YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 2

2
Йолдызчыларның килүе
1Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимгә килделәр.
2– Яһүдиләрнең яңа туган Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без көнчыгышта Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну өчен сәҗдә кылырга дип килдек.
3Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага төште, аның белән бергә бөтен Иерусалим дә хафаланды. 4Халыкның барлык баш руханиларын һәм канун белгечләрен җыеп, ул алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.
5– Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә, – диделәр алар, – чөнки пәйгамбәр аркылы Аллаһы болай дип әйткән:
6«Син, Яһүдә җирендәге Бәйт-Лехем!
Син Яһүдәнең бөек шәһәрләреннән
һич ким түгелсең,
чөнки синнән Юлбашчы чыгачак.
Ул халкым Исраилнең Көтүчесе булачак»#2:6 Карагыз: «Михә», 5:2. .
7Шуннан соң Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште 8һәм, аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп:
– Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә Аңа сәҗдә кылырга барыр идем, – диде.
9Патшаны тыңлаганнан соң, йолдызчылар юлга чыктылар, һәм көнчыгышта күргән йолдыз алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч туктады. 10Йолдызны күреп, алар шундый шатландылар, шундый сөенделәр! 11Йолдызчылар, өйгә кергәч, Баланы һәм анасы Мәрьямне күрделәр. Бала каршында сәҗдә кылдылар, аннары, хәзинә сандыкларын ачып, Аңа алтын, ладан һәм мирра дигән хуш исле майлар бүләк иттеләр. 12Төшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Мисырга качу
13Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның төшендә күренеп:
– Баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр, шунда кал, чөнки Һируд Баланы табып үтерергә ниятли, – диде.
14Ул, торып, анасы белән Баланы алды да төнлә Мисырга китте. 15Һируд үлгәнче, ул анда калды. Бу исә Раббының пәйгамбәр аша «Мисырдан чакырып алдым Мин Үземнең Углымны»#2:15 Карагыз: «Һошея», 11:1. дигәннәре гамәлгә ашсын өчен булды.
Сабыйларны үтерү
16Үзенең йолдызчылар тарафыннан алданганын күреп, Һируд бик ярсыды. Ул Бәйт-Лехемдәге һәм аның тирәсендәге ике яшьлек һәм шуннан кечерәк ир балаларны үтерергә боерды. Баланың туу вакытын йолдызчылар әйткән сүзләрдән ачыклады. 17Иремия пәйгамбәр аша әйтелгәннәр шулай гамәлгә ашты:
18«Рамаһ шәһәрендә бер тавыш –
ачыргаланып, иңрәп елаган тавыш ишетелә.
Балаларын кызганып Рахилә елый анда,
һичкемнең юатуын теләми,
чөнки инде балалары юк»#2:18 Карагыз: «Иремия», 31:15. .
Мисырдан әйләнеп кайту
19Һируд үлгәннән соң, Мисырда Йосыфның төшендә Раббының фәрештәсе күренеп:
20– Тор, Баланы анасы белән алып, Исраил җиренә әйләнеп кайт. Баланы үтерергә теләүчеләр инде үлделәр, – диде.
21Йосыф торды да, анасы белән Баланы алып, Исраил җиренә китте. 22Әмма Яһүдиядә атасы Һируд урынына Архелай патша идарә итүен ишетеп, Йосыф анда барырга курыкты. Төшендә кисәтү алгач, ул Гәлиләя өлкәсенә китте һәм 23Насара шәһәренә барып урнашты. Пәйгамбәрләр аркылы «Аны „Насаралы“ дип атарлар» дигән сүзләр шулай гамәлгә ашты.

Currently Selected:

Маттай 2: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in