Левиләр 12
12
Бала тудыру турындагы канун
1Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә игълан ит: «Әгәр берәр хатын, балага узып, ир бала тудырса, ул хатын, күрем вакытындагы кебек, җиде көн нәҗес булыр. 3Ир баланы сигезенче көндә сөннәткә утыртырга кирәк; 4ә хатын-кыз, кан килүдән чистарынганчы, утыз өч көн дәвамында һичнинди изге нәрсәгә кагылмаска, Изге чатырга кермәскә тиеш.
5Кыз бала тудыручы хатын, күрем вакытындагы кебек, ике атна нәҗес булыр; алтмыш алты көн узып, кан килү тукталганнан соң гына, пакь саналыр. 6Ир яки кыз бала тапканнан соң, чистарыну көннәре тәмамлангач, ул хатын, тулаем яндыру корбаны өчен бер яшьлек бәрән һәм гөнаһ йолу корбаны өчен бала күгәрчен яки урман күгәрчене алып, Очрашу чатыры алдына руханига китерсен. 7Рухани, шул корбаннарны Раббыга китереп, хатынны кан килү нәҗеслегеннән арындырыр, һәм ул хатын пакь булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын өчен канун әнә шундый.
8Әгәр дә хатынның бәрән алып килерлек хәле булмаса, берсен – тулаем яндыру корбаны, ә икенчесен гөнаһ йолу корбаны итеп, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен. Рухани аны нәҗеслегеннән арындырыр, һәм хатын, шулай итеп, пакь булыр».
Currently Selected:
Левиләр 12: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015