YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 41

41
Фиргавен күргән төшләр
1Ике ел вакыт кичкәннән соң, фиргавен дә бер төш күрде. Ул Нил елгасы ярында басып тора имеш. 2Менә, елга суыннан көр-симез бәдәнле җиде сыер чыкты да яр буе камышлыгында утлап йөри башлады. 3Ул да булмады, алар артыннан судан янә җиде сыер чыкты. Болары гәүдәгә бик тә арык-ябык сыерлар иде. Алар яр буенда утлап йөргән көр-симез сыерлар янына килеп бастылар да 4тегеләрне ашарга керештеләр. Арык-ябык җиде сыер көр һәм симез җиде сыерны ашап бетергәндә, фиргавен йокысыннан уянды. 5Аннан ул тагын йоклап китте һәм бу юлы башка бер төш күрде. Имеш, бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкты. 6Шуның артыннан ук ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән янә җиде башак үсеп чыкты да 7тук-симез орлыклы җиде башакны йотып-ашап бетерде. Фиргавен, уянып, үзенең төш күргәнлеген аңлады.
8Иртән аның бөтен җаны-рухы тынычсыз иде. Ул, чапкыннар җибәреп, Мисырның барлык акыл ияләрен, тәгъбирчеләрне чакыртып алды һәм аларга үзенең күргән төшләрен сөйләп бирде. Ләкин аңа төшләренең мәгънәсен юрардай кеше табылмады. 9Шулчак баш шәрабчы, сүз сорап, фиргавенгә әйтте:
– Мин бүген үткәндәге гөнаһымны хәтергә алырга мәҗбүрмен, – диде. – 10Без колларына ачуы чыгып, фиргавен мине һәм баш икмәкчене җансакчылар башлыгы йортындагы зинданга яптырган иде. 11Бер үк төнне без икебез дә – мин дә, ул да – һәркайсыбыз үзенә аерым мәгънәдәге төш күрдек. 12Зинданда безнең белән бергә җансакчылар башлыгының кол хезмәтчесе – бер гыйбри егет утыра иде. Без күргән төшләребезне аңа сөйләдек, һәм ул һәркайсыбызның төшен үзенчә юрап бирде. 13Аның юраганнары барысы да дөрескә чыкты: мин әүвәлге хезмәтемә кайтарылдым, ә теге икмәкче дарга асылды.
14Фиргавен, Йосыфны тизлек белән зинданнан чыгарып, аны үз янына китертте. Сакал-чәчен алдырып, киемен алыштыргач, Йосыф фиргавен хозурына килде.
15Фиргавен аңа болай диде:
– Мин бер төш күрдем, әмма аны юрап аңлатырдай кеше юк. Ә синең турыда: «Төшләрне ишетүгә үк юрый белә», – диләр.
16Йосыф фиргавенгә җавап биреп әйтте:
– Бу минем кодрәтемдә түгел. Фиргавенгә хәерле җавапны Аллаһы Үзе ирештерер, – диде.
17Фиргавен үзе күргән төшне Йосыфка сөйләп бирде:
– Төшемдә мин Нил елгасы ярында басып торам, имеш. 18Менә, елга суыннан көр-симез бәдәнле җиде сыер чыкты да яр буе камышлыгында утлап йөри башлады. 19Ул да булмады, алар артыннан судан янә җиде сыер чыкты. Болары гәүдәгә бик тә арык-ябык сыерлар иде. Андый алама сыерларны Мисыр җирендә минем бөтенләй күргәнем дә юк иде. 20Менә шул арык-ябык сыерлар әүвәл чыккан симез сыерларны ашап бетерделәр. 21Симез сыерлар тегеләрнең карынына шулай йотылды да бетте, әмма йотылулары тыштан беленмәде: арык-ябык сыерлар электә ничек булсалар, шул арык хәлендә калдылар. Шулчак мин уянып киттем. 22Аннан тагын бер төш күрдем. Имеш, бер сабактан тук-симез орлыклы җиде башак үсеп чыкты. 23Ләкин, менә, шуның артыннан ук арык, ач орлыклы, көнчыгыш җилләреннән тәмам куырылып беткән янә җиде башак үсеп чыкты да 24тук-симез орлыклы җиде башакны кабып йотты. Мин бу төшне тәгъбирчеләргә сөйләсәм дә, мәгънәсен аңлатучы булмады.
25Фиргавенгә җавап биреп Йосыф әйтте:
– Фиргавен күргән ике төшнең дә мәгънәсе бердер, – диде. – Аллаһы алда кыласы эшенең хәбәрен фиргавенгә ирештерә. 26Җиде симез сыер – ул җиде ел димәктер; җиде тук башак та – җиде ел ул. Мәгънәләре бер үк. 27Соңыннан пәйда булган җиде ач-арык сыер һәм көнчыгыш җилләреннән куырылып беткән ач орлыклы җиде башак шулай ук җиде елны белдерә һәм җиде ел кытлык буласын хәбәр итә. 28Менә шуның өчен мин: «Аллаһы фиргавенгә алда ни кыласын күрсәтеп бирде», – дип әйттем дә. 29Шулай, бөтен Мисыр җирендә җиде ел бөек муллык чоры булачак. 30Аннан соң җиде еллык кытлык чоры башланачак, һәм Мисыр иле тәмам бөлгенлеккә төшеп, элекке муллык еллары онытылачак. 31Кытлык чоры шулкадәр авыр булыр ки, ачка интегүдән илдәге элекке муллык бөтенләй хәтердән чыгачак. 32Төшнең фиргавенгә ике тапкыр кабатлануы исә Аллаһының әмере хак булуны күрсәтә. Тиздән Ул аны гамәлгә ашырачак. 33Шунлыктан фиргавенгә, зирәк акыллы бер адәм табып, аны Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп кую мәслихәттер. 34Фиргавен мәмләкәтнең бөтен өлкәләренә назыйрлар куйсын. Алар уңдырышлы җиде ел дәвамында Мисыр җирендә җитештерелгән бар азык-төлекнең биштән бер өлешен җыеп барсыннар. 35Шул муллык елларында һәртөрле икмәктән җыелган азык-төлек нәрсәсе шәһәрләргә – фиргавен карамагындагы саклык урыннарына туплансын. 36Бу азык-төлек, саклык мал буларак, Мисыр җирләренә ябырылачак җиде еллык кытлык чоры ихтыяҗына, ягъни мәмләкәтне ачлык һәлакәтеннән коткару өчен калдырылсын.
Йосыф – Мисыр идарәчесе
37Бу мәслихәт фиргавенгә вә аның барлык хезмәтчеләренә хуш килде. 38Фиргавен үзенең барлык хезмәтчеләренә:
– Аллаһының Рухын үзендә йөрткән мондый кешене тагын кайдан табарга мөмкин?! – дип әйтеп куйды.
39Йосыфка исә фиргавен:
– Аллаһы сиңа боларның һәммәсен ачып биргән икән, димәк, синдәй зирәк акыллы адәм бүтән юктыр, – диде. – 40Син минем ил-йортымның идарәчесе булырсың. Бөтен халкым синең сүзне тыңлап эш итәр. Синнән тик минем тәхетем генә бөегрәк булыр. 41Менә, мин сине бөтен Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куям! – дип, сүзен бетерде фиргавен.
42Шулай дип, фиргавен, үзенең бармагыннан мөһер йөзеген салып, аны Йосыфның бармагына кигезде; аңа нәфис җитеннән тегелгән киемнәр бирде, муенына алтын чылбыр муенса такты. 43Аны үзенең икенче дәрәҗә арбасына утыртырга кушты. Юлда барганда, Йосыфны «Юл бирегез!»#41:43 Юл бирегез! – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «тез чүгегез!» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. дигән сүзләр белән каршылап һәм озатып калырга тиешләр иде. Шул рәвешчә, фиргавен Йосыфны бөтен Мисыр җирләре өстеннән идарәче итеп куйды. 44Йосыфка фиргавен:
– Мин фиргавеннең сүзе: бөтен Мисыр мәмләкәтендә синең рөхсәтеңнән башка һичкем кулын да, аягын да селкетмәс! – диде.
45Фиргавен Йосыфка Сафнат-Панеах дип исем кушты, аңа Он#41:45 Он – борынгы Мисыр шәһәренең исеме; грекча: Гелиополис («Кояш шәһәре»). Мисырлыларның Кояш алласы Рага табыну үзәге шунда урнашкан булган. шәһәренең каһине#41:45 Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда). Поти-Пераның кызы Асенатны хатынлыкка алып бирде. Йосыф шулай бөтен Мисыр җирләре буйлап сәяхәтен башлады. 46Мисыр патшасы фиргавен хозурына килгәндә, Йосыф утыз яшьтә иде. Фиргавен хозурыннан киткәч, ул бөтен Мисыр җирләрен аркылыга-буйга йөреп чыкты.
47Җиде ел муллык чорында туфракка чәчелгән һәр орлык бөртегеннән кушучлап уңыш алынды. 48Җиде ел эчендә Йосыф, Мисыр җирендә җитешкән һәртөрле игеннән мул уңыш җыеп, шәһәрләрнең саклык урыннарына азык-төлек туплады; аерым шәһәр тирәсендәге басулардан җыелганны шул шәһәр эчендәге амбарларга салдырды. 49Тупланган ашлык диңгез комыдай шулкадәр күп иде ки, ахырда Йосыф аның исәбен үк югалтты.
50Кытлык еллары башланганчы ук, Йосыфның ике углы туды, аларны аңа Он шәһәренең каһине Поти-Пераның кызы Асенат табып бирде. 51Йосыф беренче углына Менашше#41:51 Менашше – яһүдчә «оныттыручы» мәгънәсендә. дип исем кушты. «Чөнки, – диде ул, – Аллаһы миңа бөтен кайгы-хәсрәтемне, атам йортында кичергән бөтен нәрсәне онытырга мөмкинлек бирде». 52Ә икенче углын Эфраим#41:52 Эфраим – яһүдчә «җимешле», «икеләтә уңдырышлы» мәгънәсендә. дип атады. «Чөнки, – диде ул, – Аллаһы мине газап чигеп яшәгән илемдә җимешле кеше итеп кылды».
53Ниһаять, Мисыр җирләрендә җиде ел дәвам иткән муллык чоры тәмам булды. 54Йосыф юраганча, алмашка җиде еллык кытлык чоры килде. Бөтен мәмләкәтләрдә ачлык хөкем сөрде. Ә Мисырның барлык төбәкләрендә әле азык-төлек бар иде. 55Ләкин тора-бара Мисыр төбәкләрендә дә ачлык башланды, һәм халык, икмәк даулап, фиргавенгә фөрьяд итте#41:55 Фөрьяд итү – ярдәм сорап ялвару. . Фиргавен барлык мисырлыларга:
– Йосыф янына барыгыз! Ул нәрсә әйтсә, шулай эшләгез! – дип киңәш кылды.
56Ачлык бөтен җирләрне биләп алгач, Йосыф, азык-төлек амбарларын ачтырып, мисырлыларга икмәк сата башлады. Әмма кытлык Мисыр төбәкләрендә дә көчәйгәннән-көчәя барды. 57Менә, бөтен илләрдән кешеләр Йосыфтан икмәк сатып алырга Мисырга агыла башлады. Чөнки ачлык афәте бөтен җир йөзен каплап алган иде.

Currently Selected:

Яратылыш 41: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy