YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 5

5
1Әгәр берәү нинди дә булса эшне күрсә яки шул хакта ишетеп белсә, әмма мәхкәмәдә шаһитлык бирмәсә, шушы гаебе өчен җәзага тартылсын.
2Әгәр кем дә булса нәҗес#5:2 Нәҗес – дини мәгънәдә пычрак, шакшы булу. булган берәр нәрсәгә, нәҗес ерткыч җәнлекнең яисә терлекнең үләксәсенә, яки сөйрәлүче нәҗес хайван үләксәсенә кагылса, үзе шул турыда белмәсә дә, гаепле саналып, нәҗес булыр.
3Әгәр кем дә булса икенче берәүнең ниндидер нәҗеслегенә кагылса һәм шул хакта соңыннан гына белсә, гаепле саналыр.
4Әгәр берәү, уйламыйча, яхшылык яки яманлык кылырга ант итсә һәм моның уйламыйча әйтелгәнен соңыннан гына аңласа, гаепле саналыр.
5Әгәр кеше шушы эшләрнең берсендә гаепле булса, үз гаебен танырга тиеш: 6кылган гаебенә карап, ул, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга вак терлек – сарык яки кәҗә алып килсен, һәм рухани, шул кеше үзенең гөнаһыннан арынсын өчен, корбан китерер.
7Әгәр инде ул кешенең сарык яки кәҗә китерерлек хәле булмаса, үзенең гаебе өчен Раббыга ул ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; аларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр. 8Ул кеше күгәрченнәрне руханига китерсен; рухани ул кошларның гөнаһ йолу өчен дигәненең башын борсын, ләкин муеннан өзмәсен, 9шул корбанның канын мәзбәхнең як-ягына чәчрәтсен, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түксен. Бу – гөнаһ йолу корбаны. 10Икенче күгәрченне рухани, Канунда күрсәтелгән тәртип буенча, тулаем яндыру корбаны итеп китерсен һәм ул кешене кылган гөнаһыннан арындырсын, һәм, шулай итеп, кешенең гөнаһы кичерелер.
11Әгәр инде кылган гөнаһы өчен ул кеше ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерерлек хәлдә булмаса, алар урынына гөнаһ йолу корбаны итеп бер эфа#5:11 Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л. сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен китерсен, әмма аңа зәйтүн мае кушылырга һәм өстенә хуш исле сумала-майлар куелырга тиеш түгел, чөнки бу – гөнаһ йолу корбаны. 12Ул аны руханига китерсен, ә рухани бүләкнең бер өлешен – бер уч он алсын да, Раббыга багышлап, мәзбәхтә, яндыру бүләкләре өстенә салып, бергә яндырсын. Бу – гөнаһ йолу корбаны. 13Рухани, шулай итеп, кешене кылган гөнаһыннан арындырыр, һәм ул кешенең гөнаһы кичерелер. Калган он исә, икмәк бүләге кебек үк, руханига тапшырылсын».
Гаеп йолу корбаны
14Раббы Мусага болай диде:
15– Әгәр берәр кеше, ялгышып, Раббыныкы саналган изге әйбер белән дөрес мөгамәлә итмәсә, гаеп йолу корбаны итеп, Раббыга вак терлектән кимчелексез сарык тәкәсе китерсен. Бу сарык тәкәсенең бәясе көмешләтә, шәкыл#5:15 …шәкыл… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Изге йорт шәкылы. (27:3, 25 тә шул ук мәгънәдә.) белән билгеләнсен. 16Шул кеше изге әйбер өчен түләргә һәм әйбер бәясенең биштән бер өлешен руханига өстәп бирергә тиеш. Әлеге кеше үзенең гаебеннән арынсын өчен, шул сарык тәкәсен рухани корбанга китерер, һәм аның гаебе кичерелер.
17Кем дә булса гөнаһ эшләсә: үзе дә белешмичә, Раббы боерыгына хилафлык кылса, ул, гаепле саналып, җәзага тартылырга тиеш. 18Гөнаһ кылган кеше руханига, гаеп йолу корбаны итеп, вак терлектән кимчелексез һәм билгеле бәядәге сарык тәкәсе китерергә тиеш. Шул рәвешле, рухани, әлеге кеше үзенең белмичә кылган гаебеннән арынсын өчен, корбан китерер, һәм аның гаебе кичерелер. 19Бу – гаеп йолу корбаны, чөнки әлеге кеше Раббы каршында гаепле иде.

Currently Selected:

Левиләр 5: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in