Раббы, Муса алдыннан узып, шуны игълан итте:
«Раббы, Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы,
сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы!
Ул Үзенең мәрхәмәтен меңнәрчә буыннарга күрсәтә,
хилаф эшләрне, җинаятьләрне, гөнаһларны кичерә,
әмма гаеплеләргә җәза бирергә дә онытмый,
аталарының гөнаһлары өчен
өченче, дүртенче буынгача җәза бирә».