YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 17

17
Һарун кул таягының чәчәк атуы
1Раббы Мусага әйтте:
2– Исраилиләр белән сөйләш тә, һәр ыругтан берәр данә исәбеннән юлбашчылардан унике юл таягы җыеп алып, һәрберсенең исемен үз таягына язып куй, 3ә Леви ыругы таягына Һарун исемен яз. Һәр ыруг башлыгыннан берәр таяк булырга тиеш. 4Ул таякларны Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына – Мин сезгә күренгән урынга куй. 5Мин кемне сайласам, шуның таягы бөреләнәчәк – шушылай итеп, Мин исраилиләрнең сездән зарлануына чик куячакмын.
6Муса әлеге сүзләрне исраилиләргә җиткерде, һәм ыруг җитәкчеләренең барысы аңа таякларын бирде: ыруглар саны буенча һәр юлбашчыдан берәр таяк – барлыгы унике данә таяк булды; шулар арасында Һарунның таягы да бар иде. 7Әлеге таякларны Муса Шаһитлык чатырына, Раббы алдына китерде.
8Икенче көнне Муса Шаһитлык чатырына керде һәм шуны күрде: Һарунның таягы – Леви ыругы таягы – бөреләнеп чәчәк ату гына түгел, хәтта бадәм чикләвеге үстерергә өлгергән иде! 9Аннары Муса барлык таякларны, Раббы алдыннан алып чыгып, исраилиләргә күрсәтте. Һәр юлбашчы үзенең юл таягын алды.
10Раббы Мусага әйтте:
– Буйсынмаучыларга кисәтү билгесе буларак, Һарун таягын Боерыклар сандыгы алдына куй; үләселәре килмәсә, Миннән зарлануларын туктатырлар.
11Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде.
12Исраилиләр Мусага әйттеләр:
– Менә без үләбез, һәлак булабыз, һәммәбез һәлак була! 13Раббының Изге чатырына якынлашкан һәркем үлә. Безнең һәммәбезгә дә үләргә туры киләчәкме?!

Currently Selected:

Саннар 17: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for Саннар 17