Гайсә Мәсихнең тууы менә болай булган: анасы Мәрьям Йосыф белән ярәшелгән булган, әмма алар никахлашканчы, Мәрьямнең Изге Рухтан балага узганы ачыкланган. Ире Йосыф исә тәкъва кеше буларак, Мәрьямне оятка калдырмас өчен, ярәшүне яшертен генә өзәргә ниятләгән.