YouVersion Logo
Search Icon

Марк 6

6
Гайсәне Насарада инкяр итүләре
1Гайсә, шәкертләре белән бергә ул яклардан китеп, Үзе яшәгән шәһәргә кайтты. 2Шимбә көнне Ул гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Аны тыңлаган һәммәсе:
– Бу гыйлемнәр Аңа кайдан килгән?! Нинди тирән гакыл бирелгән Аңа! Шундый кодрәтле эшләрне ничек итеп кыла икән Ул? – дип гаҗәпләнде. – 3Балта остасы түгелме соң Ул? Мәрьямнең углы һәм Ягъкуб, Йосис, Яһүдә, Шимунның абыйсы түгелме? Аның сеңелләре биредә, безнең арада яши түгелме соң?
Шул рәвешле, алар Аны кире кактылар.
4– Пәйгамбәрне һәр җирдә ихтирам итәләр, тик үз илендә, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хөрмәт юк аңа, – диде аларга Гайсә.
5Шуңа күрә Ул анда һичнинди кодрәтле эш кыла алмады, куллары белән орынып, фәкать берничә авыру кешене генә савыктырды. 6Аларның ышанмаулары Гайсәне гаҗәпкә калдырды.
Гайсәнең шәкертләрне озатуы
Гайсә, әйләнә-тирәдәге авылларда йөреп, халыкка гыйлем бирүен дәвам итте. 7Беркөн Ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга явыз рухларны куарга хокук биреп, икешәрләп-икешәрләп юлга озатты.
8– Юл таягыннан тыш икмәк тә, биштәр дә алмагыз, билбау янчыгына акча да салмагыз; 9аягыгызга киегез, үзегез белән хәтта алмаш күлмәк тә алмагыз, – диде Ул аларга. 10– Кайсы йортта тукталсагыз, шул урыннан киткәнче, әлеге йортта калыгыз. 11Берәр җирдә сезне кабул итмичә, сүзләрегезне тыңлап та тормасалар, ул урыннан киткәндә, аякларыгыздан тузанны кагып төшерегез: алар өчен бу кисәтү булыр.
12Шуннан шәкертләр, юлга чыгып, кешеләрне тәүбәгә килергә өндәп йөрделәр, 13күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сөртеп, байтак авыру кешеләрне савыктырдылар.
Чумдыручы Яхъяның үлеме
14Гайсәнең исеме халык теленә кергәч, Аның турындагы хәбәр Һируд патшага да килеп иреште. Берәүләр Гайсә турында: «Үледән терелгән Чумдыручы Яхъя бу, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар», – дип сөйләсә, 15башкалар: «Ильяс бу», – диде, бүтәннәр исә: «Борынгы заманнардагы сыман бер пәйгамбәр», – дип әйтте.
16Шушыларны ишетеп, Һируд:
– Мин башын кистергән Чумдыручы Яхъя Ул, үледән терелгән әнә! – диде.
17Һируд, үзенең бертуган кардәше Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнү сәбәпле, Яхъяны, кулга алып, зинданга утыртып куйган иде. 18Чөнки Яхъя Һирудка: «Сиңа бертуган кардәшеңнең хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән була. 19Һирудия, Яхъяга ачу саклап, аны үтертергә тели, әмма берни эшли алмый иде. 20Яхъяның тәкъва вә изге кеше икәнен белгән Һируд аңардан курка һәм аны һаман яклап килә иде. Яхъяның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
21Үзенең туган көне уңаеннан Һируд дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя өлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты. 22Мәҗлескә Һирудиянең кызы да керде. Ул анда биеде, һәм аның биюе Һирудка вә кунакларга бик ошады. Патша аңа:
– Ни теләсәң, шуны сора: барын да бирермен! – диде. 23Һәм ант итеп әйтте:
– Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, бирермен!
24Кыз, барып, анасыннан:
– Миңа нәрсә сорарга? – диде.
– Чумдыручы Яхъяның башын сора, – диде тегесе.
25Кыз шунда ук, патша янына барып:
– Чумдыручы Яхъяның башын, тәлинкәгә салып, хәзер үк миңа китерүеңне телим! – дип үтенде.
26Патша зур кайгыга төшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, каршы килергә батырчылык итмәде. 27Ул шунда ук, Яхъяның башын китерергә кушып, җәлладны#6:27 Җәллад – үлем җәзасын башкаручы. зинданга җибәрде. Сакчы, барып, Яхъяның башын кисте 28һәм, тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә кыз исә анасына тапшырды. 29Яхъяның шәкертләре, бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.
Биш мең кешене ашату
30 Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре, халыкны нәрсәгә өйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. 31Ул аларга:
– Ә хәзер, берәр аулак урынга барып, ял итеп алыйк, – диде.
Чынлап та, һаман кемнәрдер бер-бер артлы яннарына килеп торганга күрә, аларның хәтта ашап алырга да вакытлары калмый иде.
32Шуннан алар, көймәгә утырып, аулак урынга юнәлделәр. 33Әмма кешеләр аларның китеп баруын күрделәр. Күбесе, аларны танып, әйләнә-тирәдәге барлык шәһәрләрдән яр буйлап алар барасы урынга ашыкты һәм көймәдән алданрак шунда килеп җитте. 34Ярга чыккач, Гайсә шактый зур халык төркемен күрде һәм аларны бик кызганды, чөнки алар көтүчесез сарыклар кебек иде. Шуннан аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлады. 35Вакыт соң иде инде, һәм шәкертләре, Аның янына килеп:
– Биредә бик аулак, вакыт та соң инде. 36Китсеннәр алар, якын-тирәдәге авыл-салаларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар, – диделәр. 37Әмма Гайсә шәкертләргә:
– Үзегез ашатыгыз аларны, – дип җавап кайтарды.
– Әллә без ике йөз динарлык#6:37 Динар – көмеш тәңкә. Эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил иткән. икмәк сатып алып ашатыйкмы? – диде алар.
38– Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Тегеләр карап килеп:
– Биш икмәк һәм ике балык, – дип җавап бирде.
39Гайсә Үзенең шәкертләренә халыкны, төркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты. 40Тегеләр, йөзәр һәм иллешәр кешелек төркемнәргә бүленеп, тезелешеп утырдылар. 41Гайсә биш икмәк белән ике балыкны алды да күккә карап шөкрана кылды һәм, халыкка сындыргалап өләшер өчен, икмәкне шәкертләренә бирде. Ике балыкны да Ул бөтенесенә бүлеп бирде. 42Барысы да туйганчы ашады. 43Аннары икмәк һәм балык сыныкларын, җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. 44Тамак туйдырган ирләрнең саны биш мең иде.
Гайсәнең су өстеннән атлап килүе
45Шуннан Гайсә Үзенең шәкертләренә көймәдә каршы ярдагы Бәйт-Сайдага чыга торырга кушты, Үзе исә, халык кайтып киткәнче, алар янында тоткарланды. 46Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр өчен тауга күтәрелде.
47Кич җиткәндә, көймә күл уртасында иде инде, ә Ул берүзе яр буенда калды. 48Шәкертләренең каршы искән җил белән көрәшүләрен, ишә-ишә хәлдән таюларын күреп, иртәнге өч белән алты арасында#6:48 …иртәнге өч белән алты арасында… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: төннең дүртенче сак вакытында. Рим системасы буенча, төн өчәр сәгатьтән торган дүрт сак вакытына бүленгән булган. Ул, су өстеннән атлап, алар янына китте. Гайсә яннарыннан үтеп китәргә теләгән иде, 49-50әмма шәкертләре, Аның су өстеннән килүен күреп, өрәктер дип уйладылар да кычкырып җибәрделәр: Аны күрүгә, аларның котлары очты.
– Тынычланыгыз, Мин бу! Курыкмагыз! – диде Гайсә, шунда ук алар белән сөйләшә башлап, 51һәм алар янына көймәгә кереп утырды. Шунда җил тынды. Бу хәл шәкертләрне тагын да ныграк гаҗәпләндерде. 52Икмәк белән булган вакыйганы бит алар аңламадылар, чөнки йөрәкләре туң иде.
53Көймәдәгеләр, күлне кичеп, Геннисарет шәһәрендә яр буена килеп туктадылар. 54Алар көймәдән чыгуга, кешеләр Гайсәне танып алдылар һәм, 55Аның килүен хәбәр итеп, бөтен әйләнә-тирәне йөгереп әйләнеп чыктылар. Шуннан Гайсә тукталган урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар. 56Гайсә кая гына килсә дә – авылларга, шәһәрләргә, берәрсенең биләмәсенәме, – бөтен җирдә авыруларны ачык урынга китереп сала һәм Аның чабуына булса да кагылырга рөхсәт бирүен үтенә иделәр. Кагылган һәр кеше савыга иде.

Currently Selected:

Марк 6: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in