Саннар 26
26
Исраилиләрнең санын икенче тапкыр исәпкә алу
1Менә шул үләттән соң Мусага һәм Һарун углы рухани Элгазарга Раббы болай диде:
2– Сугышка яраклы, яше егермедән узган Исраил ирләренең һәммәсен гаиләләре буенча исәпкә алыгыз.
3Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Муса белән рухани Элгазар исраилиләргә:
4– Раббының Мусага әмер итүенчә, яше егермедән узган ирләрнең һәммәсен исәпкә алыгыз, – диделәр.
Мисыр җиреннән чыккан исраилиләр түбәндәгеләр.
5Исраилнең беренче углы – Рубин. Рубин токымы: Ханохтан – Ханох кабиләсе, Паллудан – Паллу кабиләсе; 6Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Кәрмидән – Кәрми кабиләсе. 7Рубин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык өч мең җиде йөз утыз булды. 8Паллуның Элиаб исемле углы бар иде. 9Элиабның угыллары: Немуил, Датан һәм Абирам. Датан белән Абирам, җитәкчеләрдән булып, Корах тарафдарлары белән бергә Раббыга каршы баш күтәргәннәр һәм Муса белән Һарунга ризасызлык белдергәннәр иде. 10Шул вакытта җир, ярылып китеп, аларны йоткан – Корах һәм аның барлык тарафдарлары һәлак булган, һәм, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, ике йөз илле кешене ялкын көйдереп үтергән иде. 11Әмма ул көнне Корах угыллары исән калды.
12Шимун ыругындагы кабиләләр: Немуилдән – Немуил кабиләсе, Яминнән – Ямин кабиләсе, Яхиннән – Яхин кабиләсе, 13Зерахтан – Зерах кабиләсе, Шаулдан – Шаул кабиләсе. 14Шимун ыругында егерме ике мең ике йөз кеше исәпләнде.
15Гәд ыругындагы кабиләләр: Сефоннан – Сефон кабиләсе, Хәггидән – Хәгги кабиләсе, Шунидан – Шуни кабиләсе, 16Ознидән – Озни кабиләсе, Эридән – Эри кабиләсе, 17Арудидән – Аруди кабиләсе, Арелидән – Арели кабиләсе. 18Гәд ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык мең биш йөз булды.
19Эр һәм Онан – Яһүдә угыллары, әмма алар Кәнган җирендә үлеп калдылар. 20Яһүдә ыругындагы кабиләләр: Шеладан – Шела кабиләсе, Перестан – Перес кабиләсе, Зерахтан – Зерах кабиләсе. 21Перес токымы: Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Хамулдан – Хамул кабиләсе. 22Яһүдә ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны җитмеш алты мең биш йөз булды.
23Исәсхәр ыругындагы кабиләләр: Толадан – Тола кабиләсе, Пуаһтан – Пуаһ кабиләсе, 24Яшубтан – Яшуб кабиләсе, Шимроннан – Шимрон кабиләсе. 25Исәсхәр ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең өч йөз булды.
26Зәбулун ыругындагы кабиләләр: Середтан – Серед кабиләсе, Элоннан – Элон кабиләсе, Яхлелдан – Яхлел кабиләсе. 27Зәбулун ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш мең биш йөз булды.
28Йосыф угыллары Менашше һәм Эфраим ыругларындагы кабиләләр түбәндәгечә. 29Менашше токымы: Мәкирдән – Мәкир кабиләсе, Мәкир – Гилыгадның атасы булган; Гилыгадтан – Гилыгад кабиләсе. 30Гилыгад токымы: Игызырдан – Игызыр кабиләсе, Хелыктан – Хелык кабиләсе, 31Асриелдән – Асриел кабиләсе, Шәкемнән – Шәкем кабиләсе, 32Шемидәдән – Шемидә кабиләсе, Хепердан – Хепер кабиләсе. 33Хепер углы Селупхадның угыллары булмады, бары тик кызлары гына бар иде. Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса. 34Менашше ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле ике мең җиде йөз булды.
