Саннар 25
25
Исраилиләрнең Багал-Пигурга табынуы
1Чатырларын корып Шиттимдә яшәгән вакытта, исраилиләрдән кайберәүләр Мәаб кызлары белән уйнашлык иттеләр. 2Ул кызлар аларны үз илаһларына корбан китерү җыеннарына чакыра торган булдылар; халык ул корбаннарны ашады һәм аларның илаһларына табынды. 3Исраилиләр, шулай итеп, Багал-Пигурга табына башладылар, һәм Раббының аларга ачуы чыкты.
4Раббы Мусага әйтте:
– Халыкның барлык башлыкларын җыеп ал да, кояш чыкканда, Раббы алдында асып үтер, шуннан соң Раббының исраилиләргә булган ачуы басылыр.
5Муса Исраил хөкемчеләренә:
– Багал-Пигурга табынучы якыннарыгызның һәммәсен үтерегез, – дип боерык бирде.
6Бер көнне Муса белән бөтен Исраил җәмәгатьчелеге Очрашу чатыры алдында матәм тотканда, исраилиләрдән берәү бар халыкның күз алдында үз кардәшләре янына бер мидьяни хатынны алып килде. 7Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс, моны күреп, җәмәгать җыеныннан чыкты һәм кулына сөңгесен алды да, 8исраили ир артыннан йокы бүлмәсенә кереп, шул ирне һәм мидьяни хатынны чәнчеп үтерде. Шуннан соң исраилиләрне харап итүче үләт зәхмәте тукталды. 9Үләттән һәлак булган кешеләрнең саны егерме дүрт меңгә җиткән иде.
10Раббы Мусага әйтте:
11– Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс исраилиләргә булган ачуымны басты. Ул Минем хакка исраилиләр арасындагы чит илаһларга түзмәде, юкса Мин, ярсуым кузгалып, аларны кырып бетергән булыр идем. 12Шуңа күрә аңа әйт: «Мин аның белән тынычлык турында килешү төзим. 13Үзенең Алласы хакына башка илаһларга түзеп тормаган һәм исраилиләрне йолып алган өчен, Мин аңа һәм аның нәселенә мәңгегә руханилык вазифасын тапшырам».
14Мидьяни хатын белән бергә үтерелгән исраилинең исеме Зимри булып, ул – Шимун ыругындагы гаилә башлыгы Салуның углы иде. 15Ә үтерелгән мидьяни хатынның исеме Көзби булып, ул – мидьяниләрнең Сур исемле бер ыругбашының кызы иде.
16Раббы Мусага әйтте:
17– Мидьяниләрне, дошманнарыгыз дип санап, кырып бетерегез! 18Чөнки алар, мәкер кылып, илаһлары Пигур һәм үзләренең кыз кардәше – мидьяниләрнең бер ыругбашының кызы Көзби (Пигур аркасында килеп чыккан үләт зәхмәте вакытында ул үтерелә) белән ымсындырып, дошманга эшләгәнне сезгә эшләделәр.
Currently Selected:
Саннар 25: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: