Левиләр 19
19
Дини һәм әхлакый тормыш турындагы кагыйдә
1Раббы Мусага болай диде:
2– Барча Исраил халкына игълан ит: «Изге булыгыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, изгемен. 3Сезнең һәркайсыгыз үзенең ата-анасына хөрмәт күрсәтергә һәм Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
4Сыннарга табынмагыз һәм үзегезгә коелма потлар ясамагыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
5Әгәр Раббыга татулык корбаны тәкъдим итәсез икән, бу корбан сезнең хакка Раббы тарафыннан кабул кылынсын дип китерегез. 6Корбанның ите корбан китерелгән көнне яки икенче көнне ашалып бетсен, ә өченче көнгә калганы утта яндырылырга тиеш. 7Әгәр кем дә булса аны өченче көнне ашый икән, Мин бу корбанны кабул итмәячәкмен, бу – нәҗес ит. 8Аны ашаучы җәзага тартылырга тиеш, чөнки Раббының изге әйберен нәҗесләде ул; андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
9Иген кырыгызда уңыш җыйган вакытта, басуның читенә кадәр җиткереп урмагыз һәм урганнан калган башакларны да җыймагыз. 10Бакчагыздагы йөземне дә соңгы җимешенә кадәр җыймагыз һәм җиргә коелганнарын да алмагыз: аларны фәкыйрьләргә һәм килмешәкләргә калдырыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
11Урлашмагыз, ялганламагыз, иптәшегезне алдамагыз. 12Минем исемем белән ялган антлар биреп, Аллагызның исемен хурламагыз. Мин – Раббы.
13Якыныңны рәнҗетмә һәм талама. Ялчыңа хезмәт хакын түләүне икенче көнгә калдырма. 14Чукракка яман телләнмә; абынсын дип, сукыр кешенең аягы астына әйбер куйма. Аллаңнан куркып, Аны хөрмәт ит. Мин – Раббы.
15Хөкем чыгарганда, хаксызлык кылма; фәкыйрьгә ярарга тырышма, байны башкалардан өстен куйма; якыныңны гадел хөкем ит. 16Үз халкың арасында гайбәт сатып йөрмә. Якыныңның тормышын куркыныч астына куйма. Мин – Раббы.
17Туганыңа карата күңелеңдә дошманлык саклама; якыныңның гөнаһлары өчен җавап тотмас өчен, шелтәңне аңа ачыктан-ачык белдер. 18Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат. Мин – Раббы.
19Минем кагыйдәләремне саклагыз: үзегезнең йорт хайваныгызны башка токым хайван белән кушылдырмагыз; бер кырга ике төрле үсемлек орлыгы чәчмәгез; ике төрле тукымадан тегелгән кием кимәгез.
20Әгәр ир кеше башка иргә ярәшелгән кол хатын-кыз белән якынлык кылса, һәм ул җария әлегә кадәр сатып алынмаган яки әле азат ителмәгән булса, алар җәзага тартылырга тиеш, әмма үлем җәзасына түгел, чөнки хатын азат түгел, ул җария генә. 21Әлеге ир кеше Раббыга, гаеп йолу корбаны итеп, Очрашу чатыры алдына сарык тәкәсе алып килергә тиеш. 22Һәм рухани, ул кеше үзенең гөнаһыннан арынсын өчен, Раббы алдында гаеп йолу корбаны булган сарык тәкәсен тәкъдим итәр, һәм бу кешенең гөнаһы кичерелер.
23Кәнган җиренә килгәч, җимеш бирә торган нинди дә булса агач утыртсагыз, беренче өч ел дәвамында аның җимешләрен ашамагыз; шул өч елда җимешләре ашарга яраклы түгел дип исәпләгез – аларны ашамагыз. 24Дүртенче елда җимешләр, изге саналып, рәхмәт бүләге буларак, Раббыга багышланыр. 25Бишенче елда исә сез аның җимешләрен ашый аласыз; шулай итеп, сезнең уңышыгыз артканнан-арта барыр. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
26Бернинди итне дә каны белән ашамагыз; күрәзәлек итмәгез, сихер белән шөгыльләнмәгез. 27Чигә чәчегезне кырмагыз, сакалыгызның кырыйларын кыркып бозмагыз. 28Үлгән кеше истәлегенә тәнегезгә бернинди яра да, тамга да ясамагыз. Мин – Раббы.
29Кызларыгызны фәхешлек кылырга мәҗбүрләмәгез – аларны нәҗесләмәгез, югыйсә җир йөзе фәхешлек һәм бозыклык белән тулачак.
30Минем шимбә көннәремне билгеләп үтегез һәм Минем изге урынымны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
31Әрвахларның рухын чакыручыларга мөрәҗәгать итмәгез, сихерчеләргә йөрмәгез, югыйсә алар сезне нәҗесләячәк. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
32Чәчләре чаларган өлкәннәр алдында урыныгыздан торыгыз, карт кешегә хөрмәт күрсәтегез. Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итегез. Мин – Раббы.
33Сезнең җирдә яшәүче килмешәкне җәберләмәгез. 34Аны җирле кеше дип исәпләгез һәм үзегезне яраткан кебек яратыгыз, чөнки сез үзегез дә Мисырда килмешәк идегез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз.
35Озынлык, авырлык һәм күләмне үлчәгәндә, гадел булыгыз. 36Үлчәүләрегез, герләрегез һәм башка үлчәү әсбапларыгыз дөрес булырга тиеш. Мин – сезне Мисырдан алып чыккан Раббы Аллагыз.
37Минем барлык кагыйдәләремне һәм кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылыгыз. Мин – Раббы».
Currently Selected:
Левиләр 19: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: