YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 16

16
Корахның Мусага һәм Һарунга каршы фетнәсе
1Леви углы Коһат тудырган Исһарның углы Корах һәм Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан вә Абирам белән Пелет углы Он 2Мусага каршы баш күтәрделәр. Исраил халкының ике йөз юлбашчысы да аларга кушылды. Әлеге юлбашчылар халык арасында дан казанган, дәрәҗәле кешеләр иде. 3Муса белән Һарунга каршы чыгып, алар әйттеләр:
– Җитәр сезгә! Халкыбызның һәр кешесе изгедер, һәм Раббы – халык арасындадыр. Ни өчен сез үзегезне Раббы халкыннан өстен куясыз?!
4Моны ишеткәч, Муса йөзе белән җиргә капланды. 5Корахка һәм аның тарафдарларына ул:
– Иртәгә таңда Раббы кемнең Аныкы һәм изге булуын, кемгә Раббыга якынлашырга яравын күрсәтер. Раббы кемне сайлап алса, шул Аңа якынлаша алыр, – диде. – 6Ә сез, Корах һәм аның тарафдарлары, менә нәрсә эшләгез: хуш исле сумала-майлар төтәсли торган савытлар алыгыз да 7иртәгә шуларга утлы күмер һәм күмер өстенә Раббы алдында хуш исле сумала-майлар салыгыз. Раббы кемне сайласа, шул изге булыр. Леви угыллары, җитәр сезгә!
8Корахка Муса тагын болай диде:
– Әй Леви угыллары, тыңлагыз! 9Раббы чатырында эшләсеннәр, халыкка хезмәт итсеннәр, җәмәгать алдында булсыннар дип, Исраил Алласы сезне, барча исраилиләрдән аерып алып, Үзенә якынлаштырды – бу сезгә азмы әллә?! 10Ул сине, Корах, синең белән бергә барлык туганнарыңны – Леви угылларын – Үзенә якынлаштырды; шуның өстенә, сез тагы руханилыкны да дәгъвалыйсыз. 11Син һәм синең тарафдарларың Раббыга каршы баш күтәрәсез. Һарунга нәрсә булган, сез нигә аңа карата ризасызлык белдерәсез?!
12Аннары Муса Элиаб угыллары Датан белән Абирамны чакырырга кеше җибәрде, әмма алар:
– Синең алдыңа бармыйбыз! – дип җавап кайтарды. – 13Безне сөт вә бал агып торган җирдән алып чыгып, чүлдә үтерергә ният коруың җитмәгәнме?! Инде хәзер безнең өстән хакимлек итмәкче буласыңмы?! 14Син безне сөт вә бал агып торган җиргә алып бармадың, безгә кырлар, йөзем бакчалары бирмәдең. Син бу кешеләрне алдарга телисеңме?! Синең алдыңа бармыйбыз без!
15Муса, бик нык ачуы чыгып, Раббыга әйтте:
– Алар китергән бүләкләргә күзеңне дә салма. Мин аларның һичберсенә явызлык эшләмәдем, һичберсенең хәтта ишәген дә алмадым.
16Корахка Муса:
– Иртәгә син үзең дә, барча тарафдарларың да Раббы алдында булыгыз. Һарун да шунда килер. 17Ике йөз илле юлбашчының һәммәсе үзенең сумала-майлар көйрәтү савытын алсын да, эченә хуш исле сумала-майлар салып, Раббы каршына китерсен. Син дә үзеңнең савытыңны алып кил, Һарун да алып килер.
18Һәм һәрберсе, үзенең сумала-майлар көйрәтү савытын алып, эченә утлы күмер, күмер өстенә хуш исле сумала-майлар салып, Муса һәм Һарун белән бергә Очрашу чатыры алдына килеп басты. 19Корах аларга каршы үзенең бөтен тарафдарларын Очрашу чатыры алдына туплагач, бар җәмәгатьнең күз алдында Раббы даны пәйда булды.
20-21Муса белән Һарунга шунда Раббы:
– Бу халыктан читкәрәк китегез, – диде. – Мин аларны күз ачып йомганчы юк итәчәкмен.
22Алар исә, йөзләре белән җиргә капланып, Раббыга ялварырга тотындылар:
– И Аллаһы, һәр тереклек иясенә сулыш бирүче Аллаһы! Бер кеше эшләгән гөнаһ өчен Син бөтен халыкка ачу белдерәсеңме?!
23Раббы Мусага болай диде:
24– Халыкка әйт: «Корах, Датан һәм Абирамның торак урыннарыннан читкәрәк китегез».
25Муса торды да Датан белән Абирамга таба юнәлде, аның артыннан Исраил өлкәннәре дә иярде. 26Муса халыкка:
