Маттай 19
19
Гайсәнең аерылышу хакында өйрәтүе
1Гайсә сүзен тәмамлагач, Гәлиләядән китеп, Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә юнәлде. 2Артыннан халык төркемнәре иярде. Гайсә алар арасындагы авыруларны савыктырды. 3Гайсә янына фарисейлар килгәч, Аны сынарга теләп:
– Ир кешегә хатынын һәртөрле сәбәптән аерып җибәрергә канун рөхсәт итәме? – дип сорадылар.
4– Кешеләрне бар иткәндә, Яратучы баштан ук «аларны ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты»#19:4 Карагыз: «Яратылыш», 1:27; 5:2. дигәнне сез укымадыгызмыни?! – дип сорады Гайсә. – 5Аллаһы әйткән: «Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм алар икесе бер тән булыр»#19:5 Карагыз: «Яратылыш», 2:24. . 6Димәк, алар инде ике кеше түгел, ә бербөтен. Аллаһы кушканны кеше аермасын.
7– Алай булса, нигә соң Муса ирләргә үз хатынына талак хаты биреп, аерып җибәрергә рөхсәт иткән?#19:7 Карагыз: «Канун», 24:1, 3. – диделәр алар.
8– Ул сезгә, күңелләрегез каты булганга күрә, хатыныгыз белән аерылышырга рөхсәт биргән. Башта алай түгел иде, – диде Гайсә. – 9Сезгә әйтәм: ир кеше, зина кылудан башка сәбәп аркасында хатыны белән аерылышып, башкага өйләнә икән, ул зина кыла.
10Шәкертләре Аңа:
– Ирнең хатынга карата мөнәсәбәте шундый була икән, ул чакта өйләнмәве яхшырак, – диделәр.
11– Бу сүзләрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. – 12Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында өйләнми: берәүләр ана карыныннан шундый булып туалар, икенчеләрен кешеләр шундый итәләр, һәм өченчеләре исә Күкләр Патшалыгы хакына үзләре өйләнмиләр. Моны кем кабул итә ала, шул кабул итсен!
Гайсәнең балаларга фатиха бирүе
13Шуннан соң, кулларын куеп дога кылсын дип, кешеләр Гайсә янына балаларын алып килделәр. Шәкертләре исә аларны шелтәләделәр. 14Әмма Гайсә:
– Балаларга ирек бирегез, аларга яныма килергә комачауламагыз, чөнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде.
15Гайсә аларга кулы белән орынып, Үзенең фатихасын күндерде һәм аннан китеп барды.
Гайсә һәм бер бай
16Бервакыт Гайсә янына бер кеше килеп:
– Остаз, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, мин нинди игелекле эш эшләргә тиеш? – дип сорады.
17– Син игелек хакында ник Миннән сорыйсың? Берәү генә игелекле. Мәңгелек тормышка керәсең килә икән, Аның әмерләрен үтә, – диде Гайсә.
18– Ниндиләрен? – дип сорады тегесе.
– Кеше үтермә, зина кылма, урлашма, ялган шаһитлык бирмә, 19атаң белән анаңны хөрмәт ит#19:18-19 Карагыз: «Чыгыш», 20:12-16; «Канун», 5:16-20. һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат#19:19 Карагыз: «Левиләр», 19:18. , – дип җавап бирде Гайсә.
20– Мин боларны үтәп киләм. Миңа тагын нәрсә җитми? – дип сорады егет.
21– Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә өләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә.
22Егет исә, бу сүзләрне ишеткәч, борчуга төште һәм китеп барды, чөнки ул бик бай иде.
23Ә Гайсә шәкертләренә:
– Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул. 24Тагын сезгә әйтәм: бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк, – диде.
25Шәкертләре, моны ишетеп, бик гаҗәпләнделәр.
– Алай булгач, кем генә котыла алыр соң?! – дип сорадылар алар.
26Гайсә аларга карап:
– Кешеләр өчен мөмкин булмастай эш бу, әмма Аллаһы һәммәсен дә булдыра ала, – диде.
27Шунда Петер Гайсәгә мөрәҗәгать итте:
– Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек. Моның өчен безгә нәрсә була?
28– Сезгә хак сүз әйтәм: бөтен дөнья яңаргач, Адәм Углы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике ыругы белән идарә итәр өчен, унике тәхеткә утырачаксыз. 29Йортларын яки агай-энеләрен, апа-сеңелләрен яки ата-анасын, балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм мәңгелек тормышка ия булачак. 30Әмма беренчеләрнең күбесе соңгылар булыр, соңгылар исә беренчегә чыгар.
Currently Selected:
Маттай 19: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015