Марк 4
4
Чәчүче хакында гыйбрәтле хикәя
1Гайсә янә күл буенда кешеләргә гыйлем бирә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Ул көймәгә утырды. Көймә күл өстендә иде, ә халык яр буенда калды. 2Гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә Гайсә аларга күп нәрсәләр турында сөйләде:
3– Тыңлагыз: менә бер адәм чәчүгә чыккан, ди. 4Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшкән, һәм кошлар, очып килеп, аны чүпләп бетергән. 5Икенче бер өлеше аз туфраклы ташлы урынга төшкән. Орлык өстә генә ятканга күрә, бик тиз шытып чыккан. 6Ә инде кояш чыгып кыздыра башлагач, тамырланып өлгермәгәнгә, үсентеләр шиңеп төшкән. 7Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп-киңәеп, аны басып киткән, һәм үсентеләр башак бирмәгән. 8Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән. Алар үсеп күтәрелгән һәм утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш биргән.
9– Колагы булганнар – ишетсен! – диде Гайсә.
10Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм унике шәкерте Гайсәдән гыйбрәтле хикәяләр хакында сорадылар.
11– Аллаһы Патшалыгының сере сезгә ачылган, – диде Гайсә аларга, – башкаларга исә кинаяле хикәяләр ярдәмендә әйтелә. 12Бу шуның өчен ки:
«Ничек кенә карасалар да – күрмәсләр,
ничек кенә тыңласалар да – ишетмәсләр һәм төшенмәсләр.
Әгәр алар ишетеп-күрсәләр,
Аллаһыга борылырлар,
һәм гөнаһлары кичерелер иде»#4:12 Карагыз: «Ишагыйя», 6:9-10. .
13Сез бу кинаяле хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмыни? – дип сорады алардан Гайсә. – Алайса ничек башка хикәяләрне аңларсыз икән? 14Чәчүче сүз чәчә. 15Юл буена төшкән орлыклар чәчкән сүзне ишетүче адәмнәрне белдерәдер. Әмма шайтан, килеп, алар күңеленә салынган сүзне шунда ук алып китә. 16Ташлы урынга чәчелгәне исә – сүзне ишетү белән шатланып кабул итүчеләр. 17Әмма тамырлары булмаганга, аларның түземлеге күпкә җитми. Сүз аркасында авырлыклар һәм эзәрлекләүләр башланса, бик тиз кире чигенәләр. 18Ә башкалары исә күгәнлеккә төшкән орлыкка охшыйлардыр: алар сүзне ишетәләр, 19әмма тормыш мәшәкатьләре, байлык артыннан куу һәм башка теләкләр, аларның күңеленә үтеп, ишетелгән сүзне басып китәләр, һәм сүз уңыш бирми. 20Ә инде уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны кабул итүчеләр: алар утызлата, алтмышлата, йөзләтә уңыш бирәләр.
Янып торган шәмне шәмдәлгә куялар
21Аннары Гайсә аларга:
– Шәмне чүлмәк яки сәке астына куяр өчен алып керәләрмени? Киресенчә, аны шәмдәлгә утыртып куялар! – диде. – 22Фаш ителмичә һичбер яшерен нәрсә, ачылмыйча бер генә сер дә калмаячак. 23Колаклары булганнар – ишетсеннәр!
24Аннары Гайсә аларга болай дип әйтте:
– Ишеткән сүзләргә игътибарлы булыгыз. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирерләр һәм өстәрләр дә. 25Кемдә бар булса, аңа янә бирелер, ә кемдә юк икән, аңардан булганы да тартып алыныр.
Орлык хакында гыйбрәтле сүзләр
26Әйткәннәргә өстәп, Гайсә болай диде:
– Аллаһы Патшалыгы менә нәрсәгә охшаган: кеше орлык чәчә, 27аннары ул төнлә йоклый, көндезен тора, ә орлык, шытып чыгып, өскә үрмәли. Кеше моның ничек булуын белми дә. 28Җир үзеннән-үзе уңыш бирә: башта – сабак, аннары – башак, шуннан соң башак тулы орлык үстерә. 29Ә инде ашлык өлгерүгә, кеше кулга урак ала, чөнки ашлык урыр вакыт җитә.
Горчица орлыгы хакында гыйбрәтле хикәя
30Гайсә, сүзен дәвам итеп:
– Аллаһы Патшалыгын нәрсә белән чагыштырырга һәм ничек итеп тасвирларга икән? – диде. – 31Ул – горчица орлыгы кебек: җиргә чәчкән вакытта бөтен орлыклардан кечкенәрәк. 32Ә инде чәчкәч шытып чыга һәм бөтен үсемлекләрдән биегрәк булып үсә, аның зур-зур ботаклары күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була.
33Шундый гыйбрәтле сүзләрне Гайсә кешеләргә күп сөйләде, ләкин Ул алар аңлардай нәрсәләр турында гына сөйли иде. 34Ул һәрвакыт шулай гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә сөйли, ә инде шәкертләре белән ялгызы калгач, аларга барын да аңлатып бирә иде.
Гайсәнең давылны тынычландыруы
35Шул көнне кичен шәкертләренә Гайсә:
– Әйдәгез, күлнең аръягына чыгыйк, – диде, һәм 36шәкертләре, халыкны калдырып, Аның янына көймәгә утырдылар да юлга кузгалдылар. Анда башка көймәләр дә бар иде. 37Кинәт кенә көчле давыл күтәрелде һәм, дулкыннар көймәгә бәрелеп, аның эченә су тула башлады. 38Гайсә исә көймәнең койрыгында башын мендәргә салып йокыга киткән иде. Шәкертләре, Аны уятып:
– Остаз, батабыз бит! Ә Синең исеңдә дә юк! – диде.
39Ул, торып, җилне тыйды, ә күлгә:
– Шаулама, тынычлан! – дип боерды.
Җил туктады, һәм әйләнә-тирәдә тынлык урнашты.
40– Ни өчен сез шундый куркак? Әле һаман ышанычыгыз юкмы? – диде Гайсә аларга.
41Котлары алынган шәкертләр бер-берсенә:
– Кем соң Ул? Җил дә, күл дә Аңа буйсына ич, – диештеләр.
Currently Selected:
Марк 4: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: