YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 1

1
Гайсәнең нәсел шәҗәрәсе
1Ибраһим һәм Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнең нәсел шәҗәрәсе.
2Ибраһим – Исхакның, Исхак – Ягъкубның, Ягъкуб – Яһүдәнең һәм аның агай-энеләренең әтисе, 3Яһүдә – Тамардан туган Перес һәм Зерахның әтисе, Перес – Хесронның, Хесрон – Рамның, 4Рам – Амминадабның, Амминадаб – Нахшонның, Нахшон – Салмонның, 5Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның, 6Ишай Давыт патшаның әтисе иде.
Давыт – Уриянең хатыныннан туган Сөләйманның, 7Сөләйман – Рехабгамның, Рехабгам – Абиянең, Абия – Асаның, 8Аса – Еһошафатның, Еһошафат – Йорамның, Йорам – Уззиянең, 9Уззия – Иотамның, Иотам – Әхәзнең, Әхәз – Хизәкыйянең, 10Хизәкыйя – Менашшеның, Менашше – Амонның, Амон Йошиянең әтисе иде. 11Исраил халкы көчләп Бабилгә күчерелү дәверендә Йошиянең углы Якөнья һәм аның агай-энеләре туды.
12Бабилгә көчләп күчерелгәннән соң, Якөньянең углы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел – Зеруббабелның, 13Зеруббабел – Абиһудның, Абиһуд – Эльякыймның, Эльякыйм – Аззурның, 14Аззур – Садыйкның, Садыйк – Ахимнең, Ахим – Элиудның, 15Элиуд – Элгазарның, Элгазар – Маттанның, Маттан – Ягъкубның, 16Ягъкуб Мәрьямнең ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды.
17Ибраһимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабилгә көчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын һәм Бабилгә күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды.
Гайсәнең тууы
18Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган. 19Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән. 20Әмма ул бу турыда уйлап йөргәндә, төшендә аның янына Раббы фәрештәсе килеп:
– Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Карынында йөрткән баласы Изге Рухтан. 21Ул ир бала тудырачак. Син Аңа Гайсә#1:21 Гайсә – яһүдчә «Ешуа»; бу исемнең мәгънәсе: Раббы коткара. дип исем кушарсың, чөнки Ул Үз халкын гөнаһлардан коткарачак! – диде.
22Болар барысы да Раббының пәйгамбәр аша:
23«Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак.
Аңа Иммануил дип исем кушарлар»#1:23 Карагыз: «Ишагыйя», 7:14. , –
дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды. Иммануил – «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.
24Йосыф йокысыннан уянгач, Раббының фәрештәсе нәрсә кушкан булса, шуны эшләде: ул Мәрьямгә өйләнде. 25Әмма Мәрьям Углын тудырганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.

Currently Selected:

Маттай 1: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy