YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 12

12
Шимбә хакында сорау
1Бер шимбә көнне Гайсә иген кырлары аша үтеп бара иде. Ачыккан шәкертләре башаклар өзеп ашый башладылар. 2Фарисейлар, моны күреп, Гайсәгә:
– Кара, шәкертләрең шимбә көнне эшләргә ярамаганны эшлиләр! – дип әйттеләр.
3-4– Давыт һәм юлдашлары ачыккач, аның нәрсә эшләгәне хакында укыганыгыз булмадымыни: ул, Изге йортка кереп, Аллаһыга багышланган икмәкләрне ашаган, ә аларны исә һичкемгә – ни аның үзенә, ни кешеләренә, руханилардан башка һичкемгә дә ашарга рөхсәт ителмәгән#12:3-4 Карагыз: «I Патшалар», 21:1-6; «Чыгыш», 25:30. , – дип җавап кайтарды Гайсә. – 5Аллаһы йортында руханиларның шимбә көн канунын бозуларын, әмма моның аларга гаепкә саналмавын Канун китабыннан укымадыгызмы әллә? 6Сезгә әйтәм: монда Аллаһы йортына караганда бөегрәге бар. 7Әгәр сез Аллаһының: «Мин корбаннар түгел, рәхим-шәфкать телим»#12:7 Карагыз: «Һошея», 6:6. дигән сүзләренең мәгънәсен аңласагыз, гаепсезләрне хөкем итмәс идегез. 8Адәм Углы – шимбә көннең Хуҗасы.
Гайсәнең кулы корышкан кешене савыктыруы
9Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде. 10Анда кулы корышкан бер кеше бар иде.
– Шимбә көнне савыктыру рөхсәт ителәме? – дип сорадылар кайберләре Гайсәдән. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде.
11– Арагыздагы берәүнең бердәнбер сарыгы булып, ул сарык шимбә көнне чокырга егылып төшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. – 12Кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә көнне яхшылык эшләү рөхсәт ителә.
13Шуннан соң Ул теге кешегә:
– Кулыңны суз! – диде.
Ул кулын сузды, һәм кулы савыкты. Икенчесе кебек үк исән булды. 14Фарисейлар исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар.
Аллаһының сайланган Хезмәтчесе
15Гайсә, бу хакта белеп, аннан китте. Артыннан күп халык иярде. Ул авыруларның барысын да савыктырды. 16Әмма Үзенең кем булуы хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты. 17Бу вакыйгалар Ишагыйя пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашсын өчен булды:
18«Менә Үзем сайлап алган Хезмәтче,
Минем сөеклем, җанымның шатлыгы.
Мин Аны Рухым белән сугарырмын,
һәм Ул халыкларга гадел хөкемне игълан итәр.
19Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас,
урамнарда тавышын һичкем ишетмәс.
20Гаделлекне җиңүгә ирештергәнче,
чатнаган камышны сындырып төшермәс,
пыскып яткан филтәне сүндермәс.
21Халыклар Аның исеменә өмет багларлар#12:18-21 Карагыз: «Ишагыйя», 42:1-4. ».
Гайсә һәм Белзебул
22Аннары Гайсә янына җен кагылган кешене китерделәр. Ул сукыр һәм телсез иде. Гайсә аны савыктырды, һәм ул сөйләшә, күрә башлады. 23Кешеләр шаккаттылар һәм:
– Давыт Углы була аламы Ул? – дип сорадылар бер-берсеннән.
24Моны фарисейлар ишетеп:
– Җеннәр башлыгы Белзебул ярдәме белән генә Ул җеннәрне куып чыгара, – диделәр.
25Гайсә, аларның уйларын белеп:
– Үз эчендә бүлгәләнгән һәр патшалык җимерелер. Шулай ук үз эчендә бүлгәләнгән шәһәр яки гаилә дә таркалыр. 26Әгәр шайтан шайтанны куып чыгара икән, димәк, үз-үзенә каршы көрәшә. Аның патшалыгы ничек сакланып калыр икән? 27Ә инде Мин Белзебул ярдәме белән җеннәрне куып чыгарам икән, иярченнәрегез кем ярдәмендә куып чыгара соң?! Шул сәбәпле алар сезнең хөкемчегез булыр. 28Ә инде Мин Аллаһы Рухы белән җеннәрне куып чыгарам икән, димәк, сезгә Аллаһы Патшалыгы инде килеп җитте дигән сүз, – диде.
