Левиләр 18
18
Канунсыз якынлык кылуны тыю
1Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
2– Исраилиләргә игълан ит: «Мин – сезнең Раббы Аллагыз. 3Әүвәле үзегез яшәгән Мисыр җирендәге гадәтләрне, Мин сезне алып барачак Кәнган җирендәге гадәтләрне кабатламагыз, аларның йолалары буенча яшәмәгез. 4Минем кануннарымны һәм кагыйдәләремне саклап, шулар белән гамәл кылыгыз. Мин – сезнең Раббы Аллагыз. 5Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны җиренә җиткереп үтәгез, аларны үтәгән кеше тереклек итәчәк. Мин – Раббы.
6Сезнең арадан берәү дә үзенең кыз кардәше белән якынлык кылырга тиеш түгел. Мин – Раббы. 7Анаң белән якынлык кылып, үз атаңны хурлыкка төшермә. Ул – синең анаң, аның белән якынлык кылма. 8Үги анаң белән якынлык кылма – атаңны хурлыкка төшермә. 9Үзеңнең кыз кардәшең, ягъни атаңның кызы белән дә, анаңның кызы белән дә якынлык кылма. Син яшәгән өйдә туу-тумавына карамастан, кыз кардәшең белән якынлык кылма. 10Кыз оныгың белән якынлык кылма – үзеңне хурлыкка төшермә. 11Атаңның кызы – аның хатынының кызы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең кыз кардәшең. 12Атаңның кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең атаңның кан кардәше. 13Анаңның кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең анаңның кан кардәше. 14Атаңның бертуган абыйсын хурлыкка төшермә: аның хатынына якынаеп, аның белән якынлык кылма, чөнки ул – синең якын апаң. 15Үз киленең белән якынлык кылма. Ул – синең углыңның хатыны, аның белән якынлык кылма. 16Бертуганыңны хурлыкка төшермә: аның хатыны белән якынлык кылма. 17Хатын алсаң, аның кызы яки кыз оныгы белән якынлык кылма: алар хатыныңның кан кардәшләре; бу – бозыклык. 18Хатының исән икән, аңа көндәш итеп бертуган сеңлесен хатын итеп алма һәм аның белән якынлык кылма.
19Хатыныңның күрем килү вакытында, аңа якынаеп, аның белән якынлык кылма. 20Иптәшеңнең хатыны белән якынлык кылма, юкса бу сине нәҗесләячәк. 21Балаларыңның берсен дә Молых илаһына багышлап корбан итмә, шуның белән Аллаңның исемен хур итмә. Мин – Раббы. 22Хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, ир-ат белән якынлык кылма; бу – кабахәтлек. 23Нинди дә булса хайван белән якынлык кылма, шуның белән үзеңне нәҗесләмә. Хатын-кыз да, хайван янына килеп, аның белән якынлык кылырга тиеш түгел; бу – кабахәтлек.
24Мондый эшләр белән үзегезне нәҗесләмәгез, чөнки яныгыздан Мин куып җибәрәчәк халыклар моңарчы шундый эшләре белән үзләрен нәҗесләде инде. 25Хәтта җирләре дә нәҗесләнде; шуңа күрә Мин халкының гөнаһы өчен җирне җәзаладым, һәм ул үзендә яшәүчеләрне читкә какты. 26Ә сез Минем кагыйдәләремне һәм кануннарымны сакларга тиеш. Сез – җирле кешеләр дә, сезнең арагызда яшәүче килмешәкләр дә – мондый кабахәтлекләрне эшләргә тиеш түгел. 27Чөнки мондый кабахәтлекләрне шушы җирдә яшәүчеләр эшләделәр инде, һәм шуның нәтиҗәсендә җирләре дә нәҗесләнде. 28Әгәр шушы җирне нәҗесләсәгез, ул, сездән элек яшәгән халыкларны үзеннән кире каккан кебек, сезне дә кире кагачак. 29Әгәр кем дә булса берәү мондый кабахәтлекләрне эшли икән, ул кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
30Шуңа күрә Минем күрсәтмәләремне үтәгез, бу җирдә сездән элек яшәгәннәрнең кабахәтлекләрен кабатламагыз һәм шулар белән үзегезне нәҗесләмәгез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».
Currently Selected:
Левиләр 18: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015

: