1
Саннар 13:30
Изге Язма
TtrBBL
Амалыкыйлар – Нәгебтә, хиттиләр, явүсиләр һәм амориләр – таулы илдә, ә кәнганиләр исә диңгез буйларында һәм Үрдүн елгасы тирәсендә яши.
Compare
Explore Саннар 13:30
2
Саннар 13:33
һәм үзләре карап кайткан җир турында исраилиләр арасында яман хәбәр тарата башладылар: «Без карап кайткан ул җир үзендә яшәүчеләрне йота икән, һәм анда яшәүчеләрнең барысы да зур гәүдәлеләр.
Explore Саннар 13:33
3
Саннар 13:31
Мусаны әйләндереп алган халыкны тынычландырмакчы булып, Кәлеб: – Әйдәгез, һөҗүм итеп, ул җирне басып алыйк, бездә көч җитәрлек бит! – диде.
Explore Саннар 13:31
4
Саннар 13:32
Әмма аның белән бергә барганнар: – Без ул халыкка һөҗүм итә алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк, – диделәр
Explore Саннар 13:32
5
Саннар 13:27
Паран чүлендәге Кадышка – Муса, Һарун һәм Исраил халкы янына әйләнеп кайткач, күзәтчеләр бөтен күргән-белгәннәрен аларга сөйләп бирделәр, шул җирдән алып кайткан җимешләрне күрсәттеләр.
Explore Саннар 13:27
6
Саннар 13:28
Алар Мусага: – Син җибәргән якларда булдык без, – диделәр. – Ул җирдә чынлап та сөт вә бал ага икән, менә ул җирнең җимешләре.
Explore Саннар 13:28
7
Саннар 13:29
Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, шәһәрләре ныгытылган һәм бик зур; без анда Анак угылларын да күрдек.
Explore Саннар 13:29
8
Саннар 13:26
Әлеге җирләрне үз күзләре белән күргән исраилиләр кырык көннән соң кире кайттылар.
Explore Саннар 13:26