– Бу яман кешеләрнең чатырларыннан ерактарак торыгыз һәм, гөнаһлары аркасында һәлак булмас өчен, аларның һичнәрсәсенә дә кагылмагыз.
27Корах, Датан һәм Абирам чатырларыннан халык читкә китте. Датан һәм Абирам исә хатыннары, угыллары вә кечкенә балалары белән чатырлары алдына чыгып бастылар.
28Муса әйтте:
– Менә хәзер сез, бу эшләрне башкару өчен, мине Раббы җибәргәнне белерсез – мин бит боларны үз теләгем белән эшләмим. 29Әгәр алар барлык кешеләр кебек табигый үлем белән үлеп китсә һәм аларның язмышы башкалар язмышы кебек булса, димәк, мине Раббы җибәрмәгән дигән сүз. 30Әмма инде Раббы, гадәттән тыш хәл кылып, җир ярылса һәм аларны бар мөлкәте белән бергә йотса, алар тереләй үлеләр дөньясына убылып төшсә, димәк, болар – Раббыны кире каккан кешеләр.
31Мусаның шушы сүзләрне әйтеп бетерүе булды, тегеләрнең аяк астында җир ярылып та китте; 32һәм, авызын ачып, аларның үзләрен, гаиләләрен, Корахның барлык тарафдарларын һәм бөтен малларын йотты. 33Алар бар мөлкәте белән бергә үлеләр дөньясына тереләй убылып төштеләр; упкын авызы ябылды, һәм алар, шушылай итеп, халык арасыннан юк булдылар. 34Әйләнә-тирәдәге бар халык, тегеләрнең ачы тавышын ишетүгә:
– Безне дә җир йотмагае! – дип кычкыра-кычкыра качып киттеләр.
35Хуш исле сумала-майлар китергән теге ике йөз илле кеше дә Раббы иңдергән уттан һәлак булды.
36Раббы Мусага әйтте:
37– Рухани Һарун углы Элгазар болай итсен: янып үлгәннәрнең сумала-майлар төтәсләү савытларын җыеп алсын да күмерен түксен, чөнки сумала-майлар төтәсләү савытлары хәзер изгедер. 38Гөнаһлары аркасында үлемгә дучар ителгәннәрнең сумала-майлар төтәсләү савытларын мәзбәхне капларлык итеп чүкеп юкарт. Раббы алдына китерелгәнгә, бу савытлар изге хәзер. Инде алар исраилиләр өчен кисәтү билгесе булсын.
39Рухани Элгазар яндырылган кешеләрнең сумала-майлар төтәсли торган бакыр савытларын җыеп алды, аннары аларны мәзбәхне капларлык итеп чүкеп юкарттылар. 40Шулай итеп, Раббының Муса аша рухани Элгазарга әйтелгән боерыгы гамәлгә ашты. Исраилиләр өчен бу – кисәтү булды: Һарун нәселеннән кала бер кеше дә Раббы алдында хуш исле сумала-майлар төтәсләргә тиеш түгел, югыйсә ул, Корах һәм аның тарафдарлары кебек, һәлак булачак.
41Икенче көнне бөтен Исраил халкы, Муса белән Һаруннан зарланып:
– Раббының халкын сез һәлак иттегез! – диде.
42Муса белән Һарунга каршы тупланган бер мәлдә, халык Очрашу чатырына таба борылып караса, чатырны болыт каплап алган – Раббы шөһрәте пәйда булган. 43Муса белән Һарун Очрашу чатыры алдына килделәр, 44һәм Раббы Мусага:
45– Бу халыктан читкәрәк китегез – Мин аларны хәзер күз ачып йомган арада юк итәм! – диде.
Әмма Муса һәм Һарун йөзләре белән җиргә капландылар.
46Муса Һарунга әйтте:
– Кулыңа сумала-майлар көйрәтү савытын ал һәм, мәзбәхтән күмер салып, хуш исле сумала-майлар өстә дә халык янына ашык – аларны гөнаһларыннан пакьлә. Чөнки Раббының халыкка ачуы чыкты – үләт зәхмәте ябырылды.
47Һарун, Муса әйткәнчә, сумала-майлар көйрәтү савытын алып, халыкка таба йөгерде. Ә халык арасында инде үләт башланган иде, һәм ул, хуш исле сумала төтәсләп, халыкны гөнаһтан арындыру йоласын үтәде. 48Һарун үлеләр белән тереләр арасында басып торды, һәм үләт тукталды. 49Корах фетнәсендә үлгәннәрне исәпләмәгәндә, үләттән ундүрт мең җиде йөз кеше кырылды. 50Үләт тукталганнан соң, Һарун Очрашу чатыры алдына – Муса янына кайтты.

Currently Selected:

Саннар 16: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for Саннар 16