Марк 5
5
Гайсәнең җенле кешене савыктыруы
1Менә алар Гәлиләя күленең аръягындагы Герәсә җиренә килеп туктадылар. 2-3Гайсә көймәдән төшүгә, кабер-мәгарәдән#5:2-3 …кабер-мәгарәдән… – Яһүдиләр мәетне тауда тишеп ясалган кабер-мәгарәләргә куйганнар. каршына җен кагылган бер кеше килеп чыкты. Ул кеше шунда, мәгарәләрдә яшәп, аны һичберкем хәтта чылбыр белән дә бәйләп куя алмаган: 4күп тапкырлар аяк-кулларын чылбыр белән бәйләсәләр дә, ул барыбер чылбырны өзгән, богауларны ваткан; һәм берәү дә аны җиңә алмаган. 5Ул шулай, көне-төне, бертуктаусыз кычкырып һәм үзен-үзе ташлар бәреп кыйнап, каберләр арасында, тауларда йөри иде.
6Гайсәне ул ерактан ук күреп алды һәм, йөгереп килеп, аягына егылды да 7каты итеп кычкырып җибәрде:
– Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Аллаһы хакына ялварып сорыйм: газаплама мине.
8Чөнки Гайсә әлеге кешенең эченә оялаган җенгә: «Явыз рух, бу адәмнән чыгып кит!» – дип боерган иде.
9– Исемең ничек синең? – дип сорады Гайсә җеннән.
– Без бик күптер, шуңа күрә минем исемем – Гаскәр#5:9 Гаскәр – грекча «легион», римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби төркеме. , – дип җавап бирде теге. 10Һәм явыз рухлар Гайсәдән үзләрен бу җирдән куып җибәрмәвен үтенделәр.
11Якында гына, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде.
12– Безне әнә теге дуңгызлар янына җибәр, шулар эченә керикче! – дип ялварып сорады Гайсәдән явыз рухлар.
13Гайсә рөхсәт итүгә, явыз рухлар, теге кешедән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм ике мең баш дуңгыздан торган көтү шундук текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде.
14Көтүчеләр, качып китеп, бу хакта шәһәрдә һәм аның тирәсендәге авылларда сөйләп йөрделәр. Анда яшәүчеләр, ни булганын карарга дип, 15Гайсә янына килделәр, эченә җеннәр өере кереп оялаган кешенең киенгән һәм акылына килгән хәлдә утыруын күреп куркып калдылар. 16Әлеге вакыйганың шаһитлары җен кагылган кеше белән, дуңгызлар белән ни булганын сөйләп бирделәр. 17Шуннан соң алар Гайсәнең бу яклардан китүен үтенә башладылар.
18Гайсә көймәгә утырган чакта, җеннән котылган теге кеше Аның белән китәргә рөхсәт сорады. 19Әмма Гайсә риза булмады:
– Бар, өеңә кайтып, Раббының сиңа нинди мәрхәмәт күрсәтүен һәм синең өчен нәрсә эшләвен туганнарыңа сөйлә, – диде.
20Теге кеше, китеп, үзе өчен Гайсәнең нәрсә эшләве турында Ун калада сөйләп йөрде; аның сүзләрен һәркем таң калып тыңлады.
Үлгән кыз һәм авыру хатын
21Гайсә көймәдә янә күлнең аръягына чыккач, яр буенда Аның янына тагын бик күп халык җыелды. 22Гыйбадәтханә башлыкларының Яһир исемлесе, Гайсәне күрүгә, аягына килеп егылды 23һәм:
– Кызым үлем хәлендә ята. Килеп, кулларың белән аңа орынсаң, ул савыгыр һәм яшәр иде! – дип ялварырга тотынды.
24Гайсә аның белән китеп барды.
Алар артыннан, Гайсәне һәр яктан кысрыклап, бик күп халык иярде. 25-26Арада унике ел дәвамында кан килүдән газапланган бер хатын да бар иде. Ул бик күп табибларда дәваланган, бөтен байлыгын сарыф итсә дә, файдасын күрмәгән, киресенчә, аның хәле начарлана гына барган. 27-28Гайсә хакында ишеткәннән соң: «Аның киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип уйлап, әлеге хатын халык арасында, арттан килеп, Гайсәнең киеменә кагылды, 29һәм, кан килү шундук туктап, хатын үзенең тулысынча савыгуын тойды. 30Гайсә исә, Үзеннән көч киткәнне тоеп, артына борылды да халыктан:
– Минем киемемә кем кагылды? – дип сорады.
31– Халыкның ничек кысрыклавын күрә торып, Син ни өчен, кем кагылды, дип сорыйсың? – диде Аңа шәкертләре.
32Әмма Ул Үзенә орынган кешене күзләре белән эзли бирде. 33Куркуыннан калтырап төшкән хатын, үзенең сихәтләнүен аңлап, халык арасыннан чыкты һәм, Гайсә алдына егылып, дөресен сөйләп бирде.
34– Кызым, сине ышануың савыктырды, имин йөр һәм сәламәт бул, – диде аңа Гайсә.
35Гайсә шулай дип сөйләп торган арада, гыйбадәтханә башлыгының өеннән килеп, башлыкка:
– Кызың вафат. Остазны ник борчып торырга, – дип әйттеләр.
36Әмма Гайсә, аларның сүзләрен игътибарга алмыйча, башлык булган кешегә:
– Курыкма, тик ышан гына! – диде.
37Петер, Ягъкуб һәм Ягъкубның бертуган кардәше Яхъядан башка Гайсә һичкемгә Үзе белән барырга рөхсәт итмәде. 38Башлыкның өе янына килгәч, Гайсә ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне һәм такмаклый-такмаклый үкереп елаучыларны күрде.
39– Нигә сез ыгы-зыгы киләсез, нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, йоклый гына ул, – диде Гайсә, өйгә кергәч.
40Аңардан көләргә тотындылар, әмма Ул аларны куып чыгарды да кызның ата-анасын, Үзенең юлдашларын алып, кыз яткан бүлмәгә керде. 41Баланың кулыннан тотып, Гайсә аңа:
– Талита, кум! («Кызым, сиңа әйтәм, тор!») – диде.
42Кыз бала шундук аягына торып басты һәм йөреп китте (аңа унике яшь иде). Шушы хәлне күрүчеләр хәйран калдылар. 43Гайсә исә аларны, бу хакта һичкем белергә тиеш түгел, дип кисәтте, ә кыз баланы ашатырга кушты.
Currently Selected:
Марк 5: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: