YouVersion Logo
Search Icon

Көлессәйлеләргә хат 1

1
1-2Көлессәйдә яшәүче изгеләргә һәм Мәсихкә тугры имандашларга Аллаһының ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле Паулдан һәм Тимутәй имандашыгыздан сәлам. Сезгә Атабыз Аллаһыдан мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Аллаһыга рәхмәт белдерү
3Сезнең өчен дога кылганда, Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына, һәрвакыт рәхмәт укыйбыз, 4чөнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм барлык изгеләргә булган мәхәббәтегез турында ишеттек. 5Иманыгыз һәм мәхәббәтегез күкләрдә тормышка ашачак өметегезгә нигезләнгән. Бу өмет турында сез элек Яхшы хәбәрнең хак сүзендә ишеткән идегез. 6Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез аның турында беренче тапкыр ишеткән һәм Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта нинди булуын аңлаган көннән бирле, бөтен дөньяда таралгандай, арагызда да шулай зур уңыш китереп тарала. 7Сез Аллаһы мәрхәмәте турында безнең хакка Мәсихкә тугрылыклы хезмәтче, сөекле хезмәттәшебез Эпафрастан ишеттегез. 8Ул безгә Рухтан килгән мәхәббәтегез турында да хәбәр итте.
9Шуңа күрә, бу турыда ишеткән көннән бирле, Изге Рух биргән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белүегезне теләп, сезнең өчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз. 10Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, Аллаһыны танып белүегез артканнан-арта барып, Хаким Гайсәгә лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз. 11Һәрвакыт чыдам һәм сабыр булуыгызны теләп, Аның бөек кодрәте сезне ныгытсын. 12Яктылык патшалыгында Үзенең изге халкы өчен саклаган бүләктән өлеш алырга үзегезне лаеклы иткән Атабызга сөенеп рәхмәт әйтегез. 13Караңгылык хакимлегеннән коткарып, Ул безне Үзенең сөекле Углы Патшалыгына алып керде, 14һәм Углы аша без йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә.
Мәсих һәм Аның хезмәте
15Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, Ул – беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да әүвәлрәк, 16чөнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче көчләрме, өстен көчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның өчен яратылган. 17Ул һәрнәрсәдән элек булган, һәм Аның аркасында бар нәрсә бергә тора. 18Ул – тәннең Башы, ә тән – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге. Һәрнәрсәдә беренче булсын өчен, Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан иң беренче булып терелгән. 19Аллаһы бөтен тулылыкның Аңарда яшәвен, 20һәм Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдәге, күктәге һәр нәрсәне Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде.
21Сез дә фикерегез һәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаһыга чит һәм дошман идегез. 22Ә хәзер Ул Үз алдында изге, кимчелексез һәм гаепсез итеп күрсәтү өчен, Углының тәне аркылы, Аның үлеме аша Үзе белән татулаштырды. 23Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән өметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым.
Паулның бердәмлеккә хезмәт итүе
24Хәзер сезнең хакка кичергән михнәтләремә сөенәм. Үз тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге өчен Мәсих газапларының җитмәгән өлешен тән газапларым белән тулыландырам. 25Мин, Аллаһы кушуы буенча, бердәмлек хезмәтчесе булдым. Ул, сезгә яхшылык эшләү йөзеннән, Үз сүзен бөтен тулылыгы белән игълан итүне тапшырды миңа. 26Бу сүз – гасырлар дәвамында, буыннардан буыннарга яшерен сер булып килде, хәзер исә ул Аның изгеләренә билгеле булды. 27Аллаһы аларга бөтен халыкларга күрсәтеләчәк бу сернең нинди бай һәм бөек булуын белдерергә теләде. Бу сер шуннан гыйбарәттер: Мәсих – сездә, Ул – Аллаһы данын уртаклашу өчен өметегез!
28Без Мәсих турында игълан итәбез. Һәр кешене Мәсихнең камил иярчене итеп Аллаһыга тәкъдим итү өчен, аны үгетлибез һәм бар зирәклеккә өйрәтәбез. 29Бу максатка ирешү өчен, Мәсихнең миндәге куәтле көче белән, үземне кызганмыйча, бу авыр хезмәтне башкарам.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in