Канун 7
7
1Раббы Аллагыз, билисе җирләрегезгә сезне китереп, күз алдыгыздан байтак халыкларны – сезгә караганда ишлерәк һәм көчлерәк җиде халыкны – хиттиләрне, гиргәшиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куып җибәрер. 2Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларны җиңәрсез. Шул вакытта аларны тәмам юк итегез; алар белән килешү төземәгез һәм мәрхәмәт күрсәтмәгез, 3бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз. 4Югыйсә алар сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар, һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер. 5Бу халыкларга менә нинди гамәлләр кылырга тиешсез: мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны кисегез, сыннарын яндырыгыз! 6Чөнки сез – Раббы Аллагыз өчен изге халык; Раббы Алла сезне җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан Үз халкы итәр өчен сайлап алды. 7Ни өчен Раббы сезне сайлаган, һәм сез Аның күңеленә хуш килгән соң? Башка халыклардан ишлерәк булган өчен түгел – сез бит бүтән халыкларга караганда азрак та. 8Сезне яратканга күрә, Раббы, ата-бабаларыгызга биргән антына тугры калып, кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты – коллык җиреннән, Мисыр патшасы кулыннан коткарды.
9Шуңа күрә онытмагыз: Раббы Аллагыз – бердәнбер Аллаһы, Ул – тугрылыклы Аллаһы. Аны яратканнарга, Аның әмерләрен үтәүчеләргә, Үзенең Килешүенә тугры кала Ул, мәрхәмәтен меңенче буынга кадәр саклый. 10Ә Аны күрәлмаучыларны Ул, вакытында җәзасын биреп, юкка чыгара – Аны күрәлмаучыларга җәзасын озак көттерми. 11Карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны үтәгез.
12Әгәр бу кануннарны саклап, аларны төгәл үтәсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, төзегән Килешүенә тугры калыр, һәрвакыт сезгә мәрхәмәтен саклар. 13Ул сезне яратыр, Аның фатихасы белән балаларыгыз күп булыр. Ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җирдә балаларыгызны ишле итәр, җирегезнең уңышын – ашлыкларыгызны, яңа өлгергән шәрабыгызны һәм зәйтүн маегызны, шулай ук эре һәм вак терлегегезне мул кылыр. 14Башка халыклардан аермалы буларак, сез иң фатихалысы булырсыз: ир-хатыннарыгыз – баласыз, терлегегез кысыр булмас. 15Раббы сезне һәртөрле авырулардан саклар. Мисырда кичергән коточкыч авыруларны сезгә түгел, ә башкаларга – сезне күрәлмаучыларга җибәрер. 16Раббы Аллагыз кулыгызга тапшырган бар халыкны юк итегез; кызганып тормагыз, илаһларына табынмагыз, чөнки алар сезгә тозак.
Раббының Үз халкына ярдәм итәргә вәгъдә бирүе
17Бәлки, сез күңелегездән: «Бу халыклар бездән күбрәк, ничек итеп аларны куарбыз?» – дип уйлыйсыздыр. 18Әмма алардан курыкмагыз, Раббы Аллагызның фиргавенгә һәм бөтен Мисырга нәрсә эшләгәнен исегезгә төшерегез. 19Сез Раббы Аллагызның аларга нинди бәла-казалар җибәргәнен үз күзләрегез белән күрдегез; Аның могҗиза-галәмәтләрен, көчле-кодрәтле бөек кулы белән сезне Мисырдан алып чыкканын хәтерегезгә төшерегез. Раббы Аллагыз сез курыккан башка халыкларга да мисырлыларга эшләгәнне эшләр. 20Шулардан тыш, сездән качып калучылар кырылып беткәнчегә кадәр, Раббы Аллагыз алар арасында курку тудырыр#7:20 …курку тудырыр. – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «божаннар җибәрер» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. .
21Алардан курыкмагыз, чөнки сезнең арада – Раббы Аллагыз; Ул – бөек һәм дәһшәтле Аллаһы. 22Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең күз алдыннан әкренләп куып бетерер. Сез аларны берьюлы кырып бетерә алмассыз, югыйсә әйләнә-тирәгездә кыргый җанварлар, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр. 23Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр – алар юкка чыгып беткәнче, бу халыкларга Ул коткы салып торыр. 24Ул аларның патшаларын да сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларның исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарырсыз. Берәү дә сезгә каршы тора алмас – сез аларның барысын да кырып бетерерсез.
25Шул халыклар табынган илаһларның сыннарын утта яндырыгыз; сыннардагы алтын-көмешкә кызыгып, аны үзегезгә алмагыз, югыйсә тозакка төшәрсез. Бу сыннар Раббы Аллагызга җирәнгечтер. 26Үзегез дә шул җирәнгеч нәрсәләр кебек тәмам юк ителмәс өчен, аларны йортыгызга алып кермәгез. Алардан чирканыгыз һәм җирәнегез, чөнки алар тәмам юк ителергә тиеш.
Currently Selected:
Канун 7: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015