YouVersion Logo
Search Icon

Көлессәйлеләргә хат 4

4
1Хуҗалар, күктә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга карата намуслы һәм гадел булыгыз.
Төрле үгет-нәсыйхәтләр
2Армый-талмый догада булыгыз, дога кылып һәм шөкер итеп уяу торыгыз. 3Шул ук вакытта, Мәсих сере турында игълан итү өчен, Аллаһы ишек ачсын дип, безнең өчен дә дога кылыгыз – мин менә шуңа күрә тоткынлыкта бит. 4Кешеләргә әлеге сер турында тиешенчә ачык һәм аңлаешлы итеп сөйли алуым өчен дога кылыгыз. 5Чит кешеләр белән аралашканда, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, төпле акыл күрсәтегез. 6Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын, һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез.
Соңгы сәламнәр
7Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче һәм Хаким Гайсә эшендә хезмәттәшебез, сөекле Тухик имандашыбыз барысын да хәбәр итәр. 8-9Хәлебез турында белдерү һәм күңелләрегезне күтәрү өчен, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сөекле имандашыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сөйләп бирерләр. 10-11Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәлам тапшыра һәм Барнабның ике туган энесе Марк (яныгызга килсә, аны кабул итегез, дигән әмер алдыгыз) һәм шулай ук Юсты дип тә аталган Ешуа сезгә сәлам тапшыра. Алар – Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында Мәсихкә иман итүче яһүдиләрнең бердәнберләре. Алар миңа зур юаныч булдылар. 12Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыяры белән җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз өчен, ул һәрвакыт сезнең хакка бик тырышып дога кыла. 13Аның турында шаһитлык бирәм: ул сезнең һәм Лаудикея, Һиераполис шәһәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара. 14Без яраткан табиб Лүк һәм Димас сезне сәламли. 15Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага һәм аның өендә җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам әйтегез.
16Бу хатны укып чыккач, аны Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар өчен җибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язылган хатны сез дә укыгыз. 17Архипка: «Кара, Хакимбездән кабул иткән хезмәтне ахырына җиткер», – дип әйтеп куегыз.
18Бу сәламне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем зинданда утыруымны онытмагыз. Мәрхәмәт сезнең белән булсын.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in