Левиләр 21
21
Руханилар турындагы канун
1Раббы Мусага болай диде:
– Һарун угылларына – руханиларга игълан ит: «Туган-тумачасының мәетенә якынлашып, рухани үзен нәҗесләргә тиеш түгел. 2Ул үзенең якыннарына – ата-анасына, угыл-кызларына, ир туганына 3һәм үзе белән яшәүче, әмма кияүгә чыкмаган кыз туганына гына якынлаша, алар хакына үзен нәҗесли ала. 4Хатынының туганнары дип, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел.
5Рухани үзенең чәчен кырмасын, сакалын кыскартмасын, тәненә җәрәхәтләр ясамасын#21:5 …чәчен кырмасын, сакалын кыскартмасын, тәненә җәрәхәтләр ясамасын… – Кайгы билгесе итеп, үлгән туганнары истәлегенә шулай эшләгәннәр. . 6Рухани үз Алласының изгесе булырга һәм Аллаһы исемен хурламаска тиеш, чөнки Раббыга багышланган яндыру бүләген, ягъни Аллаһының ризыкларын тәкъдим итә ул. Шулай булгач, ул изге булырга тиеш.
7Рухани үзенә хатын итеп азгын фахишәне, шулай ук иреннән аерылган хатынны алмаска тиеш, чөнки рухани – үз Алласының изгесе. 8Аллаһыга ризык тәкъдим иткән руханины изге дип белегез; аларны изге дип хөрмәтләгез, чөнки Мин, сезне изге итүче Аллаһы, изгемен. 9Әгәр руханиның кызы, фәхешлек кылып, үзен нәҗесли икән, ул үзенең атасын хур итә, һәм ул кыз яндырып үтерелергә тиеш.
10Туганнары арасыннан баш рухани итеп сайланган, башына изгеләндерү мае сөртелгән, рухани киемнәре киеп йөргән адәм үзенең чәчләрен тузгытырга һәм киемнәрен ертырга тиеш түгел. 11-12Мәет булган йортка бару өчен, Изге чатырны калдырып китеп, бу рухани чатырны нәҗесләмәсен; хәтта атасы яки анасы үлгән очракта да, ул үзен нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки ул, Алласының изгеләндерү мае белән майланып, Раббыга багышланган. Мин – Раббы. 13Ул бары тик гыйффәтле кызга гына өйләнергә тиеш. 14Тол яки иреннән аерылган яисә азгын фахишәгә өйләнергә тиеш түгел; фәкать үз халкыннан булган гыйффәтле кызга гына өйләнсен. 15Үз халкы арасында ул үзенең нәсел варисларын нәҗесләмәскә тиеш. Мин – Раббы, баш руханины изге итүче».
16Раббы Мусага болай диде:
17– Һарунга әйт: «Гәүдә-сынында кимчелеге булган нәсел варисларыңнан берәү дә, үзенең Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, һичкайчан Аның хозурына килергә тиеш түгел. 18Тән-бәдәнендә кимчелеге булган бер кеше дә – сукыр, аксак, йөзе чалшайган, бер аягы яки кулы озынрак булган, 19аягы яки кулы сынган, 20бөкре, кәрлә, күзенә ак төшкән, кутырлы, корчаңгы, күкәе бозылган, 21рухани Һарунның нәсел варисларыннан тәнендә җитешсезлек булган бер генә кеше дә, Раббыга багышланган яндыру бүләге китерү өчен, Аның янына килергә тиеш түгел. Ул – кимчелекле кеше, шуңа күрә, үз Алласына ризык тәкъдим итәргә дип, Аның янына килмәсен. 22Андый кеше Аллаһының ризыгын – Аңа китерелгән изге вә иң изгеләрдән саналган бүләкләрне ашый ала, 23әмма чатыр эчендәге пәрдә янына яки мәзбәхкә якынаерга тиеш түгел, чөнки ул – кимчелекле. Андый кеше Минем изге урынымны нәҗесләргә тиеш түгел. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче».
24Муса боларны Һарунга, аның угылларына һәм барча исраилиләргә игълан итте.
Currently Selected:
Левиләр 21: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015