YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 20

20
Кылган гөнаһлар өчен бирелгән җәза
1Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә игълан ит: «Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе үзенең баласын Молых илаһына корбанга китерә икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга тиеш – Исраил халкы аны таш атып үтерсен. 3Андый кешегә Мин карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен, чөнки ул, үзенең баласын Молых илаһына биреп, Минем изге урынымны нәҗесли һәм Минем изге исемемне хур итә. 4Әгәр үзенең баласын Молых илаһына тапшырган андый кешене халык игътибарсыз калдырса – аны юк итмәсә, 5Мин андый кешегә дә, аның гаиләсенә дә карашымны юнәлтермен – аларны үз халкыннан читләштерермен; шулай ук, Миңа тугры булмыйча, Молых илаһына табынган кешегә иярүчеләрне дә читләштерермен.
6Әгәр берәү, Миңа тугры булмыйча, әрвахларның рухын чакыручыларга һәм сихерчеләргә мөрәҗәгать итә икән, Мин андый кешегә карашымны юнәлтермен – аны үз халкыннан читләштерермен.
7Үзегезне изгелектә тотыгыз, изге булыгыз, чөнки Мин – сезнең Раббы Аллагыз. 8Минем кагыйдәләремне саклагыз һәм үтәгез. Мин – Раббы, сезне изге итүче.
9Үз атасына яки анасына яман телле булган һәркем үлемгә тапшырылырга тиеш, чөнки андый кеше атасына яки анасына яман сүзләр әйтте; үлемендә ул үзе гаепле була.
10Кем дә булса якынының хатыны белән зина кылса, зина кылучы ир кеше дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш. 11Кем дә булса атасының хатыны белән якынлык кылса, ул үзенең атасын хур итә; ул ир дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар. 12Әгәр дә берәү үзенең килене белән якынлык кылса, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш. Алар кабахәтлек эшлиләр; үз үлемендә үзләре гаепле булалар. 13Әгәр берәр ир-ат, хатын-кыз белән якынлык кылган кебек, икенче ир белән якынлык кылса, кабахәтлек эшләгәнгә, алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар. 14Әгәр нинди дә булса ир үз хатыны өстенә аның анасын да хатын итеп ала икән, бу – бозыклык; сезнең арагызда бозыклыклар булмасын өчен, ул ир дә, әлеге хатыннар да яндырып үтерелсен. 15Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлемгә тапшырылырга, хайван да үтерелергә тиеш. 16Әгәр берәр хатын нинди дә булса хайван белән якынлык кыла икән, хатын да, хайван да үтерелергә тиеш; алар икесе дә үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар. 17Әгәр ир кеше кыз туганын – атасының яки анасының кызын – хатынлыкка алса һәм аның белән якынлык кылса, бу – хурлык; алар үз халкының күз алдыннан читләштерелергә тиеш. Үзенең кыз туганын хур иткән андый кеше җәзага тартылсын. 18Әгәр берәр кеше күрем күрүче хатын-кыз белән якынлык кылса, алар икесе дә нәҗеслектән арыну канунын бозган булып исәпләнә, һәм алар икесе дә халыктан читләштерелергә тиеш. 19Анаңның да, атаңның да кыз туганы белән якынлык кылма, чөнки алай эшләгән кеше үзенең кан кардәшен хур итә; андый ир дә, хатын да җәзага тартылсын. 20Кем дә булса туган абыйсының хатыны белән якынлык кыла икән, ул кеше үзенең абыйсын мәсхәрә итә; андый ир дә, хатын да гөнаһ кылуда гаепле була; алар баласыз килеш үлеп китәрләр. 21Әгәр кем дә булса бертуганының хатынын ала икән, бу – нәҗеслек; андый кеше үзенең бертуганын хур итә; ул ир дә, хатын да бала тудырмаслар.
22Минем барлык кагыйдәләремне вә кануннарымны саклап, шулар буенча гамәл кылсагыз, Мин алып барачак җир сезне кире какмас. 23Арагыздан Мин куып җибәрәчәк халыкларның гадәтләрен кабатламагыз. Шушы кабахәтлекләрне эшләгәнгә күрә, Минем өчен алар җирәнгечтер. 24Сезгә исә Мин шуны әйтәм: „Сез аларның җирләрен биләрсез; сөт вә бал агып торган ул җирне Мин сезгә биләмә итеп бирермен“. Мин – Раббы Аллагыз, Мин сезне барлык башка халыклардан аерып алдым.
25Чиста хайванны, чиста кошны чиста булмаганнан аера белегез. Мин сезгә әйткән чиста булмаган хайваннар, кошлар һәм сөйрәлүчеләр белән үзегезне нәҗесләмәгез. 26Минем алда изге булыгыз, чөнки Мин, Раббы, изгемен. Мин сезне Үзем өчен башка халыклардан аерып алдым.
27Әрвахларның рухын чакыручы, сихерче ир-ат яки хатын-кыз үлем җәзасына тартылырга тиеш – аларны таш атып үтерегез; үлемнәрендә алар үзләре гаепле».

Currently Selected:

Левиләр 20: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in