Марк 1
1
Чумдыручы Яхъяның вәгазе
1 Аллаһы Углы Гайсә Мәсих хакындагы Яхшы хәбәрнең башы. Ишагыйя пәйгамбәр китабында:
2-3«Менә, Мин алдыңнан
хәбәрчемне җибәрәм,
ул Сиңа юл әзерләр.
Чүлдә әнә бер аваз яңгырый:
„Раббыга юл әзерләгез,
Аның барыр сукмакларын турайтыгыз!“»#1:2-3 Карагыз: «Ишагыйя», 40:3; «Малахи», 3:1. –
дип язылганча, 4чүл якларына Чумдыручы Яхъя килде һәм, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп, суга чумдыру йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде.
5Аның янына бөтен Яһүдия иленнән, Иерусалимнән кешеләр агыла башлады. Килүчеләр гөнаһларын икърар итәләр, һәм Яхъя аларны Үрдүн суына чумдыра иде.
6Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы аның саранча вә кыр балы булды.
7– Минем арттан кодрәтлерәк Берәү килә. Мин, иелеп, Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен, – дип вәгазьләде ул. – 8Мин сезне суга чумдырсам, Ул сезне Изге Рухка чумдырыр.
Гайсәнең суга чумдырылуы һәм шайтан тарафыннан вәсвәсәгә салынуы
9Шул көннәрдә Яхъя янына Гәлиләя өлкәсенең Насара шәһәреннән Гайсә килде, һәм Яхъя Аны Үрдүн елгасына чумдырып алды. 10Судан чыгуга, Гайсә күк капусының ачылуын һәм Рухның күгәрчен рәвешендә Үзенә иңүен күрде; 11һәм шулчак күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым, Син – Минем куанычым!» дигән тавыш килеп иреште.
12Шул ук мизгелдә Рух Гайсәне чүлгә ияртеп алып китте. 13Гайсә, чүлдә кырык көн булып, шайтан тарафыннан вәсвәсәгә салынды. Ул анда кыргый хайваннар арасында яшәде, ә фәрештәләр Аңа хезмәт күрсәтте.
Гайсәнең беренче шәкертләре
14Яхъя зинданга ябылганнан соң, Гайсә Гәлиләягә килде һәм Аллаһыдан ирешкән Яхшы хәбәрне таратып йөри башлады:
15– Вакыты җитте! – диде Ул. – Аллаһы Патшалыгы инде бик якын! Тәүбәгә килегез һәм Яхшы хәбәргә инаныгыз!
16-17Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле#1:16-17 Гәлиләя күле – аны «Геннисарет күле» дип тә атыйлар. буеннан барганда, Гайсә ятьмә салучы Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде (алар балыкчылар иде).
– Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы#1:16-17 …кеше аулаучы… – Гайсә биредә кешеләрне Аллаһы юлына алып килүне балык тоту белән чагыштыра. итәрмен, – диде аларга Гайсә.
18Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.
19Тагын берара үткәч, Гайсә, көймәдә ятьмәләрен сипләп утыручы Зебедәй угылларын – Ягъкубны һәм аның бертуган кардәше Яхъяны күреп, 20шунда ук Үз янына дәште; һәм алар, аталары Зебедәйне ялчылары белән бергә көймәдә калдырып, Аның артыннан киттеләр.
Гайсәнең явыз җенне чыгаруы
21Алар бергәләп Кәпәрнаум шәһәренә килделәр; шимбә көн җитүгә, Гайсә гыйбадәтханәгә барды һәм шунда гыйлем бирә башлады. 22Аның сөйләгәннәренә барысы да хәйран калды, чөнки Ул канун белгече сыман түгел, ә бәлки хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте.
23Шулвакытны гыйбадәтханә эчендә җен кагылган бер адәм бар иде:
24– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе, – дип кычкырды ул.
25Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә:
– Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды.
26Җен, теге кешене калтыратып һәм каты итеп кычкырып, аңардан чыгып китте. 27Барысы, шомга калып, бер-берсенә:
– Нәрсә бу? Яңа һәм кодрәтле нинди гыйлем бу? Аның боеруына хәтта җеннәр дә буйсына!
28Гайсә турындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя җирендә таралды.
29Гайсә, Ягъкуб һәм Яхъя, гыйбадәтханәдән чыгып, бөтенесе бергә Шимун белән Әндринең йортына юнәлделәр. 30Шимунның кайнанасы кызышып-авырып ята иде, бу хакта шундук Гайсәгә әйттеләр. 31Гайсә аның янына килеп кулыннан тотты да торырга булышты. Хатынның кызышуы бетте, һәм ул аларга табын әзерли башлады.
32Ә инде кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыру һәм җен кагылган кешеләрне алып килә башладылар. 33Ишек төбенә бөтен шәһәр халкы җыелды. 34Гайсә төрле авырулардан интеккән байтак кешене савыктырды, күп җеннәрне куып чыгарды. Җеннәр Аның Кем булуын белгәнгә күрә, Ул аларга һичнәрсә әйтергә рөхсәт итмәде.
35Иртәгесен Гайсә яктырганчы ук торды да, аулак урынга барып, дога кылды. 36Шимун үзенең иптәшләре белән Аны эзләп китте һәм, 37Гайсәне табып:
– Барысы да Сине эзлиләр, – диде.
38– Башка урыннарга, күрше авыл-шәһәрләргә китик, Миңа анда да Яхшы хәбәрне таратырга кирәк. Мин бит шуның өчен килдем, – диде Гайсә.
39Ул шулай, гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне сөйләп, җен кагылган кешеләрдән җеннәрен куып, бөтен Гәлиләя җире буйлап йөрде.
Гайсәнең махаулы адәмне савыктыруы
40Бер көнне махау чире#1:40 Махау чире – йогышлы тире авыруы. белән авыручы бер кеше, Гайсә каршына килеп, тезләренә егылды да:
– Теләсәң, мине тазарта алыр идең Син! – дип, гозерен белдерде.
41Гайсә аны кызганды һәм, кулын сузып, аңа орынды да:
– Әйе, телим. Тазарын! – диде.
42Гайсә шулай дип әйтүгә, тегенең тәне махаудан арынды, һәм ул тазарынып калды.
43-44– Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән корбаныңны китер, – дип җитди итеп кисәткәннән соң, Гайсә аны шундук өенә кайтарып җибәрде.
45Әмма әлеге адәм, Гайсә яныннан китүгә, шушы хәл турында бөтен җирдә сөйләп йөри башлады. Шуңа күрә Гайсә инде ачыктан-ачык шәһәрдә күренә алмады, кешесез-аулак урыннарда кала бирде. Әмма Аның янына төрле тарафлардан халык һаман агыла торды.
Currently Selected:
Марк 1: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: