YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 40

40
Йосыфның шәрабчы белән икмәкче күргән төшләрне юравы
1Бу вакыйгалардан соң бервакыт Мисыр патшасының шәрабчысы белән икмәкчесе үзләренең хуҗалары алдында гаепле булдылар. 2Шунлыктан фиргавеннең шул сарай хезмәтчеләренә – баш шәрабчы белән баш икмәкчегә – бик тә нык ачуы чыкты, 3һәм ул аларны сак астына алдырды: үзенең җансакчылар башлыгы өе карамагындагы, Йосыф яткан зинданга ябарга кушты. 4Җансакчылар башлыгы бу ике тоткынга хезмәт күрсәтү вазифасын Йосыфка йөкләде. Алар шулай берникадәр вакыт сак астында бергә булдылар. 5Мисыр патшасының зинданга ябылган әлеге шәрабчысы белән икмәкчесе һәр икесе бер төндә үзенә аерым мәгънәдәге төш күрделәр. 6Иртән Йосыф, алар янына кергәч, боларның бик нык аптырашка калуын күрде. 7Шуннан Йосыф үзенең хуҗасы Потифар өе зинданында үзе белән бергә тоткынлык кичерүче бу ике фиргавен сарае түрәсеннән:
– Бүген сезнең нигә чырайларыгыз бик боек? – дип сорады.
8Алар әйттеләр:
– Без төш күрдек, тик төшләребезне юраучы кеше генә юк, – диделәр.
Йосыф:
– Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?! – диде. – Миңа сөйләгезче!
9Баш шәрабчы күргән төшен Йосыфка сөйләп әйтте:
– Төшемдә мин бер йөзем агачы күрдем. 10Аның өч ботагы бар иде. Агач үсеп чәчәк атты, аннары тәлгәш-тәлгәш җимешләр өлгерде. 11Мин фиргавеннең касәсен кулыма тотканмын имеш. Агачтан йөзем тәлгәшен алып касәгә сыктым да касәне фиргавенгә бирдем.
12Йосыф шәрабчының төшен юрап әйтте:
– Төшеңнең тәгъбире болайдыр: өч ботак – өч көн ул; 13өч көннән фиргавен сине югары күтәрәчәк – элеккеге урыныңа кире кайтарачак. Электә фиргавеннең шәрабчысы булгандагы кебек, син янә фиргавен касәсен аның кулына биреп тора башлаячаксың. 14Тик сиңа бер үтенеч! Эшләрең җайлангач, мине дә хәтереңә төшер: игелек күрсәтеп, минем хакта фиргавенгә сүз җиткер һәм мине бу йорттан чыгарырга булыш. 15Мин – гыйбриләр иленнән урлап кителгән кеше! Мин бу илдә дә зинданга ябып куярдай бернинди яман эш эшләмәдем!
16Баш икмәкче, Йосыфның төшне яхшы юравын күреп, аңа:
– Мин дә бер төш күрдем, – диде. – Баш түбәмә өсте-өстенә өч үрмә кәрзин куйганмын имеш. 17Иң өстәге кәрзиндә фиргавен өчен төрле нигъмәтләр, икмәкче пешергән ризыклар. Менә шул ризыкларны башым өстендәге кәрзиннән, чукып-чукып, кошлар алып китәләр иде.
18Йосыф икмәкчегә җавап биреп әйтте:
– Төшнең тәгъбире болай: өч кәрзин – өч көн ул; 19өч көннән фиргавен сине дә югары күтәрәчәк – сине агачка асып куячак, күк кошлары исә, чукып-чукып, синең тәнеңдәге итне ашаячаклар.
20Өч көннән, үзенең туган көнендә, фиргавен барлык сарай түрәләре өчен зур мәҗлес җыйды һәм алар алдында баш шәрабчы белән баш икмәкчене югары күтәрде – 21баш шәрабчыны элекке урынына кайтарды, һәм ул әүвәлгечә фиргавен кулына касәсен биреп тора башлады, 22ә баш икмәкчене, Йосыф аларга юраганча, дарга асты.
23Йосыфның тик үзен генә хәтергә төшерүче булмады, баш шәрабчы аны тәмам оныткан иде.

Currently Selected:

Яратылыш 40: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy