Левиләр 22
22
Изге ризык турындагы канун
1Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
2– Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Сез исраилиләрнең Миңа багышланган изге ризыклары белән сак эш итәргә һәм шул изге ризыклар аркылы Минем изге исемемне хур итмәскә тиеш. Мин – Раббы».
3Аларга әйт: «Әгәр сезнең нәсел варисларыннан киләчәктә берәү, нәҗес була торып, исраилиләрнең Раббыга багышланган изге ризыкларына якыная икән, ул кеше Минем күз алдымнан юк ителәчәк. Мин – Раббы.
4-6Һарунның нәсел варисларыннан берәрсендә йогышлы тире авыруы булса яисә бүлендеге килсә, нәҗеслектән арынмыйча, изге ризыкны ашамасын. Әгәр аларның берәрсе мәеткә яисә мәние аккан кеше нәҗесләгән әйбергә кагылса, нәҗес берәр сөйрәлүче хайванга яки нәҗес кешегә (әлеге кешенең нәҗесләнү сәбәбе нинди булса да) кагылса, ул кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр; тәнен юганчы, ул кеше изге ризыкны ашарга тиеш түгел. 7Ә кояш батканнан соң, ул чиста булыр; китерелгән изге ризыкны шул чакта әлеге кеше ашый алыр, чөнки бу – аның ризыгы. 8Ул, нәҗесләнмәс өчен, үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен ашарга тиеш түгел. Мин – Раббы.
9Руханилар Минем күрсәтмәләрне үтәргә тиеш; югыйсә алар, күрсәтмәләрне санга сукмауда гаепләнеп, һәлак булырлар. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче.
10Китерелгән изге ризыкны рухани гаиләсеннән тыш бер генә кеше дә ашарга тиеш түгел, хәтта руханиның кунагы да, руханиның ялчысы да изге ризыкны ашарга тиеш түгел. 11Әгәр рухани акчага кол сатып ала яки ул кол аның гаиләсендә туа икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала. 12Әгәр руханиның кызы рухани булмаган кешегә кияүгә чыга икән, ул кыз инде изге ризыкны ашарга тиеш түгел. 13Ә инде руханиның кызы баласыз килеш тол калса яки иреннән аерылса һәм, яшь чагындагы кебек, атасының өендә яңадан яши башласа, ул кыз үз атасының ризыгын ашый ала. Башка бер генә ят кеше дә изге ризыкны ашарга тиеш түгел.
14Кем дә булса ялгышлык белән изге ризыкны ашый икән, ул кеше изге ризыкның бәясен руханига кайтарып бирергә һәм шуның биштән бер өлешен өстәп түләргә тиеш. 15Руханилар Исраил халкы Раббыга китергән изге ризыкларның нәҗесләнүенә юл куярга тиеш түгел. 16Рөхсәте булмаган кеше ул ризыкны ашамасын, югыйсә, гаепле булып, җәзага тартылыр. Мин – Раббы, ул ризыкларны изге итүче».
Корбан китерергә яраклы хайваннар
17Раббы Мусага болай диде:
18– Һарунга, аның угылларына һәм барлык исраилиләргә игълан ит: «Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе әйткән нәзере буенча яки ихтыяри рәвештә Раббыга тулаем яндыру корбаны китерә икән, 19Аллаһы корбанны кабул итсен өчен, ул корбан кимчелексез эре терлек, сарык яки кәҗә тәкәсе булырга тиеш. 20Кимчелеге булган бер хайванны да китермәгез, чөнки андый корбан сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул ителмәс. 21Әгәр берәү, нәзерен үтәү өчен, яки ихтыяри рәвештә, татулык корбаны итеп, Раббыга эре яки вак терлек бүләк итә икән, ул корбан, Аллаһы аны кабул кылсын өчен, кимчелексез булырга тиеш. 22Сукыр, гарип, имгәнгән, җәрәхәтле, кутырлы яки корчаңгы хайванны Раббыга китермәгез – андый кимчелекле хайваннарны, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, мәзбәхкә салмагыз. 23Бер аягы озынрак яки кыскарак булган сыер яисә сарыкны ихтыяри корбан итеп тәкъдим итәргә мөмкин; әмма андый хайван нәзерне үтәү өчен корбанлыкка тәкъдим ителсә, Раббы аны кабул кылмас. 24Күкәе сытылган, бозылган, өзелгән яки киселгән хайванны Раббыга китермәгез. Илегездә моны эшләргә юл куймагыз. 25Чит халыклардан алынган шундый кимчелекле хайваннарны үзегезнең Аллагызга ризык бүләге итеп тәкъдим итмәгез; андый хайваннар сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул ителмәс, чөнки алар имгәнгән яисә кимчелекледер».
26Раббы Мусага болай диде:
27– Бозау, бәрән яисә кәҗә бәтие туа икән, җиде көн дәвамында анасы янында булсын, ә сигезенче көннән Раббыга багышланган яндыру бүләге өчен яраклы саналыр. 28Әмма сыерны бозавы белән яки сарыкны бәрәне белән бер үк көнне чалмагыз. 29Раббыга рәхмәт бүләге тәкъдим итәсез икән, бу корбан сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул ителсен дип китерегез. 30Андый корбанның ите шул ук көнне ашалырга тиеш; ул корбанның итен иртәнгә калдырмагыз. Мин – Раббы.
31Минем боерыкларымны тайпылышсыз үтәгез. Мин – Раббы. 32Минем изге исемемне хур итмәгез; исраилиләр Минем изгелегемне танырга тиеш. Мин – Раббы, сезне изге итүче. 33Сезнең Аллагыз булу өчен, Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым. Мин – Раббы.
Currently Selected:
Левиләр 22: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015