YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 11

11
Гайсәнең Чумдыручы Яхъяга җавабы
1Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә гыйлем биреп һәм вәгазьләп йөрергә дип, аннан китеп барды.
2-3Чумдыручы Яхъя исә, зинданда чакта Мәсихнең кылган гамәлләре хакында ишеткәч, Аңардан: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга шәкертләрен җибәрде. 4Гайсә, аларга җавап биреп:
– Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сөйләгез: 5сукырлар янә күрә, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелә һәм фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. 6Минем хакта кем шикләнми, шул бәхетле, – диде.
7Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады:
– Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме? 8Нәрсә карарга бардыгыз инде сез? Купшы кием кигән кешенеме? Ә бит купшы кием кигәннәр сарайларда яшиләр. 9Ул чакта нәрсә карарга бардыгыз? Пәйгамбәрнеме? Әйе! Мин сезгә әйтәм, ул пәйгамбәрдән дә бөегрәк! 10Изге язмада:
«Менә, Мин алдыңнан
хәбәрчемне җибәрәм,
Синең алдыңнан ул юл әзерләр»#11:10 Карагыз: «Малахи», 3:1. , –
дип язылган сүзләр аның турында.
11Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады. Шуңа карамастан Күкләр Патшалыгында иң кечесе дип хисапланучы да аңардан бөегрәк. 12Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр. 13Барлык пәйгамбәрләр һәм бөтен Канун Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иттеләр, 14әгәр кабул итәргә телисез икән, белегез: ул – килергә тиешле Ильяс. 15Колагы булганнар – ишетсен!
16-17Бүгенге буынны кемгә тиңләп була? Алар:
«Без сезгә күңелле көйләр уйнадык,
ә сез биемәдегез.
Без кайгылы җырлар җырладык,
ә сез кайгырып еламадыгыз», –
дип, базар мәйданында бер-берсенә кычкырып утыручы балаларга охшый. 18Яхъя килде, ашамый да, шәраб та эчми, һәм кешеләр: «Аңа җен кагылган», – диләр. 19Адәм Углы килде. Ул ашый да, эчә дә, ә алар: «Күрегезче, менә бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителә.
Тәүбәгә килмәгән шәһәрләр
20Аннан соң Гайсә могҗизаларының күбесе эшләнгән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады:
21– Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә күрсәтелгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбә итәрләр иде. 22Ләкин сезгә әйтәм, кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. 23Әй, Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшерелерсең. Әгәр синдә кылынган могҗизалар Сәдүмдә эшләнсә, ул хәзерге көнгә кадәр сакланып калган булыр иде. 24Ләкин сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм җиренә сиңа караганда җиңелрәк булыр.
Миңа килегез
25Шунда Гайсә:
– Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! – дип әйтте. – Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, аларны балаларга ачып бирүең өчен, Сиңа шөкрана кылам! 26Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! 27Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Углын Атасыннан башка һичкем белмидер. Атасы да Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкемгә мәгълүм түгелдер.
28Хәлдән тайганнар, авыр йөктән интегүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. 29Камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызга тынычлык табарсыз. 30Камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!

Currently Selected:

Маттай 11: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in