29– Кем көчле кешенең өенә кереп, аның малын талар икән?! Башта ул аны бәйләп куярга тиеш. Бәйләсә генә, ул аның өен талап чыга алыр.
30Минем яклы булмаган – Миңа каршы дигән сүз. Кем Минем белән җыймый, ул тарката. 31Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: кешеләрнең бөтен гөнаһлары һәм көферлеге кичерелер, әмма Аллаһы Рухына каршы көферләнү кичерелмәс. 32Адәм Углына каршы берәр нәрсә әйтүче кичерелер, әмма Изге Рухка каршы берәр нәрсә әйтүче хәзерге заманда да, киләчәктә дә кичерелмәс.
Җимешенә карап, агачы беленә
33Яхшы җимеш китерер өчен, агачның яхшы булуы кирәк. Әгәр агач начар икән, җимешләре дә начар булыр. Җимешенә карап, агачы беленә. 34Елан токымы! Явыз була торып, сез ничек яхшы сөйләшә аласыз? Кеше күңеленнән нәрсә ташыса, телендә дә шул була. 35Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара, ә явыз кешенең явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый. 36Сезгә әйтәм: әйтелгән һәр буш сүз өчен кешеләр кыямәт көнендә хисап тотачак. 37Әйткән сүзләреңә карап, сине акларлар, әйткән сүзләреңә карап хөкем итәрләр.
38Шуннан соң канун белгечләре һәм фарисейлар арасыннан берничәсе Аңа:
– Остаз, без Синең берәр илаһи билге күрсәтүеңне телибез, – дип әйттеләр.
39Ләкин Гайсә аларга:
– Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә, әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс, – дип җавап бирде. – 40Юныс пәйгамбәр диңгез җанварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек#12:40 Карагыз: «Юныс», 2:1. , Адәм Углы да җир куенында өч көн һәм өч төн үткәрер. 41Ниневәлеләр кыямәт көнендә бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләрләр, чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбәгә килгәннәр иде. Ә Мондагы – Юныстан бөегрәк. 42Көньяк патшабикәсе кыямәт көнендә, бу буын кешеләре белән бергә торып, аларны гаепләр, чөнки ул, Сөләйман патшаның зирәк сүзләрен тыңлау өчен, җир читеннән килгән булган#12:42 Карагыз: «III Патшалар», 10:1-10. . Ә Мондагы Сөләйманнан бөегрәк.
43Явыз рух, кешедән чыкканнан соң, сусыз урыннарда үзенә сыеныр урын эзләп йөри, әмма таба алмый. 44Ул: «Элекке йортыма әйләнеп кайтыйм әле», – ди. Кире кайткач, ул аны кешесез, себерелгән һәм җыештырылган хәлдә күрә. 45Аннары ул үзеннән дә явызрак җиде рухны ияртеп кайтып, алар шунда яши башлыйлар. Шуннан әлеге кешенең хәле элеккегә караганда да начарлана. Бу явыз буын белән дә шулай булыр.
Гайсәнең анасы һәм туганнары
46Гайсә халыкка сөйләгәндә, анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сөйләшергә теләделәр. 47Ниндидер бер кеше Гайсәгә:
– Анаң белән энеләрең тышта көтеп торалар. Алар Синең белән сөйләшергә телиләр, – дип әйтте.
48Гайсә исә бу кешегә:
– Кем Минем анам һәм туганнарым кем? – җавап бирде. 49Кулы белән шәкертләренә күрсәтеп:
– Менә Минем анам һәм туганнарым! – дип дәвам итте. – 50Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче кеше Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.

Currently Selected:

Маттай 12: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in