35Эфраим ыругындагы кабиләләр: Шутелахтан – Шутелах кабиләсе, Бәхердән – Бәхер кабиләсе, Таханнан – Тахан кабиләсе. 36Шутелах токымы: Эраннан – Эран кабиләсе. 37Эфраим ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны утыз ике мең биш йөз булды. Йосыф ыругындагы кабиләләр әнә шулар иде.
38Беньямин ыругындагы кабиләләр: Беладан – Бела кабиләсе, Ашбелдан – Ашбел кабиләсе, Ахирамнан – Ахирам кабиләсе; 39Шефуфамнан – Шефуфам кабиләсе, Хуфамнан – Хуфам кабиләсе. 40Беланың Ард исемле углыннан – Ард кабиләсе, ә Нагаман исемле углыннан – Нагаман кабиләсе. 41Беньямин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең алты йөз булды.
42Дан ыругындагы кабиләләр: Шухамнан – Шухам кабиләсе. Дан ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; 43исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең дүрт йөз булды. Болар барысы да Шухам токымы иде.
44Ашер ыругындагы кабиләләр: Имнадан – Имна кабиләсе, Ишвидән – Ишви кабиләсе, Беригадан – Берига кабиләсе, 45Берига токымы: Хебердан – Хебер кабиләсе, Малкиелдән – Малкиел кабиләсе. 46Ашер кызының исеме – Серах. 47Ашер ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле өч мең дүрт йөз булды.
48Нәптали ыругындагы кабиләләр: Яхсиелдән – Яхсиел кабиләсе, Гүнидән – Гүни кабиләсе, 49Есердан – Есер кабиләсе, Шиллемнан – Шиллем кабиләсе. 50Нәптали ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең дүрт йөз булды.
51Исәпкә алынган Исраил угылларының саны алты йөз бер мең җиде йөз утыз булды.
52Раббы Мусага әйтте:
53– Биләмә җирләре ыругтагы кешеләр санынча бүленергә тиеш. 54Зур ыругка җирне күбрәк итеп, ә кечкенәсенә азрак итеп бир; биләмәгә җир ыругтагы кешеләр санына карап бирелергә тиеш. 55Җирне шобага салып бүлегез. Биләмә җире ыругтагы кешеләр санынча бүленсен. 56Зур ыруглар да, кечкенә ыруглар да биләмәгә җирне шобага буенча алсыннар.
57Леви ыругында исәпкә алынган кабиләләр: Гершоннан – Гершон кабиләсе, Коһаттан – Коһат кабиләсе, Мераридән – Мерари кабиләсе. 58Либни, Хебрун, Махли, Муши, Корах кабиләләре дә Леви ыругыныкы.
Коһат – Амрамның атасы. 59Мисырда туган Леви кызы Йөхәбәд Амрамның хатыны иде. Амрамга ул Һарунны, Мусаны һәм аларның кыз туганы Мәрьямне табып бирә. 60Һарунның угыллары: Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар. 61Әмма Надаб белән Абиһу Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның хозурына алып килгән өчен һәлак булганнар иде.
62Леви ыругындагы бер айлык һәм аннан өлкәнрәк ирләрнең саны егерме өч мең булды. Алар исраилиләр белән бергә исәпкә алынмады, чөнки исраилиләр арасында левиләргә биләмәгә җир бирелмәде.
63Муса белән рухани Элгазар тарафыннан исәпкә алынганнар әнә шулар булды. Исраилиләрне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында исәпкә алдылар. 64Муса белән рухани Һарун Синай чүлендә исәпкә алган исраилиләрдән берсе дә бу исемлеккә кермәде, 65чөнки алар хакында Раббы: «Алар һәммәсе дә чүлдә үләчәк», – дигән иде, һәм Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуадан башка, алар арасыннан беркем исән калмады да.
Currently Selected:
Саннар 26: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: