YouVersion Logo
Search Icon

Канун 6

6
Раббы Аллагызны яратыгыз
1Раббы Аллагыз сезгә менә нинди әмерләр вә канун-кагыйдәләр өйрәтергә кушты. Сез аларны, Үрдүн елгасын кичеп, үзегез билисе җиргә аяк баскач үтәгез. 2Шул җирдә гомерегез озын булсын өчен, үзегез дә, балаларыгыз да, балаларыгызның балалары да, Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, сезгә минем аша ирештергән барлык кагыйдәләрен вә әмерләрен гомерегез буе үтәгез. 3Исраилиләр, тыңлагыз! Боларны төгәл үтәгез. Шулай эшләсәгез, ата-бабаларыгызның Раббы Алласы вәгъдә иткәнчә, сөт вә бал агып торган җирдә рәхәттә яшәрсез һәм күп санлы халыкка әйләнерсез.
4Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы#6:4 Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы. – Яһүд телендә әлеге җөмлә «Раббы Аллабыз бер генә» яки «Раббы, бары Раббы гына безнең Аллабыз» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. . 5Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, җаныгыз белән, бар көчегезгә яратыгыз. 6Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз! 7Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез һәм алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез. 8Шушы сүзләрне язып, билге итеп кулыгызга, искә төшереп торсын өчен, маңгаегызга бәйләгез, 9өегезнең ишек яңакларына, шәһәр капкаларына язып куегыз.
Карагыз аны, Раббыны онытмагыз
10Раббы Аллагыз, ант эчеп, ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка вәгъдә иткән җиргә кертәчәк сезне. Үзегез төземәгән зур һәм гүзәл шәһәрләрне, 11сез байлык белән тутырмаган өйләрне, сез таш чокып казымаган коеларны, үзегез утыртмаган зәйтүн агачларын, йөзем бакчаларын бирәчәк Ул сезгә. Анда туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр.
12Шул чагында, карагыз аны, Раббыны онытмагыз! Ул сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыкты. 13Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, бары Аңа гына хезмәт итегез, бары Аның исеме белән генә ант итегез. 14Бүтән бернинди илаһка, янәшәгездә яшәгән халыкларның илаһларына иярмәгез, 15югыйсә сезнең арада булган Раббы Аллагыз, сезгә ачуы кузгалып, үзегезне җир йөзеннән юкка чыгарыр, чөнки Раббы Аллагыз бары тик Үзенә генә тугры булып калуны таләп итә.
16Массаһта чактагы кебек, Раббы Аллагызны сынамагыз. 17Карагыз аны, Раббы Аллагызның әмерләрен, сезгә җиткергән карарларын вә кагыйдәләрен төгәл үтәгез. 18Раббы күзенә ятышлы күренгән гадел гамәлләр генә кылыгыз. Шулчак игелек күрерсез: Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән бәрәкәтле җирне биләрсез. 19Шул чагында, вәгъдә иткәненчә, Раббы барлык дошманнарыгызны күз алдыгыздан куар.
20Киләчәктә углың синнән: «Сезгә Раббы Аллабыз биргән карарлар, кагыйдәләр һәм кануннар нәрсә аңлата?» – дип сораганда, 21углыңа болай дип әйт: «Без Мисырда фиргавеннең коллары идек, ә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. 22Күз алдыбызда Раббы гаҗәеп вә дәһшәтле могҗиза-галәмәтләрен Мисырга, фиргавенгә һәм аның сараендагыларга күрсәтте. 23Ә безне Ул, шушы җиргә алып килер өчен һәм, ант эчеп, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткән әлеге җирне бирер өчен, Мисырдан алып чыкты. 24Раббы Аллабыз безгә шушы кагыйдәләрнең барысын үтәргә, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләргә кушты. Без Раббы Аллабызны олыларга тиеш, шулвакыт безгә бүгенге кебек яхшы булыр, һәм Раббы тормышыбызны саклап калыр. 25Әгәр Раббы Аллабызның барлык бу әмерләрен Үзе кушканча төгәл үтәсәк, бу эшебезне Ул тәкъвалык билгесе итеп кабул кылыр».

Currently Selected:

Канун 6: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in