YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 39

39
Йосыф һәм Потифарның хатыны
1Йосыф Мисырга китерелде. Мисыр фиргавененең сарай хезмәтчесе, җансакчылар башлыгы Потифар, аны исмәгыйлиләр кулыннан сатып алды. 2Раббы Йосыфны ташламады. Йосыфның бөтен эшләре уңышлы чыга иде. Ул үзенең мисырлы хуҗасы өендә яши башлады. 3Өй хуҗасы Йосыфка Раббысы химая итүен#39:3 Химая итү – яклау, саклау. , ни генә эшләсә дә, аның һәр эшен уңышлы кылуын күрә иде. 4Йосыф шулай, хуҗасы күңеленә хуш килеп, аның хезмәтчесе булып китте. Ахырда Потифар үзенең өе белән идарә итүне, барлык хуҗалык эшләрен Йосыф кулына тапшырды. 5Хуҗалык эшләре, өй белән идарә итү вазифасы Йосыф кулына тапшырылганнан соң, Йосыф хакына Потифарның өен Раббы мөбарәк кылды, аның йортында һәм кырларында башкарылган барлык эшләргә бәрәкәт насыйп итте. 6Потифар үз хуҗалыгындагы бар нәрсәне шулай Йосыф хөкеменә калдырды, ашаган ризыгыннан башка бернәрсә турында да кайгыртып уйламады.
Йосыф зифа буйлы, төскә-биткә чибәр егет иде. 7Потифар хатынының Йосыфка күзе төшеп:
– Минем белән йокла, – дип, аңа тәкъдим ясады.
8Әмма Йосыф баш тартты, хуҗабикәгә:
– Менә, мин монда булганга, хуҗа әфәндемнең үз өендәге эшләрдән бернинди кайгысы юк, ул бөтен эшләрне минем кулга тапшырды, – дип җавап бирде. – 9Бу өйдә мин дә аның кебек үк хуҗамын, – диде Йосыф. – Чөнки ул синнән кала бар нәрсәне минем ихтыярыма куйды. Әмма син – аның хатыны! Ничек инде мин, шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!
10Хуҗабикә һәркөн үзе белән йокларга, якынлык кылырга чакырса да, Йосыф аның сүзен тыңламады. 11Шулай булды ки, беркөнне Йосыф үз эшләре белән өйгә керде. Бу юлы өй эчендә хуҗабикәдән башка беркем дә юк иде. 12Хуҗабикә янә:
– Минем белән йокларга ят! – дип, кулы белән Йосыфның киеменнән эләктереп алды.
Әмма Йосыф, өске киемен хуҗабикәнең кулында калдырып, тиз генә өйдән чыгып йөгерде. 13Хатын, Йосыфның, өс киемен ташлап калдырып, өйдән чыгып качуын күргәч, 14кычкырып, йорт хезмәткәрләрен чакырды һәм аларга:
– Менә, күрегез! Бу гыйбри адәм безне мыскыл итәр өчен алып кайтылган, – диде. – Минем белән йокларга дип килгән булган, ләкин мин әче тавыш белән кычкырып җибәрдем. 15Шулай ачыргаланып, әче тавыш белән кычкыруымны ишеткәч, менә, киемен ташлап калдырып, өйдән чыгып йөгерде.
16Хуҗабикә, ире Потифар өйгә кайтканга кадәр, Йосыфның өс киемен үз янында саклап тотты. 17Кайткач, аңа баягыча сүзләр белән хәлне сөйләп бирде:
– Монда син алып кайткан гыйбри колың мине мыскыл итәргә теләде, 18әмма мин әче тавыш белән кычкыргач, өс киемен монда калдырып, өйдән чыгып качты, – диде.
19Үзенең колы өстеннән хатынының зарлануын ишеткәч, Потифарның ачуы тәмам соң чиккә җитте. 20Йосыфны ул тоткын итеп патшаның мәхбүсләре#39:20 Мәхбүс – тоткын. ята торган зинданга яптырды. Йосыф зинданга ябылса да, 21Раббы аның янында булды, мәрхәмәтен ирештереп, зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты. 22Зинданбашы Йосыфны төрмәдәге барлык тоткыннар өстеннән карап торучы назыйр итеп куйды. Тоткыннарның зиндандагы бөтен эшләре белән Йосыф җитәкчелек итә иде. 23Зинданбашы үзе Йосыф кул астында эшләнә торган эшләрнең һичберсе белән кызыксынмады, чөнки Йосыфның янында Раббы булып, Раббы аның һәрбер эшен уңышлы кыла иде.

Currently Selected:

Яратылыш 39: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy