YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 13

13
Чәчүче хакында гыйбрәтле хикәя
1Шул көнне Гайсә, өйдән чыгып, күл ярына барып утырды. 2Аның тирәсенә күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа көймәгә утырырга туры килде, ә бөтен халык яр буенда басып торды. 3Гайсә гыйбрәтле хикәяләр ярдәмендә аларга күп нәрсә хакында сөйләде:
– Менә бер кеше чәчүгә чыккан, ди. 4Чәчкәндә, орлыкларның бер өлеше юл буена төшкән. Кошлар, очып килеп, аларны чүпләп бетергән. 5Икенче бер өлеше аз туфраклы ташлы урынга төшкән. Орлык өстә генә ятканга күрә, бик тиз шытып чыккан. 6Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамырланып өлгермәгәнгә, үсентеләр шиңеп төшкәннәр. 7Орлыкларның башкалары күгәнлеккә төшкән. Күгән куаклары, үсеп, аларны басып киткән. 8Ә башка орлыклар уңдырышлы җиргә төшкән һәм йөзләтә, алтмышлата, утызлата уңыш биргән. 9Колагы булганнар – ишетсен!
10Шәкертләре, Аның янына килеп:
– Син ни өчен халык белән кинаяле хикәяләр ярдәмендә сөйләшәсең? – дип сорадылар.
11– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. – 12Кемдә бар булса, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемдә юк икән, аңардан булганы да тартып алыныр. 13Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сөйлим: алар бит карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин ишетмиләр һәм төшенмиләр. 14Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:
«Ничек кенә тыңласагыз да – аңламассыз,
ничек кенә карасагыз да – күрмәссез,
15чөнки бу халыкның йөрәген май баскан.
Көчкә генә ишетә колаклар,
күзләрен дә алар йомганнар.
Әгәр шулай булмаса,
күзләре белән күрерләр,
колаклары белән ишетерләр иде.
Йөрәкләре белән аңларлар,
Миңа таба борылырлар
һәм Мин аларны савыктырыр идем»#13:14-15 Карагыз: «Ишагыйя», 6:9-10. .
16Ләкин күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетәләр. 17Сезгә хак сүз әйтәм: сез күреп торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез ишетеп торган нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
18Шулай итеп, чәчүче хакындагы гыйбрәтле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз. 19Патшалык хакындагы сүзне ишетүче һәм аңламаучы һәркемнең йөрәгенә чәчелгәнне явыз иблис килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык. 20Ташлы урынга чәчелгән орлык исә – сүзне ишетү белән шатланып кабул итүче кеше ул. 21Әмма аның тамыры булмаганлыктан, түземлеге күпкә җитми. Сүз аркасында авырлыклар яки эзәрлекләүләр башланса, ул бик тиз чигенә. 22Күгәнлеккә чәчелгәне исә – сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлык артыннан куу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми. 23Ә уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны аңлаучы кеше, ул җимеш бирә һәм уңышы йөзләтә, алтмышлата һәм утызлата була.
Тиле бодай хакында гыйбрәтле хикәя
24Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына яхшы орлыгын чәчкән. 25Әмма төнлә, һәммәсе йоклаганда, дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән. 26Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган. 27Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: «Хуҗам, син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең. Тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сораганнар. 28«Бу – дошман эше», – дип җавап биргән хуҗалары. «Теләсәң, без барып утыйк аларны!» – дигәннәр алар. 29Ләкин ул: «Кирәкми, югыйсә утаганда, тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар. 30Анысы да, монысы да урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак өстендә уручыларга әйтермен: „Яндыру өчен, иң элек тиле бодайны җыегыз һәм аларны көлтәләргә бәйләгез, ә игенне келәткә илтеп салыгыз“», – дип әйткән.
Горчица орлыгы һәм ачыткы хакында гыйбрәтле хикәяләр
31Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: бер кеше үз басуына горчица орлыгын чәчкән, ди. 32Ул бөтен орлыклардан да кечкенәрәк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлекләрдән дә биегрәк, агач кебек була. Кошлар, очып килеп, ботаклары арасында оя коралар.
33Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде:
– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын, ачыткы салып, бер капчык#13:33 …бер капчык… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: өч сатон; сатон – сыеклык үлчәү берәмлеге, 7,3 л. Яһүд телендәге төп нөсхәдә «сеа» дип бирелә. оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан камыры бик нык кабарган, ди.
34Боларның барысын Гайсә халыкка кинаяле хикәя итеп сөйләде. Аларга кинаяле хикәясез бернәрсә дә сөйләмәде Ул. 35Бу – пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын өчен булды:
«Авызымны ачып, кинаяле хикәяләр кулланып сөйләрмен,
дөнья яратылган көннәрдән бирле
сер булганнарны игълан итәрмен»#13:35 Карагыз: «Зәбур», 77:2. .
Тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе
36Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә өйгә керде. Шәкертләре янына килеп:
– Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
37– Яхшы орлык чәчүче – Адәм Углы, – диде Гайсә. – 38Басу – дөнья ул, яхшы орлыклар – Патшалык кешеләре, тиле бодай – явыз иблис кешеләре, 39һәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак өсте – дөнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр. 40Тиле бодайны җыеп, утта ничек яндырсалар, дөнья беткәндә дә, шулай булачак. 41Адәм Углы фәрештәләрен җибәрер, алар Аның Патшалыгыннан гөнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен, җыеп, 42янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр. 43Ә тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колагы булганнар – ишетсен!
Яшерелгән хәзинә һәм энҗе хакында гыйбрәтле хикәя
44Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинә тапкан, ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм, шатланып, бөтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган.
45Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзли, ди. 46Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган.
Ятьмәгә эләккән балыклар хакында гыйбрәтле хикәя
47Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар күлдә ятьмә салганнар һәм аңа төрле балыклар эләккән, ди. 48Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, яраксызларын исә читкә ташлаганнар. 49Дөнья беткәндә дә, шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар. 50Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
51Сез боларның барысын да аңладыгызмы?
– Әйе, – дип җавап бирделәр шәкертләре.
52– Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгының шәкерте булып киткән һәр канун белгече үзенең келәтеннән иске әйберләрен дә, яңаларын да чыгаручы йорт хуҗасы белән охшаш.
Гайсәнең Насарада инкяр ителүе
53Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сөйләп бетергәч, Гайсә аннан китте. 54Үз шәһәренә кайткач, Ул кешеләргә гыйбадәтханәдә гыйлем бирде. Тыңлаучыларның һәммәсе таң калды.
– Шундый тирән акыл һәм кодрәтле эшләр Аңарда кайдан икән? – диделәр алар. – 55Ул балта остасының углы түгелме соң?! Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүдә түгелме?! 56Аның бөтен сеңелләре монда яшәмимени?! Шулай булгач, моның барысы Аңа кайдан килгән?
57Һәм Аны кире кактылар.
– Пәйгамбәр һәр җирдә ихтирам ителә, фәкать үз илендә һәм гаиләсендә генә хөрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.
58Алар ышанмаганга күрә, Ул анда кодрәтле эшләрне күп эшләмәде.

Currently Selected:

Маттай 13: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in