YouVersion Logo
Search Icon

Марк 2

2
Гайсәнең паралич суккан кешене савыктыруы
1Берничә көннән Гайсә янә Кәпәрнаум шәһәренә әйләнеп кайтты. Аның өйдә икәнлеге мәгълүм булгач, 2шулкадәр күп халык җыелды ки, хәтта ишек төбендә дә урын калмады. Гайсә исә халыкка Аллаһы сүзен җиткерде. 3Шулвакыт дүрт кеше Аның янына паралич суккан бер авыруны күтәреп алып килде. 4Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар, Гайсә басып торган турыда түбәне тишеп, паралич суккан кешене ятагы белән бергә шул тишек аша төшерделәр. 5Гайсә, аларның ышануларын күреп, паралич суккан кешегә:
– Углым, синең гөнаһларың кичерелде! – диде.
6Анда берничә канун белгече утыра иде, алар эчтән генә:
7– Нәрсә сөйли Ул? Бу бит көфер сүз! Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – дип уйладылар.
8Гайсә шундук аларның уйларын белеп алып:
– Ни өчен сезнең күңелегездә шундый уйлар? – диде. – 9Нәрсә җиңелрәк: паралич суккан кешегә: «Гөнаһларың кичерелде», – дип әйтүме, әллә: «Тор, ятагыңны алып кайтып кит!» – дип әйтүме? 10-11Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз.
Шулчак Гайсә, паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп:
– Сиңа әйтәм: тор да, ятагыңны алып, өеңә кайт! – диде.
12Теге шундук торды һәм, ятагын алып, барысының күз алдында чыгып китте. Моңа бөтенесе таң калдылар һәм, Аллаһыны данлап:
– Мондый хәлне әле күргәнебез юк иде! – диделәр.
Гайсәнең Левине чакыруы
13Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга гыйлем бирде. 14Салым җыя торган урында утыручы Һалфай углы Леви яныннан үтеп барышлый Ул аңа:
– Миңа ияр! – диде.
Леви, торып, Аның артыннан китте.
15Леви өендә Гайсә өстәл янына килеп утырды. Гайсә һәм аның шәкертләре белән бергә күп кенә салым җыючылар, башка гөнаһлы бәндәләр дә бар иде; алар Гайсә артыннан күпләп ияреп йөри иделәр. 16Канун белгечләре һәм фарисейлар, Гайсәнең шундый кешеләр белән ашап утыруын күреп, Аның шәкертләренә:
– Ничек Ул салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап утыра? – диделәр.
17Гайсә, моны ишетеп, аларга:
– Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк. Мин тәкъва адәмнәрне түгел, гөнаһлыларны чакырырга килдем, – дип әйтте.
Ураза тоту һәм шимбә көн турындагы сораулар
18Беркөнне, Чумдыручы Яхъяның шәкертләре һәм фарисейлар ураза тотканда, Гайсә янына ниндидер кешеләр килеп:
– Ни өчен Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре ураза тота, ә Синекеләр тотмый? – дип сорадылар.
19Гайсә аларга:
– Кияү яннарында булганда, туйдагы кунаклар ураза тотар микән?! Яннарында кияү бар чакта, ураза тотмыйлар! – диде. – 20Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта алар ураза тотарлар.
21Иске киемгә яңа тукымадан ямаулык салмыйлар, югыйсә яңа ямаулык, утырып, иске тукыманы тарттырыр, һәм тишек тагын да зураер. 22Шулай ук яңа шәрабны да иске турсыкка#2:22 Турсык – сыеклык өчен капчык сыман зур күн савыт. салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишәр, һәм шәраб та, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.
23Шимбә көннәрнең берсендә Гайсә иген кыры буйлап барганда, шәкертләре башак өзә башлады. 24Фарисейлар Аңа:
– Кара, ни өчен алар шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр? – диде.
25– Давыт белән юлдашлары, ач калып, мохтаҗлык кичергән чакта, Давытның нәрсәләр эшләве турында бер дә укыганыгыз булмадымыни? – дип җавап кайтарды аларга Гайсә. – 26Олуг рухани булып Абъятар торган заманда ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган һәм руханилардан башка һичкемгә ашарга рөхсәт ителмәгән икмәкләрне ашаган һәм юлдашларына да биргән#2:26 Карагыз: «I Патшалар», 21:1-6; «Чыгыш», 25:30. .
27Аннары:
– Кеше шимбә көн өчен түгел, ә бәлки шимбә көн кеше өчен яратылган. 28Шуңа күрә Адәм Углы шимбә көннең дә Хуҗасыдыр, – дип өстәде.

Currently Selected:

Марк 2: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in