YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 17

17
Изге чатырдан читтә корбан чалуны һәм кан ашауны тыю
1Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:
2– Һарунга, аның угылларына һәм барлык исраилиләргә игълан ит: «Раббы менә шундый әмер бирде: 3-4Исраил халкы арасыннан кем дә булса станда яки станнан читтә сыер, сарык яисә кәҗә чала икән һәм аны Очрашу чатыры алдына, Раббы чатыры каршына Раббыга корбан итеп китерми икән, ул кеше кан коюда гаепләнсен. Андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш, чөнки ул – кан түгүче. 5Шуның өчен исраилиләр үз корбаннарын, яланда чалмыйча, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына, руханига китерсеннәр һәм татулык корбаны итеп тәкъдим итсеннәр. 6Ә рухани исә канны Очрашу чатыры алдындагы Раббы мәзбәхенә чәчрәтсен һәм, хуш исен Раббы алдында чыгарырлык итеп, майны яндырсын. 7Моннан ары исраилиләр үзләренең корбаннарын кәҗә кыяфәтендәге потларга китермәскә – Раббыга хыянәт итмәскә тиешләр. Бу – аларга һәм аларның киләчәк буыннарына мәңгелек кагыйдә».
8-9Аларга тагын шуны игълан ит: «Исраилиләрнең яисә алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе тулаем яндыру корбаны яки башка бүләк китерсә, әмма моны, Раббыга корбан китергәндәй, Очрашу чатыры алдында эшләмәсә, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
10Әгәр исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе кан ашый икән, Мин андый кешегә каршы чыгачакмын һәм аны үз халкыннан читләштерәчәкмен. 11Чөнки һәр тәннең җаны – канында. Шуңа күрә Мин, сезнең җаннарыгыз гөнаһтан арынсын өчен, канны мәзбәхкә китерергә куштым – кан җанны гөнаһтан арындыра. 12Менә шуның өчен Мин исраилиләргә болай дидем: „Сез үзегез дә, арагызда яшәүче килмешәкләр дә кан ашарга тиеш түгел“.
13Исраилиләрнең яки алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе ау вакытында ашарга яраклы хайван яки кош тота икән, ул аның канын агызып бетерергә һәм канны туфрак белән күмәргә тиеш. 14Чөнки һәр тәннең җаны – канында. Менә шуның өчен Мин исраилиләргә: „Һичнинди тәннең канын ашамагыз, чөнки һәр тәннең җаны – канында, – дидем, – кан ашаган һәр кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш“.
15Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен ашаган теләсә кем – җирле кешеме ул яисә килмешәкме – киемнәрен дә юарга, үзе дә юынырга тиеш, һәм ул кичкә кадәр нәҗес саналыр, шуннан соң чиста булыр. 16Әлеге кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юмаса, җәзага тартылырга тиеш».

Currently Selected:

Левиләр 17: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in