YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 14

14
Исраилиләрнең баш күтәрүе
1Бу хәбәрне ишетеп, исраилиләр тавыш куптардылар, бар халык төне буе елап чыкты. 2Исраилиләр, Муса белән Һаруннан зарланып, аларга:
– Мисыр җирендә яки шушы чүлдә үлеп кына калсак иде! 3Ни өчен Раббы безне шул җиргә алып бара соң? Анда без кылычтан кырылачакбыз, хатыннарыбыз һәм балаларыбыз дошманга әсир төшәчәк. Мисырга әйләнеп кайтсак, яхшырак булмасмы?
4Бер-берсенә алар:
– Үзебезгә җитәкче сайлыйк та кире Мисырга әйләнеп кайтыйк, – диештеләр.
5Шунда Муса белән Һарун бөтен Исраил халкы алдында йөзләре белән җиргә капландылар. 6Кәнган җирен карап кайтучылардан Нун углы Ешуа һәм Ифунни углы Кәлеб, өсләрендәге киемнәрен ертып, 7Исраил халкына:
– Без карап кайткан җирләр искиткеч яхшы. 8Әгәр Раббы бездән канәгать булса, сөт һәм бал агып торган шул җиргә алып барып, аны безгә бирер. Ул шундый җир ки, анда сөт вә бал ага. 9Тик Раббыга каршы баш күтәрмәгез һәм ул җирдә яшәүче халыктан курыкмагыз, чөнки без аларны икмәк ашагандай ашап бетерәчәкбез. Аларның яклаучысы юк инде, ә Раббы – безнең белән, шуның өчен алардан куркырга кирәкми, – диделәр.
10Әмма кешеләр:
– Аларны таш атып үтерергә кирәк! – диде.
Шулвакыт Очрашу чатырында исраилиләр алдында Раббы шөһрәте пәйда булды; 11һәм Раббы Мусага әйтте:
– Кайчанга кадәр бу халык Мине кире кагачак?! Алар арасында кылган барлык могҗизаларны күреп тә, кайчанга кадәр алар Миңа ышанмас икән?! 12Аларны Мин үләт җибәреп кырачакмын, синнән исә алардан күпкә бөегрәк һәм көчлерәк халык тудырачакмын.
13Муса исә Раббыга әйтте:
– Бу халыкны Син, күпме көч куеп, мисырлылар арасыннан алып чыктың. Бу хакта ишеткәч, 14мисырлылар Кәнган җирендә яшәүчеләргә дә сөйләячәкләр бит. Кәнганиләр Син Раббының шушы халык арасында икәнен беләләр, чөнки Син, Раббы, бу халык белән йөзгә-йөз очрашасың. Синең болытың алар өстендә тора, һәм Син көндез болыт баганасында, төнлә ут баганасында алар алдыннан барасың. 15Әгәр Син бу халыкны бер кешене үтергәндәй кырып бетерәсең икән, ул чакта Синең ни эшләвеңне ишеткән халыклар: 16«Раббы ант эчеп вәгъдә иткән җиргә бу халыкны китереп җиткерә алмады һәм шунлыктан аны чүлдә һәлак итте», – диячәкләр. 17Инде хәзер Үзеңнең кодрәтеңне күрсәт! 18Син бит Үзең: «Раббы – сабыр-түзем вә үтә мәрхәмәтле, гаеп эшләрне вә җинаятьләрне кичерүче, әмма гаеплеләрне җавапка тартучы, аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынга кадәр балаларына җәза бирүче», – дип әйттең. 19Мисырдан чыккан көннән башлап, бүгенгә кадәр бу халыкны ничек кичергән булсаң, хәзер дә Үзеңнең бөек мәрхәмәтең белән бу халыкның гөнаһын кичер!
20-21Раббы, шунда аңа җавап итеп:
– Синең үтенечең хакына Мин аларны кичерәм, – диде. – Үземнең бар булуым һәм дан-шөһрәтемнең бөтен җирне каплап алуы белән ант итәм: Минем даным бөтен җиргә таралачак; 22Мисырда һәм чүлдә Минем данымны – могҗизалы галәмәтләремне күреп тә, Мине ничә мәртәбә сынаган һәм сүзләремә колак салмаган кешеләр, 23Мине кире какканга күрә, Мин, ант эчеп, аталарына вәгъдә иткән ул җирләрне күрмәячәк. 24Әмма колым Кәлебне, Миңа карата башка мөнәсәбәттә һәм хыянәтсез булганы өчен, үзе барып кайткан шул якларга алып барачакмын, һәм аның нәселе ул җирне биләмә итеп алачак. 25Амалыкыйлар һәм кәнганиләр үзәнлектә яшиләр; иртәгә кире борылыгыз һәм Камышлы диңгез буендагы чүлгә китегез.
26Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
27– Бу явыз халык кайчангача Миннән зарланыр икән?! Миннән зарланганда, исраилиләрнең нәрсә дип сукрануларын ишетәм Мин. 28Аларга син, Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: Мин сезгә сораганыгызны бирәм! 29Сезнең гәүдәләрегез шушы чүлдә ятып калачак. Яше егермедән узган һәм исемлеккә кергәннәр, Миннән зарланган өчен, һәммәсе ятып калачак. 30Мин, кулымны күтәреп, сезне урнаштырырга ант иткән ул җиргә Ифунни углы Кәлеб һәм Нун углы Ешуадан башка берегез дә кермәячәк. 31Ә менә сез: „Дошман кулына әсир төшәрләр“, – дип сөйләгән балаларыгызны исә Мин сез кире каккан җиргә алып керәчәкмен, һәм алар аны үз күзләре белән күрәчәк. 32Ә сезнең гәүдәләрегез шушы чүлдә ятып калачак. 33Балаларыгыз исә кырык ел буе чүлдә каңгырып йөриячәк һәм һәрбарчагыз шунда һәлак булганчыга кадәр сезнең хыянәтегез өчен михнәт чигәчәк. 34Сез ул җирне кырык көн карап йөрдегез, һәм шул көннәр хисабынча, һәр көн өчен бер ел исәбеннән, ягъни кырык ел дәвамында, гөнаһларыгыз өчен михнәт чигәчәксез. Менә шуннан соң инде Минем тарафтан кире кагылуның нәрсә икәнлеген яхшы беләчәксез». 35Мин – Раббы, һәм Миңа каршы баш күтәргән бу явыз халыкка нәкъ әйткәнемчә эшләячәкмен; бу чүлдә аларның һәммәсе һәлак булачак һәм үлеп бетәчәк.
36-37Муса Кәнган җирен карарга җибәргән һәм, кайткач, ул җир турында яман хәбәрләр таратып, Мусага каршы халыкны котырткан кешеләр Раббыдан килгән үләттән кырылып беттеләр. 38Ул җирне карарга баручылардан бары тик Нун углы Ешуа белән Ифунни углы Кәлеб кенә исән калдылар.
39Муса шушы сүзләрне Исраил халкына җиткергәч, алар хәсрәткә калды. 40Иртәгесен исраилиләр, таңнан торып, таулы илгә таба юнәлделәр.
– Раббы вәгъдә иткән якларга барабыз без; гөнаһ кылганыбызны аңладык, – диде алар.
41Әмма Муса аларга:
– Ни өчен сез Раббы күрсәтмәсенә каршы киләсез, бу эш уңышлы чыкмаячак, – диде. – 42Бармагыз анда, чөнки Раббы сезнең янда түгел, шунлыктан дошманнар сезне җиңәчәк. 43Сезгә каршы күтәреләчәк амалыкыйлар һәм кәнганиләр кылычыннан кырылырсыз, чөнки сез Раббыдан йөз чөердегез, шуңа күрә Раббы сезнең янда булмаячак.
44Шулай да алар, батырчылык итеп, таулы илгә таба киттеләр. Муса да, Раббының Килешү сандыгы да станда калды. 45Әлеге таулы якларда яшәүче амалыкыйлар белән кәнганиләр, исраилиләр каршына таулардан төшеп, аларны туздырып ташладылар да, Хормага җиткәнче, артларыннан куа бардылар.

Currently Selected:

Саннар 14: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in