YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 30

30
Хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе
1Хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен сәрви агачыннан яса. 2Ул тигезьяклы турыпочмак – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булсын. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясап, алар мәзбәх белән бербөтен булырга тиеш. 3Мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизә. 4Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетеп куй. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидер. 5Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән капла. 6Мәзбәхне Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдә каршына куй, ягъни сандык өстендәге капкач алдына урнаштыр. Шул капкач өстендә Мин синең белән очрашырмын.
7Яктырткычларны әзерләгәндә, Һарун һәр иртәдә мәзбәх өстендә хуш исле сумала-майлар көйрәтергә тиеш. 8Һәм һәр кичне яктырткычларны кабызганда, ул шулай ук хуш исле сумала-майлар көйрәтергә тиеш. Шулай итеп, Раббы алдында сумала-майлар буыннан-буынга даими көйрәтелер. 9Тыелган башка сумала-майларны да, яндыру корбанын да, икмәк бүләген дә бу мәзбәхтә яндырмагыз. Шулай ук шәраб бүләген дә коймагыз. 10Елына бер тапкыр Һарун гөнаһ йолу корбанының каны белән мәзбәх мөгезләрен пакьләсен. Бу йола һәр ел саен буыннан-буынга башкарылсын. Бу мәзбәх – Раббы өчен тулысынча изге.
Изге чатыр салымы
11Раббы Мусага әйтте:
12– Син Исраил халкының санын исәпкә алганда, һәр ир-ат үзе өчен Раббыга йолым түләргә тиеш. Шул чагында аларга афәт янамас. 13Саналган һәр ир-ат ярты шәкыл#30:13 …шәкыл… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Изге йорт шәкылы. (30:23-24; 38:24-26 да шул ук мәгънәдә.) йолым түләсен. (Бер шәкыл – егерме гера#30:13 Гера – 0,5 гр. була.) Бу ярты шәкыл Раббыга тәкъдим ителсен. 14Яше егермедән узган, исәпкә алынган һәр ир-ат әлеге йолымны Раббыга багышласын. 15Байлар – ярты шәкылдан артык, ә ярлылар ярты шәкылдан ким бирмәскә тиеш. Сезнең җаннарыгызны саклау өчен, Раббыга бирә торган йолым булыр бу. 16Исраил халкыннан бу акчаларны җыеп ал да Очрашу чатыры хаҗәтләре өчен сарыф ит. Бу йолым Раббыга исраилиләрне искә төшерү, аларның җаннарын саклау өчен булыр.
Бакыр юынгыч
17Раббы Мусага әйтте:
18– Юыну өчен, бакыр юынгыч һәм аңа бакыр аскуйма яса. Юынгычны Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына урнаштыр һәм су белән тутыр. 19Һарун вә аның угыллары шушы юынгычтан кулларын һәм аякларын юсыннар. 20Очрашу чатырына кергән саен, алар юынырга тиеш; шул чагында алар үлмәячәк. Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерү өчен, мәзбәхкә якынлашканда да, 21шулай ук аяк-кулларын юарга тиеш, шулай эшләмәсәләр – үләрләр. Бу – Һарун һәм аның нәсел варислары өчен буыннан-буынга мәңгелек кагыйдә.
Изгеләндерү мае
22Раббы Мусага тагы болай диде:
23-24– Хуш исле, сыйфатлы матдәләр – биш йөз шәкыл сыек мирра, шул күләмнең яртысын, ягъни ике йөз илле шәкыл хуш исле дарчин, ике йөз илле шәкыл хуш исле камыш, биш йөз шәкыл кассия#30:23-24 Кассия – күпьеллык куак. , бер һин зәйтүн мае ал. 25Шуларны, хушбуй әзерләгәндәге кебек, бергә болгат та изгеләндерү мае яса. Бу – изгеләндерү мае. 26-28Шушы май белән Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын, өстәл һәм өстәлдәге барлык савыт-сабаны, шәмдәл һәм аның кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, шулай ук юынгыч һәм аның аскуймасын майла. 29Аларны шул рәвешле изгеләндер, һәм алар тулысынча изге булырлар. Бу әйберләргә кагылган бар нәрсә изге саналыр.
30Һарунга һәм аның угылларына май сөрт, аларны руханилыкка багышлап, Миңа хезмәт итү өчен изгеләндер. 31Исраил халкына болай дип әйт: «Бу – киләсе буыннар өчен Раббының изгеләндерү мае. 32Бу майны бүтәннәргә сөртмәгез; ошбу ысул белән башка бернинди дә май әзерләмәгез. Бу май – изге. Аны изге дип исәпләгез. 33Әгәр кем дә булса, шушыңа охшатып, май әзерләсә яки аны рухани булмаган кешегә сөртсә, андый зат үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Хуш исле сумала-майлар
34Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:
– Тигез күләмдә итеп менә мондый хуш исле матдәләр – натап, шехелет, хелбена һәм саф сумала-майлар ал. 35Шуларны бергә кушып болгат та, хушбуй әзерләгәндәге кебек, хуш исле сумала-майлар яса һәм тоз өстә. Бу хуш исле сумала-майлар – саф һәм изге. 36Шушы сумала-майларның бер өлешен, бик вак итеп төеп, Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына куй, һәм шул урында Мин синең белән очрашачакмын. Бу сумала-майлар тулысынча изге дип исәпләнер. 37Мондый ысул белән үзегезгә бернинди дә хуш исле сумала-майлар әзерләмәгез. Аны Раббыга багышланырга тиешле изге әйбер дип исәпләгез. 38Әгәр кем дә булса берәү, аның исе белән ләззәтләнү өчен, мондый сумала-майлар әзерли икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.

Currently Selected:

Чыгыш 30: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in