе белән бергә – эфаның уннан өч өлеше, ике сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә – эфаның уннан ике өлеше, ундүрт тәкә бәрәннең һәрберсе белән бергә эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге тәкъдим итегез. 16Гөнаһларыгыздан пакьләнү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә тәкъдим итегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
17Икенче көнне унике үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 18Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 19Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
20Өченче көнне унбер үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 21Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 22Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
23Дүртенче көнне ун үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 24Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 25Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
26Бишенче көнне тугыз үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 27Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 28Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
29Алтынчы көнне сигез үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 30Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 31Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
32Җиденче көнне җиде үгез бозау, ике сарык тәкәсе һәм бер яшьлек ундүрт тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 33Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 34Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез.
35Сигезенче көнне изге җыелыш үткәрегез, бернинди эш башкармагыз. 36Корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килсен өчен, тулаем яндыру корбаны, ягъни яндыру бүләге итеп, бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде тәкә бәрән тәкъдим итегез. Болар кимчелексез булырга тиеш. 37Корбанга китерелә торган үгез бозаулар, сарык тәкәләре һәм тәкә бәрәннәр белән бергә, саннарына карап, тиешле икмәк вә шәраб бүләкләре тәкъдим ителсен. 38Гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерегез; аны көн дә китерелә торган тулаем яндыру корбанына һәм икмәк белән шәраб бүләкләренә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез».
39«Билгеләнгән бәйрәмнәрегездә Раббыга китерелә торган тулаем яндыру корбаннары, икмәк вә шәраб бүләкләре, татулык корбаннары әнә шулар. Аларны әйткән нәзерегез буенча яки ихтыяри рәвештә китерелә торган бүләкләргә өстәмә рәвештә тәкъдим итегез».
Currently Selected:
Саннар 29: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: