YouVersion Logo
Search Icon

Саннар 12

12
Мәрьям белән Һарунның шелтәсе
1Мәрьям белән Һарун Мусаны хәбәши хатынга өйләнгән өчен әрләделәр. 2Алар:
– Әллә Раббы Муса аша гына сөйләдеме?! Безнең аша сөйләмәдеме Ул әллә?! – диделәр, һәм Раббы моны ишетте.
3Муса исә дөньядагы барлык кешеләрдән иң тыйнагы иде.
4Раббы кинәт Мусага, Һарунга һәм Мәрьямгә:
– Өчегез дә Очрашу чатыры янына чыгыгыз, – диде, һәм өчесе дә чыктылар.
5Аннары Раббы болыт баганасы булып төште дә, чатыр алдында туктап, Һарун белән Мәрьямне чакырып алды – тегеләр икесе дә килделәр. 6Раббы аларга:
«Әйтәсе сүзләремне тыңлагыз!
Әгәр сезнең арада Раббы пәйгамбәре булса,
Мин, күренешләр иңдереп, аңа шулай Үземне белдерәм,
аның белән төштә сөйләшәм, – диде. –
7Әмма колым Муса белән Мин алай эшләмим,
чөнки Мин аңа Үз биләмәмне ышандырып тапшырдым.
8Мин аның белән йөзгә-йөз карап,
табышмаклар белән түгел, ачыктан-ачык сөйләшәм,
һәм ул Раббының сурәтен күрә.
Шулай булгач, ничек итеп сез, курыкмыйча, колым Мусаны гаепли аласыз?!»
9Раббы бик нык ачуы чыккан хәлдә алар яныннан китеп барды, 10һәм болыт чатырдан ерагайды. Шунда Мәрьямнең бөтен тәне, кар белән капланган кебек, йогышлы тире авыруыннан ап-ак булып калды. Һарун Мәрьямгә карады һәм аңарда йогышлы тире авыруын күрде. 11Мусага ул:
– Хуҗам! Ялварып сорыймын: акылсызлык белән эшләнгән гөнаһыбыз өчен җәза бирмә безгә. 12Туганда ук ярты гәүдәсе черегән үле бала кебек итмә бу хатынны, – диде.
13Һәм Муса:
– Әй Аллам, аны савыктырчы! – дип, Раббыга ялварды.
14Раббы Мусага әйтте:
– Атасы Мәрьямнең йөзенә төкергән очракта, Мәрьям җиде көн дәвамында хурлык кичергән булыр иде. Шулай булгач, җиде көнгә аны станнан читкәрәк алып китегез, аннары ул кире кайтсын.
15Мәрьям җиде көн станнан читтә булды, һәм, Мәрьям кайтмыйча, халык юлга чыкмады.

Currently Selected:

Саннар 12: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in