Саннар 27
27
Углы булмаган гаилә өчен мирас калдыру кагыйдәсе
1-2Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад углы Хепер тудырган Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса. Беркөнне Йосыф углы Менашше ыругыннан булган Селупхадның әлеге кызлары Очрашу чатыры алдына, Муса белән рухани Элгазар каршына, җитәкчеләр һәм бар халык алдына килеп бастылар да әйттеләр:
3– Безнең атабыз, үзеннән соң угыллар калдырмыйча, гөнаһлары өчен чүлдә үлеп калды. Корах һәм аның тарафдарлары Раббыга каршы оештырган фетнәдә ул катнашмады. 4Атабызның углы булмаганга күрә, аның исеме үзенең кабиләсеннән сызып ташланырга тиешме?! Атабызның туганнары арасында безгә дә биләмә бирегез!
5Муса аларның дәгъвасын Раббыга җиткерде. 6Раббы Мусага әйтте:
7– Селупхад кызлары дөрес сөйлиләр. Аталарының туганнары арасында аларга биләмәгә җир бир – аталарының биләмәсе алар кулына күчсен. 8Ә исраилиләргә аңлат: «Әгәр берәү үлсә һәм аның углы булмаса, мирасы аның кызына тапшырылырга тиеш. 9Әгәр кызы да булмаса, ул чагында мирасын туганнарына тапшырыгыз. 10Әгәр туганнары да булмаса, атасының туганнарына бирегез. 11Әгәр атасының туганнары булмаса, аның мирасын кабиләсендәге иң якын туганына бирегез – ул аныкы булсын. Раббының Мусага әмер итүенчә, исраилиләргә бирелгән карар-кагыйдә әнә шундый».
Ешуаның җитәкчелекне кабул итүе
12Аннары Раббы Мусага әйтте:
– Менә шушы Әбарим тавына мен дә Мин исраилиләргә бирәчәк җиргә кара. 13Аны күргәннән соң, туганың Һарун кебек, син дә мәрхүм ата-бабаларың белән кушылырсың. 14Чөнки Сыйн чүлендә, халык Миңа каршы баш күтәргән вакытта, сез икегез Мин әйткәнне тыңламадыгыз, Мериба-Кадыш сулары янында, исраилиләр күз алдында, Минем изгелегемне исбатламадыгыз.
15Раббыга Муса әйтте:
16– И-и Раббы, һәр тереклек иясенә сулыш бирүче Аллаһы! Бу халык өстеннән башлык итеп башка кешене билгеләсәң иде. 17Раббы халкы көтүчесез калган сарыклар кебек булмасын өчен, ул, аларны әйдәп, алларыннан барыр иде һәм алып та кайтыр иде.
18Раббы Мусага:
– Нун углы Ешуаны үз яныңа ал, – диде. – Аңарда Минем Рухым бар; Ешуага кулыңны куй да, 19аны рухани Элгазар һәм бөтен халык каршына бастырып, алар күз алдында җитәкчелекне аңа йөклә. 20Исраил халкы аны тыңласын өчен, үзең ия булган хакимлекне аңа бир. 21Ешуа бөтен эшне рухани Элгазар белән киңәшеп эшләсен, Элгазар исә урим ярдәмендә Ешуа өчен Минем ихтыярымны беләчәк. Ешуа үзе һәм аның белән бергә барча Исраил халкы Элгазарның сүзе белән юлга да кузгалачак, кире дә әйләнеп кайтачак.
22-23Муса бөтенесен дә Раббы әмер иткәнчә эшләде: Ешуаны рухани Элгазар һәм бар халык алдына китереп бастырды. Муса үзенең кулларын Ешуа өстенә куйды һәм аңа җитәкчелекне йөкләде.
Currently Selected:
Саннар 27: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: