I Тессалуникәлеләргә хат 1
1
1Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Тессалуникәдәге иман итүчеләр бердәмлегенә, Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих өммәтенә#1:1 Гайсә Мәсих өммәте – Гайсә Мәсихкә иман итүче кешеләр. мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Тессалуникәлеләрнең иманы
2Догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз өчен дә һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз. 3Иман аркылы башкарган эшләрегезне, мәхәббәт белән илһамландырылган авыр хезмәтегезне һәм, Хакимебез Гайсә Мәсихкә өмет баглап, нык торуыгызны Атабыз булган Аллаһы алдында без һәрвакыт исебездә тотабыз.
4Имандашлар, Аллаһы сезне ярата һәм без сезне сайлап алуын беләбез, 5чөнки без сөйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух һәм шул хәбәргә тирән ышану белән сезгә барып иреште. Бергә булганда, сезнең хакка ничек яшәгәнебезне беләсез бит. 6Ул хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп, бездән һәм Хакимнән үрнәк алдыгыз. 7Шулай итеп, сез Македуния һәм Ахая өлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә үрнәк булдыгыз. 8Раббы сүзе сезнең аркылы Македуния һәм Ахая өлкәләрендә генә ишетелеп калмады, Аллаһыга иман итүегез һәркайда билгеле булды. Шуңа күрә безгә тагын нәрсәдер сөйләргә кирәк тә түгел. 9-10Безне ничек кабул итүегез хакында сөйлиләр, сез бит мәңге тере һәм хак Аллаһыга хезмәт итү, Углы Гайсәнең күкләрдән килүен көтү өчен, потларны калдырып, Аллаһыга борылдыгыз. Аллаһы Гайсәне үледән терелтте, Ул безне Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан коткарачак.
Currently Selected:
I Тессалуникәлеләргә хат 1: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015