YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 31

31
Изге чатырны кору өчен осталар
1Шуннан Раббы Мусага болай диде:
2– Кара, Мин Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайладым 3һәм аны, Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баеттым. 4Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый 5һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала. 6-11Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабны Мин Бесалелның ярдәмчесе итеп билгеләдем. Сиңа әмер ителгән бар әйберне – Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын һәм аның капкачын, чатырның барлык кирәк-яракларын, өстәлне һәм өстәлдәге савыт-сабаны, саф алтыннан эшләнгән шәмдәлне һәм аның барлык кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, юынгычны һәм аның аскуймасын, мәһабәт киемнәрне – рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәрне, изгеләндерү маен һәм Изге бүлмә өчен хуш исле сумала-майларны әзерли алсыннар өчен, Мин шулай ук барлык һөнәрчеләргә дә осталык бирдем. Мин сиңа ничек кушкан булсам, алар барысын да шулай эшләсеннәр.
Шимбә көн
12Раббы Мусага әйтте:
13– Исраил халкына әйт: «Сез Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Сезне изге итүче Раббы икәнемне сез белсен өчен, бу көн Минем белән сезнең арадагы билге булыр. 14Шимбә көнне билгеләп үтегез, чөнки бу көн сезнең өчен изге. Кем дә булса шимбә көнне билгеләп үтмәсә, ул кеше үлемгә дучар ителергә тиеш; ә инде шимбә көнне нинди дә булса эш башкарган кеше, кем булуына карамастан, үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 15Алты көн эшләгез, ә җиденче, ягъни шимбә көнне ял итегез, бу – Раббыга багышланган изге көн. Шимбә көнне эшләгән адәм үлем җәзасына тартылсын. 16Исраил халкы буыннан-буынга шимбә көнне билгеләп үтәргә тиеш, бу – мәңгегә беркетелгән килешү. 17Шимбә көн Минем белән сезнең арадагы мәңгелек билге булып калыр, чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күк вә җирне булдырды, ә инде җиденче көнне ял итте».
18Шуннан соң, Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлап, Аллаһы аңа бармагы белән язган боерыкларын – ике таш такта бирде.

Currently Selected:

Чыгыш 31: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in