Чыгыш 34
34
Аллаһының исраилиләр белән килешү яңартуы
1Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:
– Беренчесе төсле үк итеп, ике таш такта яса, ә Мин элеккеге, син ваткан таш такталарга язылган сүзләрне яңа такталарга язармын. 2Иртәгә иртән әзер бул, Синай тавына мен дә тау башында Минем каршыма чыгып бас. 3Синең белән һичкем дә булмаска тиеш – бу тауда беркем дә күренмәсен. Хәтта вак һәм эре терлек тә тау итәгендә утлап йөрергә тиеш түгел.
4Муса әүвәлгеләре шикелле ике таш такта ясап, Раббы кушканча, икенче көнне иртүк аларны үзе белән алды да Синай тавына күтәрелде. 5Раббы исә, болыт эчендә төшеп, Муса белән янәшә басып торды һәм аңа Үзенең «Раббы» дигән исемен җиткерде. 6Раббы, Муса алдыннан узып, шуны игълан итте:
«Раббы, Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы,
сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы!
7Ул Үзенең мәрхәмәтен меңнәрчә буыннарга күрсәтә,
хилаф эшләрне, җинаятьләрне, гөнаһларны кичерә,
әмма гаеплеләргә җәза бирергә дә онытмый,
аталарының гөнаһлары өчен
өченче, дүртенче буынгача җәза бирә».
8Муса шундук, башын җиргә кадәр иеп, Аңа табынды 9һәм:
– Әй Хуҗа-Хакимем! Әгәр мин Синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән, зинһар өчен, безнең белән бар, Хуҗа-Хакимем! Бу халыкның үҗәт булуына карамастан, безнең хилаф эшләребезне һәм гөнаһларыбызны кичер! Безне Үзеңнең биләмәң итеп ал, – диде.
10Шуннан Раббы әйтте:
– Мин синең белән килешү төзим. Синең бөтен халкың алдында моңа кадәр җир йөзендәге бер генә халыкта да эшләнмәгән могҗизалар күрсәтермен, һәм синең белән яши торган халык Мин Раббының синең хакка дәһшәтле эшләр кылуын күрер. 11Бүген Мин биргән әмерләрне үтәгез. Мин сезнең күз алдыгыздан амориләрне, кәнганиләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куачакмын. 12Сак булыгыз: барачак җирегездә яшәүче бер генә халык белән дә килешү төземәгез, югыйсә алар сезгә тозак булырлар. 13Шуңа күрә аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларын аударыгыз. 14Башка бернинди илаһка да табынмагыз, чөнки Раббы – башка илаһларга түзеп тормаучы Аллаһы. 15Бу җирдә яшәүче халык белән килешү төземәгез, югыйсә алар, үз илаһларына табынган һәм корбан китергән вакытта, сезне дә үзләре белән чакырырлар, һәм сез аларның корбаннарын ашый башларсыз. 16Әгәр сез үз угылларыгызга аларның кызларын хатынлыкка сайласагыз, аларның кызлары, үз илаһларына табынып, сезнең угылларыгызны шуны ук эшләргә мәҗбүр итәрләр.
17Коелма потлар ясамагыз.
18Төче күмәч бәйрәмен үткәрегез. Мин сезгә кушканча, җиде көн дәвамында төчегә пешергән икмәк ашагыз. Моны Абиб аенда, билгеләнгән вакытта үтәгез, чөнки бу айда сез Мисырдан чыктыгыз.
19Беренче булып туган һәр ир бала, шулай ук эре һәм вак мал-туарыгыздан беренче булып туган иркәк терлек – Минеке. 20Әмма беренче булып туган ишәкне бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, муенын сындырыгыз. Сезнең беренче ир балагыз да йолып алынырга тиеш.
Минем каршыга беркем дә буш кул белән килергә тиеш түгел.
21Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне ял итегез. Хәтта сабан вакыты һәм урак өсте булса да ял итегез.
22Беренче бодай уңышын җыйгач, Атналар бәйрәмен#34:22 Атналар бәйрәме – Уңыш бәйрәменең икенче исеме (карагыз 23:16). үткәрегез, ә ел тәмамланганда, Бөртекле ашлык җыю бәйрәмен үткәрегез.
23Елга өч мәртәбә сезнең барлык ирләрегез Хуҗа-Раббы, Исраил Алласы каршына килергә тиешләр. 24Мин сезнең алдыгыздан башка кавемнәрне куып җибәрермен һәм сезнең чикләрегезне киңәйтермен. Сез елына өч тапкыр Раббы Аллагыз каршына килсәгез, беркем дә сезнең җирегезне тартып ала алмас.
25Миңа корбан каны китергәндә, ачыткы салынган бернәрсә дә тәкъдим итмәгез. Котылу бәйрәме корбанының һичнәрсәсен иртәнгә калдырмагыз.
26Беренче булып җыйган уңышыгызның иң яхшы өлешен Раббы Аллагыз йортына китерегез.
Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.
27Раббы Мусага әйтте:
– Мин әйткәннәрнең барысын да язып ал, чөнки бу – Мин синең белән һәм Исраил халкы белән төзегән килешүнең нигезедер.
28Муса анда Раббы белән кырык көн вә кырык төн булды, берни ашамады да, эчмәде дә; таш такталарга килешүнең сүзләрен – ун боерыкны язды.
Мусаның нурлы йөзе
29Боерыклар язылган ике таш тактаны тотып, Муса Синай тавыннан төшкәндә, Аллаһы белән сөйләшүдән йөзенең нур чәчеп торуын үзе белми иде әле. 30Мусаның йөзе нур чәчеп торганны күргәч, Һарун һәм барча Исраил халкы аңа якын килергә курыкты. 31Муса исә аларны үзенә чакырды, һәм Һарун белән халык башлыклары аның янына килде, һәм Муса алар белән сөйләште. 32Шуннан соң калган барлык исраилиләр дә Мусага якынлашты, һәм Раббының Синай тавында биргән боерыкларын ул аларга тапшырды. 33Сөйләшү тәмамлангач, Муса бөркәнчек белән йөзен каплады. 34Раббы алдына барып, Аның белән сөйләшкәндә, Муса һәрвакыт йөзеннән бөркәнчеген ала иде. Аннары, кайтып, Раббы кушканнарны Исраил халкына җиткергәндә, 35халык аның йөзеннән нур бөркелеп торуын күрә иде. Раббы белән сөйләшергә барганчы, Муса янә йөзен бөркәнчек белән каплый иде.
Currently Selected:
Чыгыш 34: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015