YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 18

18
Кем иң бөеге?
1Шул вакытта Гайсә янына шәкертләре килеп:
– Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге? – дип сорадылар.
2Гайсә бер баланы чакырып алып, алар уртасына бастырды 3һәм:
– Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде. 4– Кем шушы бала кебек үзен кече итеп тота, шул Күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр. 5Минем хакка шушындый бер баланы күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә. 6Әмма Миңа иман итүче әлеге кечкенәләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде.
7Дөньяга кайгы, чөнки юлдан яздырырдай нәрсәләр күп! Вәсвәсәләрнең килүе котылгысыз, әмма алар кем аркылы килә, шуңа кайгы! 8Әгәр сине кулың яки аягың вәсвәсәгә салса, аны чабып, читкә ташла! Ике кулың һәм ике аягың белән сау килеш мәңгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер куллы булып яки аксак килеш керүең синең өчен яхшырак. 9Әгәр күзең сине вәсвәсәгә салса, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзең сау килеш җәһәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзле булып керүең яхшырак.
Югалган сарык хакында гыйбрәтле хикәя
10Карагыз, әлеге кечкенәләрнең берсен дә түбәнсетмәгез. Сезгә әйтәм: аларның фәрештәләре Күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар. [11]#18:11 Кайбер кулъязмаларда 11 нче аять тә бар: «Адәм Углы югалганны коткарырга килде».
12Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, аның берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соң? 13Әгәр тапса, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр. 14Күктәге Атагыз да шулай: әлеге кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми.
Имандашың гөнаһ кылса
15Имандашың сиңа каршы гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә фаш ит. Ул тыңласа, сез бер-берегезне тагын имандашлар дип атый алырсыз. 16Ләкин тыңламаса, «һәр очрак ике яки өч шаһит белән раслансын өчен»#18:16 Карагыз: «Канун», 19:15. , үзең белән бер яки ике кешене ал. 17Әгәр аларны да тыңламаса, иман итүчеләр бердәмлегендә#18:17 Иман итүчеләр бердәмлеге – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: иманлыларның җыены. сөйлә, ә инде бердәмлек әгъзаларын да тыңламаса, ул синең өчен мәҗүси яки салым җыючы кебек булсын.
18Сезгә хак сүз әйтәм: җирдә нәрсәне тыйсагыз, шуны күктә Аллаһы тыяр һәм нәрсәне рөхсәт итсәгез, күктә Аллаһы да рөхсәт итәр.
19Тагын сезгә әйтәм: арагыздагы икегез үзара килешеп, җирдә нәрсә генә сорасагыз да, Күктәге Атам аны эшләячәк. 20Чөнки икәү яки өчәү Минем хакка җыелса, Мин дә алар белән булачакмын.
Мәрхәмәтсез хезмәтче хакында гыйбрәтле хикәя
21Шуннан соң Аның янына Петер килеп:
– Хакимем, туганым миңа каршы гөнаһ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?!
22– Юк, җиде түгел, ә җитмеш тапкыр җиде мәртәбә! – дип җавап бирде аңа Гайсә. – 23Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаш. Күз алдына китерегез: бер патша хезмәтчеләреннән хисап таләп иткән. 24Акча хисабы башлангач, аңа ун мең талант#18:24 Талант – римлыларның иң зур акча берәмлеге. Ул 6000 динарга тигез, ә бер динар – бер көнлек хезмәт хакы. бурычы булган бер кешене китергәннәр. 25Аның бурычын кайтарырга акчасы булмагач, бурычын түләтер өчен, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, бар милкен дә сатырга әмер биргән. 26Хезмәтче патша каршында йөзтүбән капланып: «Бурычымны көтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!» – дип әйткән. 27Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен җибәргән.
28Хезмәтчесе исә чыгып киткән һәм үзенә йөз динар#18:28 Йөз динар – ягъни йөз көнлек хезмәт хакы. тиешле хезмәттәшләренең берсен очраткан. Ул аны, бугазына ябышып, буа башлаган. «Миңа бурычыңны түлә!» – дип таләп иткән. 29Тегесе, тезләренә егылып, аңа: «Бурычымны көтче, мин кайтарып бирәчәкмен!» – дигән. 30Әмма хезмәтче, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр, аны зинданга утырткан. 31Патшаның башка хезмәтчеләре, моны күреп, бик кайгырганнар һәм бар булган хәлне хуҗаларына килеп сөйләп биргәннәр. 32Шуннан соң хуҗасы әлеге хезмәтчене чакырып: «Яраксыз хезмәтче! Үтенгәч, мин бөтен бурычыңны бәхилләдем. 33Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш түгел идеңмени?!» – дип әйткән. 34Ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бөтен бурычын түләп бетергәнче, аны газаплаучылар кулына тапшырган.
35Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк.

Currently Selected:

Маттай 18: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in