Левиләр 11
11
Чиста һәм нәҗес хайваннар
1Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
2– Исраилиләргә игълан итегез: «Җир йөзендәге барлык хайваннардан сезгә ашарга яраклылары#11:2 …ашарга яраклылары… – Үсемлек белән тукланучы хайваннар – ашарга яраклы, ә ит белән тукланучы хайваннар ашарга яраксыз дип санала. («Яратылыш», 1:30 һәм 9:3 буенча, Раббы хайваннарга азык итеп үсемлек кенә биргән.) түбәндәгеләр: 3аеры тояклы күшәүче теләсә нинди хайван. 4Аеры тояклы, ләкин күшәмәүче, яисә күшәүче, әмма аеры тояклы булмаган хайванның итен ашарга ярамый. Дөя күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм. 5Шулай ук кушаяк, күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм. 6Куян, күшәсә дә, аеры тояклы түгел, сезнең өчен ул хәрәм. 7Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул хәрәм. 8Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз, сезнең өчен алар хәрәм.
9Диңгез вә елга суларында канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз. 10Диңгезләрдә, елгаларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез җан ияләре – суда мыжлап торган хәшәрәт яисә башка тереклек ияләре сезнең өчен хәрәм. 11Болар сезнең өчен хәрәм: аларның итен ашамагыз; үләксәләрен дә хәрәм санагыз. 12Суда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез хайваннарның барысы да сезнең өчен хәрәм.
13-19Кошлардан түбәндәгеләре сезнең өчен хәрәм: бөркет, гриф, диңгез бөркете, тилгән, лачынның һәр төре, козгынның һәр төре, тәвә кошы, ябалак, акчарлак, карчыганың һәр төре, байгыш, балык аулаучы, ибис, ак ябалак, чүл ябалагы, сип, ләкләк, челән һәм аның һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. Аларны ашарга ярамый.
20Дүрт аякланып йөрүче канатлы бөҗәкләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм. 21Әмма җир өстендә сикереп йөрү өчен җайланган аяклары, канатлары булган бөҗәкләрне ашарга мөмкин. 22Зур саранчаның, кечкенә саранчаның, чикерткәнең һәм шөрчекнең һәр төрен ашарга ярый. 23Дүрт аягы, канаты булган башка бөҗәкләр сезнең өчен хәрәм.
24Түбәндәге хайваннарның үләксәсенә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. 25Аларның үләксәсенә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр. 26Тояклары аерылмаган яки күшәмәүче теләсә кайсы хайван сезнең өчен нәҗес; аларның үләксәсенә кагылган һәркем нәҗес булыр. 27Дүрт тәпиле барлык җанварлар сезнең өчен хәрәм; аларның үләксәләренә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. 28Аларның үләксәләренә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр. Болар барысы да сезнең өчен хәрәм.
29-30Сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары менә болар: сукыр тычкан, тычкан, кәлтәнең һәр төре. 31Барлык сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары әнә шулар. Аларның үләксәләренә кагылган теләсә кем кичкә кадәр нәҗес булыр. 32Әгәр бу хайваннардан берәрсе, үлеп, нинди дә булса эштә кулланыла торган агач әйбергә, чүпрәк-чапракка, тирегә яки капчыкка төшсә, шулар барысы да нәҗес булыр, һәм аларны суга салырга кирәк, алар кичкә кадәр нәҗес калыр, шуннан соң чистарыр. 33Шулардан берәрсенең үләксәсе балчык савыт эченә төшсә, савыт эчендәге әйбер нәҗес саналыр, ә ул савытны ватарга кирәк. 34Әгәр ашарга яраклы берәр ризык өстенә шул савыттан су салынса, ул ризык нәҗес саналыр, һәм андый савыт эчендәге һәртөрле эчемлек тә нәҗес булыр. 35Җанварның үләксәсе төшкән бар нәрсә нәҗес булыр; мичкә яки учакка төшкән булса, аларны җимерегез. Алар сезнең өчен нәҗес, аларны нәҗес исәпләгез. 36Үләксә төшкән чишмә яки су саклау урыны гына үзенең чисталыгын җуймас, әмма үләксәгә кагылган һәркем нәҗес саналыр. 37Үләксәнең нинди дә булса өлеше чәчүлек орлыгы өстенә төшсә, ул орлык чисталыгын җуймас. 38Ә инде бүрттерергә салынган орлык өстенә төшсә, ул орлык сезнең өчен нәҗес булыр.
39Ашарга яраклы берәр хайван үлсә, аның үләксәсенә кагылган кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр. 40Әлеге хайванның итен ашаган кеше үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр; хайван үләксәсенә кагылган кеше дә үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
41Сөйрәлүчеләрнең һәммәсе сезнең өчен хәрәм, аларны ашарга ярамый. 42Сөйрәлүчеләрнең – шуышып йөрүчеме ул, дүрт яки күбаяклымы – берсен дә ашамагыз, чөнки алар хәрәм. 43Бернинди сөйрәлүче белән дә үзегезне нәҗесләмәгез – алар сезне пычратмасын. 44Мин – сезнең Раббы Аллагыз; үзегезне изгеләндерегез һәм изге булыгыз, чөнки Мин изге; сөйрәлүчеләр белән үзегезне пычратмагыз. 45Сезнең Аллагыз булыр өчен, сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы – Миндер, шулай булгач, изге булыгыз, чөнки Мин изге.
46Хайваннар, кошлар, суда яшәүчеләр һәм сөйрәлүчеләр хакындагы канун әнә шундый. 47Нәҗесне – чистадан, ашарга яраклы хайванны ашарга ярамаганнан аерырга тиеш сез».
Currently Selected:
Левиләр 11: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015