YouVersion Logo
Search Icon

Канун 8

8
Раббы Аллагызны онытудан сакланыгыз
1Мин бүген сезгә ирештергән барлык әмерләрне төгәл үтәгез, шул чагында исән-имин яшәрсез, ишәерсез, Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җиргә керерсез һәм аны биләрсез. 2Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның әмерләрен йөрәгегездә сакларсызмы, юкмы икәнен белер өчен, Ул сезне кырык ел буе чүл буйлап озын юллардан йөртеп тәрбияләде һәм сынады. 3Ул сезне ач тотып басынкылатты, ә аннан соң сез дә, ата-бабаларыгыз да татып карамаган манна ашатты. Шуның белән Ул сезгә адәмнең икмәк белән генә түгел, ә бәлки Раббы әйткән һәр сүз белән яшәвен күрсәтте. 4Шушы кырык ел буена киемегез дә тузмады, аягыгыз да шешмәде. 5Исегездә тотыгыз: ата үз баласына нәсыйхәт биреп ялгышларын төзәткән сыман, Раббы Аллагыз да сезне шулай өйрәтә. 6Шуңа күрә, Раббы Аллагыз юлыннан барып, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның әмерләрен үтәгез. 7Раббы Аллагыз сезне бәрәкәтле җиргә алып бара. Анда елгалар һәм чишмәләр бар, калкулыклардан, үзәнле җирдән агып чыккан сулар, 8бодай һәм арпа, йөзем куаклары, инҗир, анар агачлары, зәйтүн мае бирә торган агачлар һәм бал бар, 9туйганчы ашарга ризык, нәрсә кирәк булса, шул бар; җирендәге ташлардан – тимер, ә тауларыннан бакыр чыгарып була. 10Ашап туйгач, сезгә биргән шушы бәрәкәтле җир өчен Раббы Аллагызга рәхмәтегезне әйтегез.
11Карагыз аны, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән әмерләрен, кануннарын һәм кагыйдәләрен үтәмәүдән, Раббы Аллагызны онытудан сакланыгыз! 12Сезнең туйганчы ашарга ризыгыгыз булганда, яхшы йортлар төзеп, шунда яшәгәндә, 13күпләгән эре һәм вак терлегегез, алтын-көмешегез һәм башка мал-мөлкәтегез җитәрлек булганда, 14карагыз аны, һаваланып китеп, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагызны исегездән чыгармагыз. 15Ул сезне агулы еланнар һәм чаяннар булган зур, коточкыч чүлдән алып барды, сезгә коргаксыган, сусыз җирдә кыя таштан су чыгарып эчертте, 16шул чүлдә ата-бабаларыгыз белмәгән манна ашатты. Сезне буйсындырыр һәм сынар, ә соңыннан сезгә игелек кылыр өчен, шулай эшләде Ул. 17«Бу байлыкны мин үз кулларым, үз көчем белән булдырдым», – дип уйламагыз. 18Раббы Аллагызны күңелегездә тотыгыз, чөнки Ул сезгә байлык булдыру өчен көч бирә. Ата-бабаларыгыз белән беркеткән антлы килешүне Ул, шул рәвешле, бүгенгәчә үтәп килә. 19Әгәр инде Раббы Аллагызны онытып, башка илаһларга ияреп, аларга табына һәм баш иясез икән, бүген сезне бик каты кисәтеп куям: һичшиксез, һәлак булачаксыз! 20Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, Ул, сезнең күз алдыгыздан башка халыкларны юк иткән кебек, сезне дә юк итәр.

Currently Selected:

Канун 8: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in