YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 33

33
Аллаһының исраилиләр белән барырга теләмәве
1Шуннан соң Раббы Мусага:
– Үзең дә, Мисырдан алып чыккан халкың да моннан китегез. Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка ант итеп, Мин «Сезнең нәселегезгә бирермен» дигән җирләргә китегез, – диде. – 2Сезнең алдыгыздан Мин фәрештә җибәрермен һәм кәнганиләрне, амориләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне куып чыгарырмын. 3Сөт вә бал агып торган җиргә китегез, әмма Мин сезнең белән бармаячакмын: сез – үҗәт халык, әгәр Мин сезнең белән барам икән, юлда сезне һәлак итүем ихтимал.
4Начар хәбәрне ишетеп, бар халык кайгыга төште, беркем үзенең бизәнү әйберләрен такмады, 5чөнки Раббы Мусага, исраилиләргә болай дип әйт, дигән: «Сез – үҗәт халык. Әгәр сезнең белән бергә бераз гына барсам да, сезне кырып бетерүем ихтимал. Барлык бизәнү әйберләрегезне салыгыз, сезнең белән нәрсә эшләргә кирәклеген Үзем карармын». 6Шуның өчен Исраил халкы Хореб тавында үзенең бизәнү әйберләрен салды һәм башкача инде кимәде.
Мусаның махсус чатырда Аллаһы белән очрашуы
7Шул арада Муса, станнан арырак китеп, бер чатыр корды. Ул аны Очрашу чатыры дип атады. Раббыдан нәрсә булса да сорарга теләүче һәр кеше станнан читтә корылган әлеге чатырга килә алды. 8Муса чатырга таба юнәлсә, бар кеше, үз чатырларының алдына басып, Мусаның чатыр эченә кереп киткәнен карап кала иде. 9Муса керүгә, чатыр алдына болыт баганасы төшеп туктый, һәм Раббы Муса белән сөйләшә иде. 10Чатыр алдында болыт баганасын күрүгә, үз чатырлары янында басып торган кешеләр йөзтүбән җиргә каплана иде. 11Раббы, йөзгә-йөз карап, Муса белән дустанә сөйләшә, шуннан соң Муса станга кире кайта, ә аның яшь ярдәмчесе – Нун углы Ешуа – шул чатырда кала иде.
Мусаның Аллаһыны үзе белән барырга күндерүе
12Муса Раббыга әйтте:
– Син миңа: «Бу халыкны җитәкләп барырсың», – дидең, әмма минем белән кемне җибәрәсеңне әйтмәдең. Син миңа: «Исемеңне хәтердә тотам, Минем күз алдымда син илтифат казандың», – дидең. 13Әгәр чыннан да шулай икән, Сине танып белер һәм күз алдыңда тагын да илтифат казаныр өчен, миңа Үзеңнең юлларыңны күрсәт. Һәм шуны да онытма: бу кешеләр – Синең халкың!
14– Сезнең белән барырмын Мин, – диде Раббы, – һәм сиңа тынычлык бирермен.
15Шулчак Муса Раббыга әйтте:
– Әгәр Син безнең белән бармыйсың икән, безне бу урыннан җибәрмә. 16Безнең белән бармасаң, мин дә, халкың да Синең күз алдыңда илтифат казанганыбызны кайдан белербез? Мин һәм Синең халкың җирдәге башка барлык халыклардан нәрсәсе белән аерылып торыр соң?!
17Раббы Мусага:
– Син нәрсә сорасаң, Мин шуны эшләрмен, чөнки күз алдымда син илтифат казандың, һәм Мин исемеңне хәтердә тотам, – диде.
Аллаһының Мусага Үзенең шөһрәтен күрсәтергә вәгъдә итүе
18Шулчак Муса Раббыга әйтте:
– Зинһар өчен, миңа Үзеңнең шөһрәтеңне күрсәт.
19Раббы җавап кайтарды:
«Синең алдыңда Мин Үземнең бар шөһрәтемне#33:19 …шөһрәтемне… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: игелегемне. күрсәтермен;
Үземнең „Раббы“ дигән исемемне игълан итәрмен.
Кемгә теләсәм, шуңа шәфкать күрсәтермен;
кемне кызганырга теләсәм, шуны кызганырмын.
20Әмма Минем йөземне күрә алмассың, чөнки Мине күргән кеше исән кала алмый».
21Раббы тагын әйтте:
– Менә, Минем янымда бер урын бар. Син шушы урында – кыяда басып торырсың. 22Минем шөһрәтем шул турыдан узганда, Мин сине кыя ярыгына яшерермен һәм, шөһрәтем узып киткәнче, сине Үз кулым белән каплап торырмын. 23Соңыннан кулымны алырмын, һәм син Минем аркамны күрерсең, әмма йөземне күрә алмассың.

Currently Selected:

Чыгыш 33: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in