YouVersion Logo
Search Icon

Марк 3

3
Кулы корышкан кешенең савыгуы
1Гайсә яңадан гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан бер кеше бар иде. 2Әгәр Гайсә шимбә көнне берәрсен савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр иде, дип, берничә фарисей Аның артыннан күзәтте. 3Кулы корышкан кешегә Гайсә:
– Уртага чыгып бас, – диде.
4Ә тегеләрдән исә:
– Шимбә көнне нәрсә эшләргә рөхсәт ителә: яхшылык кылыргамы әллә яманлыкмы? Кеше гомерен саклап калыргамы яки һәлак итәргәме? – дип сорады.
Фарисейлар дәшмәделәр. 5Каты күңелле булуларына ачынып, Гайсә ачу белән аларга карап алды да теге кешегә:
– Кулыңны суз! – диде.
Авыру адәм кулын сузды, һәм аның кулы савыкты. 6Гыйбадәтханәдән чыгуга, фарисейлар, Гайсәне һәлак итәргә ниятләнеп, Һируд патша тарафдарлары белән киңәш корырга тотындылар.
7-8Гайсә Үзенең шәкертләре белән Гәлиләя күленә таба юнәлде. Аңа Гәлиләя төбәгеннән һәм Яһүдиядән күп санлы халык иярде. Аның эшләгән эшләре хакында ишетеп, Иерусалимнән, Идумаядән, Үрдүн аръягыннан, Сур һәм Сидун тирәләреннән дә күп халык килә иде. 9Халык арасында кысылып калмас өчен, шәкертләренә Гайсә көймәне әзер тотарга кушты. 10Бик күпләрне савыктырганга күрә, чирдән интеккән кешеләр, Гайсәгә орынмакчы булып, этешеп-төртешеп Аңа таба омтылалар, 11эчләрендә явыз рух булганнар да, Аны күрүгә каршында йөзтүбән егылып:
– Син – Аллаһы Углы! – дип кычкыра иделәр.
12Әмма Гайсә Үзенең кем булуы хакында сөйләүдән явыз рухларны катгый итеп тыйды.
Унике шәкерт сайлау
13Шуннан Гайсә тауга күтәрелде һәм Үзе сайлаган кешеләрне янына чакырды; тегеләр килделәр. 14-15Болар һәрчак Аның янында булырга һәм халык арасында Яхшы хәбәрне таратырга тиешле унике кеше иде. Гайсә аларга шулай ук җеннәрне куып чыгару кодрәте дә бирде. 16Менә ул унике шәкерт: Гайсә «Петер» дип исем кушкан Шимун, 17Зебедәй углы Ягъкуб һәм аның бертуган кардәше Яхъя (Гайсә аларны «Боаниргес» дип атады, бу – «Күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлата), 18Әндри, Филип, Бартулумай, Маттай, Томас, Һалфай углы Ягъкуб, Таддай, Көрәшче Шимун#3:18 Көрәшче Шимун – Рим хакимлеген көч кулланып бәреп төшерү өчен көрәшкән яһүдиләр төркеменең әгъзасы. 19һәм Гайсәгә хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот.
Гайсә һәм Белзебул
20Гайсә яңадан өйгә әйләнеп кайтты. Анда тагын шундый күп халык җыелды ки, Аның һәм шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмады. 21Шушы хәлләр турында ишеткәннән соң, Гайсәнең туганнары, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны үзләре белән алып китмәкче булдылар.
22Иерусалимнән килгән канун белгечләре исә Гайсә турында:
– Аның эченә Белзебул#3:22 Белзебул – иблис исемнәренең берсе. Белзебул кәнганиләрнең илаһы булган. Аны явыз рухлар башлыгы дип санаганнар. (Карагыз: «IV Патшалар», 1:2.) кереп оялаган! Җеннәр башлыгы ярдәме белән җеннәрне куып чыгара Ул, – дип әйтә иделәр.
23Гайсә, шундагы халыкны Үз янына җыеп, гыйбрәтле сүзләр ярдәмендә болай дип сөйләде:
– Ничек итеп шайтан шайтанны куып чыгарсын инде? 24Бүлгәләнгән патшалык яши алмый. 25Әгәр гаиләдә дошманлык хөкем сөрсә, гаилә таркалмый калмый. 26Ә инде шайтан, үзенә үзе каршы чыгып, үз-үзе белән дошманлашып яшәсә, аның соңгы сәгате сукты дигән сүз. 27Берәү дә, көчленең өенә кереп, аны бәйләмичә, малын талап чыга алмас; бәйләсә генә, өен талап чыга алыр. 28Хак сүз әйтәм сезгә: адәм баласының кылган барча гөнаһлары, нинди генә көфер сүзе дә кичерелер, 29әмма Изге Рухны көфер итүче һичкайчан кичерелмәс, аның гөнаһы мәңге җуелмас.
30Кайберәүләр бит Гайсә турында, Аның эчендә явыз рух бар, дип әйтә иделәр.
Гайсәнең анасы һәм туганнары
31Шулвакыт Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, үзләре ишегалдында калып, Аны чакырырга кеше җибәрделәр. 32Гайсәнең әйләнә-тирәсенә бик күп халык җыелган иде.
– Сине тышта анаң һәм энеләрең көтә, – диделәр Аңа.
33– Кем Минем анам? Туганнарым кем? – диде Гайсә аларга җавап итеп, 34аннары, әйләнә-тирәсендә утыручыларга карап, болай диде:
– Менә Минем анам һәм туганнарым. 35Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да булыр.

Currently Selected:

Марк 3: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in