Саннар 13
13
Мусаның Кәнган җиренә күзәтчеләр җибәрүе
1Аннары халык, Хасероттан кузгалып, Паран чүленә җитте һәм шунда чатырларын корып урнашты. 2Раббы Мусага әйтте:
3– Исраилиләргә Мин бирәсе Кәнган җирләрен карап кайтыр өчен, кешеләр җибәр – һәр ыругтан берәр җитәкче барсын.
4Муса, шулай итеп, Раббы күрсәтмәсе буенча, шул кешеләрне Паран чүленнән Кәнганга җибәрде. Исраилиләрнең җитәкчеләре булган әлеге кешеләрнең 5исемнәре түбәндәгечә:
Рубин ыругыннан – Зәкүр углы Шаммуа;
6Шимун ыругыннан – Хори углы Шафат;
7Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб;
8Исәсхәр ыругыннан – Йосыф углы Игәл;
9Эфраим ыругыннан – Нун углы Һошея;
10Беньямин ыругыннан – Рафу углы Палти;
11Зәбулун ыругыннан – Соди углы Гәддиел;
12Йосыф углы Менашше ыругыннан – Суси углы Гәдди;
13Дан ыругыннан – Гемалли углы Аммиел;
14Ашер ыругыннан – Микәил углы Сетур;
15Нәптали ыругыннан – Вуфси углы Нахби;
16Гәд ыругыннан – Махи углы Гәвел.
17Кәнган җирен карап кайтыр өчен, Муса җибәргән кешеләр әнә шулар. (Нун углы Һошеягә Муса яңа исем бирде – аны Ешуа дип атады.)
18Кәнган җирен карарга җибәргәндә, Муса аларга әйтте:
– Нәгеб чүле аша шушы таулы илгә барыгыз. 19Аның нинди җир икәнен, анда нинди халык яшәвен, аның көчлеме яки көчсезме, зурмы яки кечкенәме булуын карагыз. 20Ул халык яши торган җир нинди – яхшымы яисә начармы? Яши торган шәһәрләре нинди? Алар чатырларда яшиме яисә ныгытмалардамы? 21Ул җирнең туфрагы нинди – уңдырышлымы яки уңдырышсызмы? Анда агачлар үсәме, юкмы? Кыю булыгыз һәм ул җирнең җимешләрен алып кайтыгыз.
(Бу – йөзем өлгергән вакыт иде.)
22Шуннан алар китеп бардылар һәм, Сыйн чүленнән башлап, Лебо-Хамат#13:22 Лебо-Хамат – яһүд телендә әлеге гыйбарә «Хамат җиренә бара торган юл» дигәнне аңлатырга мөмкин. янындагы Рәхуб шәһәренә кадәр җиткәнче, бөтен җирне карап-тикшереп чыктылар. 23Аннары, Нәгеб чүлен үтеп, Анак угыллары Ахиман, Шешай һәм Талмай яшәгән Хебрунга барып җиттеләр. (Хебрун Мисырдагы Соган шәһәреннән җиде ел элегрәк төзелгән булган.) 24Аннары Эшкүл#13:24 Эшкүл – яһүдчә «тәлгәш» яки «чук» мәгънәсендә. үзәнлегенә төштеләр һәм анда ботагы белән бергә бер тәлгәш йөзем өзеп алдылар, аны, колгага беркетеп, ике кеше күтәреп барды. Шулай ук анар һәм инҗир җимешләре дә өзеп алдылар. 25Йөзем тәлгәше өзеп алган урынны исраилиләр Эшкүл үзәне дип атадылар. 26Әлеге җирләрне үз күзләре белән күргән исраилиләр кырык көннән соң кире кайттылар.
Күзәтчеләрнең хисабы
27Паран чүлендәге Кадышка – Муса, Һарун һәм Исраил халкы янына әйләнеп кайткач, күзәтчеләр бөтен күргән-белгәннәрен аларга сөйләп бирделәр, шул җирдән алып кайткан җимешләрне күрсәттеләр. 28Алар Мусага:
– Син җибәргән якларда булдык без, – диделәр. – Ул җирдә чынлап та сөт вә бал ага икән, менә ул җирнең җимешләре. 29Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, шәһәрләре ныгытылган һәм бик зур; без анда Анак угылларын да күрдек. 30Амалыкыйлар – Нәгебтә, хиттиләр, явүсиләр һәм амориләр – таулы илдә, ә кәнганиләр исә диңгез буйларында һәм Үрдүн елгасы тирәсендә яши.
31Мусаны әйләндереп алган халыкны тынычландырмакчы булып, Кәлеб:
– Әйдәгез, һөҗүм итеп, ул җирне басып алыйк, бездә көч җитәрлек бит! – диде.
32Әмма аның белән бергә барганнар:
– Без ул халыкка һөҗүм итә алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк, – диделәр 33һәм үзләре карап кайткан җир турында исраилиләр арасында яман хәбәр тарата башладылар: «Без карап кайткан ул җир үзендә яшәүчеләрне йота икән, һәм анда яшәүчеләрнең барысы да зур гәүдәлеләр. 34Без анда әзмәвердәй кешеләр күрдек (Анак угыллары әзмәверләр#13:34 Әзмәверләр – яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: нефиллимнәр. токымыннан иде). Алар янында без чикерткәләр кебек кенә идек. Алар да безне шундый итеп күрделәр».
Currently Selected:
Саннар 13: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015